• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 11 Декабрь Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003)
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • 11 Декабрь Мансур Сәгъдиев
  • 12 Декабрь Гөлчәчәк Гайфетдинова
  • 12 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 12 Декабрь Чыңгыз Айтматов (1928-2008)
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • Подсилениега тэртипле 1 егет эзлибез. 2 комнатлы квартир , ямашева урамында, тулэу 6000 все включено. коментка + куегыз узем язам.89506660021
  • Яна Савин районында Ф.Амирхан урамы 95 йортта барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка сдавать итэм. Тэртипле татар кызлары яки татар гаилэсе булса эйбэтрэк булыр иде. Риелторлар комачауламаса иде. Бэясе 17000.тел. +79377796961
  • 3 ел элек брустан салынган ике катлы коттедж сатыла. 120 кв.метр. Гараж,6 сутый жир, Мунчага өйдән генә чыгасы, мунчада җылыткыч батареялар, утын һәм газ белән ягып була. Казаннан28 км. юлда пробкалар булмый. Лаеш районы Бима авылы. 8-917-279-10-83 Ашыгыч, бәясе түбән.
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатух. Требуется продавец - консультант мусульманка со знанием татарского языка. График работы: с 9.00 до 20.00 2/2день. Требование: Исполнительность Ответственность Грамотная речь Умение обучаться Заработная плата от 15000 до 18000руб. Условие для совершения намаза имеется. Резюме на эл.почту alsu.alsuorto@mail.ru Или на номер 89270394299. г. Казань
  • Кама Тамары районында ботлап или килолап угез ите сатыла. Элегэ суелмаган. Тел:89997583579
  • Суеласы угез итенэ заказлар кабул ителэ. Китереп бирү мөмкинлеге бар. 89997593579 Казан
  • Яна савин районынын Амирхан урамында(Казан)барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ.Татар гаилэсе яисэ татар кызлары булса унайлырак булыр иде. Бэясе 16 мен сум.Тел. 89173903748
  • Авылда йорт сатам. 2979205
  • Эгерже районында 500кг, кутэрелешле тельфер сатыла, бу 89600752822, 89179042260.
  • Февраль аенда бозаулыйсы тана сатыла. Теләче районы Шәтке авылы. 88436053850

 

 

 
Архив
 
 
06.12.2014 Мәгариф

Бәләкәй караклар. Бүләкме, әллә рөхсәтсез алумы?

Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылу – начар гамәл. Моны баланың теле ачылганчы ук сеңдерә башлыйбыз, югыйсә. Тамак тук, өсте бөтен, бакча һәм мәктәп өчен кирәк-яраклары да бар. Тик нигә әйберләре арасында чит уенчыклар, ят каләмнәр очрый? Чыннан да, бүләкме ул, әллә рөхсәтсез генә алганмы?

“Шкафка үзе кергән”

Казанның 273нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Роза Гаделшина сөйли: “Бер кызга әнисе балалар иннеге бүләк иткәч, иптәш кызларына күрсәтергә дип, бакчага алып килгән. Өстәлгә куеп торган җирдән иннек юкка чыкты. Һәр баладан: “Күрмәдегезме, кая югалды икән?” – дип сорап чыгу ярдәм итмәде. Тәҗрибәм балаларны тоемларга өйрәтте инде, алар бит монда өйгә караганда да күбрәк вакытларын уздыра. Кемнең нинди гадәте барын да белеп торабыз. Шикләнгән баладан үтеп барганда гына сорагандай иттем: “Д., әйдә, кайсы шкаф синеке икәнен күрсәт әле, киемнәреңне матур итеп төреп куйдыңмы?” 4 яшь ярымлык бала: “Апа, мин алмадым иннекне, ул үзе шунда кергән”, – дип, сорамыйча да шундук хатасын таныды. Рөхсәтсез кеше әйберенә кагылуның гаеп гамәл икәнен дә аңлый үзе. Д. гаиләсе ике бүлмәле фатирда ике гаилә яши. Бер гаиләдә ике бала булса, туганнарында дүртәү! Бөтенесе бакча һәм кече яшьтәге мәктәп баласы. Кая анда “ярый-ярамый”, “синеке-синеке түгел” кебек төшенчәләр. Үзендә булмаган әйбергә дә кызыга инде бала...”
 
“Тәрбияне байлык алыштырмый”
 
ТР Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча яшәтү үзәге җитәкче урынбасары Рәисә Шиһапова фикеренчә, баланың урлаша башлавы гаиләдә игътибар, җылылык, аңлашу җитмәүдән: “Баланың әти-әнисе, үз бүлмәсе, компьютер-планшеты бар икән – җитеш гаилә санала. Кечкенә фатирда, әнисе белән генә тәрбияләнүче үсмерләр дә бар. Әнисе белән аның шулкадәр җылы, аңлашуга корылган мөнәсәбәте бөтен компьютер-планшеттан да өстен, миңа калса. Ә кәгазь буенча беренчесе имин санала...” 
 
Психологлар, ярату белән баланы бозып булмый, дип белдерсә дә, ярату дигән хис артына качып, балага сукырларча һәрнәрсәне рөхсәт итү дә юньлегә илтми. “Тәҗрибәдә шундый очрак булды. Безнең үзәккә юлланган 15 яшьлек үсмер егет янына әнисе килде, – дип дәвам итә Рәисә Шиһапова. – Дәгъвасы – аның улына тәмәке тартырга махсус урын булдырылмаган икән! Ахыр чиктә, улы интекмәсен дип, яшерен рәвештә электрон тәмәке тапшырырга омтылып карады. Кайгыртуны шул рәвешле белдергән әниләрнең үзләрен тәрбияләргә кирәк бит!
 
Тагын бер очрак. Әнисе улы янында башта бакча тәрбиячеләрен, аннары укытучыларны гел әдәпсез сүзләр белән сүгә торган булган. “2ле” алса укытучы гаепле, сугышып кайтса ¬ –  урамдагы малайлар әшәке, аларның әниләре тәртипсез... Ахыр чиктә ул малай нинди генә тәртипсезлек кылса да, башкаларны гаепләргә, үзен гел акларга өйрәнеп беткән. Алай гына да түгел, башка балаларның әниләрен нәкъ менә әнисе әйткән әдәпсез сүзләр белән атау гадәтен алган. Әнисе, улы белән озак һәм авыр аңлату эшләре алып барырга туры килде”.
 
“Урлашу гадәтен бетереп була”

Cветлана БЫЛЬНОВА, психолог:
 
–  Өйдә иминлек, балага игътибар булмаса, аның урам йогынтысына бирелү очраклары күпчелекне тәшкил итә. Тик җитеш тормышта үсеп тә урлашуга барган балалар байтак. Кагыйдә буларак, мондый гаиләдәге әти-әниләр көне-төне эштә. Кайберәүләре шәхси тормышын җайлый. 6-7 яшьлек бала өенә куян баласы урлап алып кайткач та, берничә көннән генә күреп алучы гамьсез әниләр дә очрый. Соңрак инде баланы җиңәргә көчләре җитми, үзләре үк хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәләр. Чөнки башлангыч сыйныфта ук әнисен куркытучы, алтын муенсасын урлап ломбардка тапшыручылар бар.
 
Клептомания – чир, ә тәрбия җитмәүдән килеп чыккан хулиганлыкны, урлашуны бетереп була. Вакытында чаң сугарга кирәк. Әти-әниләрнең мондый очракта киң таралган ялгышы: бер-берсен гаепли башлау, өстәвенә, үсмер каршында. Гаеплене эзләгәнче, баланы нормаль тормышка кайтару турында уйланырга кирәк. Кичен кайткач, аны кочаклау, хәлләре, кәефе, көне ничек үтүе белән кызыксынуны гадәткә кертергә киңәш ителә. Аның ни белән яшәвен, ничек сулавын бер адым алдан белеп торыгыз. Авыр очракта да сезнең аңлавыгызга ышансын. “Ярамый”ны һәркем белә. Тик ул “ярамый”лар тормышта раслансын. Балага кызыл төскә урам аша чыгарга ярамый, дип өйрәтеп, үзебез машина югында аны култык астына кыстырып, кызыл утка урам аша йөгерәбез икән, бу инде безнең абруйны какшата. Кеше күрмәгәндә кагыйдә бозарга ярый икән, дип уйлый бала. 
 
Хезмәт тәрбиясе дә җитми. Әти-әниләр балаларына эш кушарга куркып тора, әзердән-бәзергә өйрәнгән бала үзен “нәни патша”ларча тота башлый. Ашагач, үзенең тәлинкәсен, оекбаш кебек кечерәк киемнәрен юа белмәүче буын үсеп җитте. Нигәдер ирешү өчен, тырышлык, хезмәт, көч куярга, сабыр булырга кирәклеген аңлатырга кирәк.  
 
“Төнлә йөрергә рөхсәт итмәгез”
 
Әлфия САФИНА, ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте  өлкән инспекторы:
 
–  2014 елның 9 ае эчендә яшүсмерләр тарафыннан кылынган урлашу буенча 444 җинаять эше, талау буенча 61 эш судка тапшырылган. Әлеге үсмерләр телефон, акча, сумка, машина аккумуляторлары, магнитола кебек әйберләр урлаган.  Бу күренешләрнең төп сәбәбе иң беренче очракта гаиләдәге начар мохит. Бүген республика эчке эшләр органының балигъ булмаганнар эше бүлекчәләрендә балаларына тиешле тәрбия бирмәүләре өчен 5523 әти-әни исәптә тора. Иң еш очрый торган ялгышларның берсе – ТРның 71нче законын бозу, ягъни төнге уннан соң үсмерләрнең өлкәннәрдән башка урамда йөрүе. 
 
“Дини тәрбияне онытмыйк”
 
Фәридә ЗӘЙНЕТДИНОВА, ике бала әнисе:
 
– Бала тәрбияләгәндә дини гыйлемне дә читкә этәрергә ярамый. Кайчак төрмә белән куркытып булмый, “гөнаһ” сүзе ныграк тәэсир итә.
Бер танышым бар. Ике бала әнисе ул, мул тормышта яшиләр. Тик атна саен балаларын ияртеп кибеткә китә дә, берәр кечкенә генә әйбер булса да урламый кайтмый. Инде кибетләрнең сак хезмәте тоткарлады, полициягә дә хәбәр иттеләр. Ире, туганнары да ачулана. Тик ул ханымны төзәтеп булмый. Монысы, мөгаен, чирдер...
 
Әти-әниләргә киңәшләр
 
“Җинаятьче ясамагыз!”
 
- Баланың үз киемнәре, уенчыклары, уку кирәк-яраклары торган кечкенә булса да үз почмагы булсын. “Минеке-минеке түгел” дигәнне белеп, үз әйберләренә дә сакчыл карарга өйрәнсен.
- Планшет ише кыйбатлы әйберләрне бакчага яисә мәктәпкә биреп җибәрмәгез. Башкаларны кызыктырып, урлашу очрагына китермәсен, үзен дә куркыныч астына куймагыз. 
- Балада ят уенчык яисә чит әйбер күрсәгез,аны каян алуы белән кызыксыныгыз. Еш кына фәлән дустым бүләк итте дигән җавап ишетерсез. Ышанып бетмәсәгез дә, бала каршында сак эш итегез. Үзенә ышанмауларына үпкәләмәсен. Сиздерми генә тикшереп, төбенә төшегез.
- Бер тапкыр кыек гамәл кылган икән, аңа карак дигән ярлык такмагыз. Баладан җинаятьче ясарга ярамый. 
- Балага гаебен тану кыен. Әгәр ул үзендә шундый көч тапкан икән, әти-әнисе тарафыннан хуплау тапсын, ул сезнең тарафтан рухи ярдәмгә мохтаҗ.
 
Җинаять һәм җәза
 
Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган урлашу өчен 80 меңгә кадәр штраф яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Төркемләп кылынган җинаять өчен 500 меңгә кадәр штраф яки 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 
 
Гыйбрәт
Бервакыт чүлдә яшәүче гарәпләргә инглиз илчесе килә. Ул үтеп барышлый бер өй каршында күп акча ятканын күрә. Ә янәшәдә беркем дә булмый. Аптыраганнан йортка кереп: “Сездә караклар юкмы әллә?” – дип сорый. Йорт хуҗасы: “Юк, бездә каракларның кулларын кисәләр!” – ди. Илче моңа бик гаҗәпләнә. Гарәп сорау бирә: “Дөресен әйтегез әле, сезнең илегездә көненә ничә кеше урлашкан өчен җавапка тартыла?” – ди. Илче: “Кимендә 50 кеше”, – ди. Гарәп: “Ә бездә 40-50 елга бер мәртәбә генә бер каракның кулы киселде”, – дип җавап бирә. 
 

Ләйсән НИЗАМОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 12 |
Гаилә һәм мәктәп печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№4 (892331) / 07.12.2014 11:35:38

Акча урлау анысы кэнечно башка тема.

№3 (892311) / 07.12.2014 00:24:30

Кызымның да кулы тик тормый иде. Бераз үсә төшкәч, акчаны кая яшерсәң дә табып урлы башлады. Өйгә кеше килгәч аның шул гадәте барын әйтеп, акчаны яшерергә куша идек.Үскәч бетте гадәте. Хәзер сорыйм: "Кая яшерсәм дә ничек таба идең ул акчаны?" дип сорыйм. Әни, мин аны начар гадәт дип белми идем, син үзең әтинең кесәләрен актара идең бит, ди. Андый гадәтем бар иде шул, әтисе дә акчасын матур итеп кайтарып бирә белмәде. Кесәсенә кергәнгә дә сүз өйтми иде, минем яшергән җирләреннән акча эзләвем аңа кызык иде. Кая яшерсә дә таба идем. Барысын да юктан башлагач, теләгән әйберләрен алып та бетереп булмады, акчага иркен яшәмәдек. Ирем ул гадәте өчен сүкми иде, кешенекен генә урламасын диде. 19 яшеннән акча эшли башлады, ул гадәте дә юкка чыкты. Гадәт бетми дип баланы юкка чыгарырга ярамый. Ул бит өлкәннәрне кабатлый. Өйдә шундый атмосфера димәк. Кызым хәзер үзеннән артканын кешегә бирә. Үзе балалар үстерә .Ул балалар да менә дигән кеше булырлар. Бала чакта кеше әйберенә кызыгучан булалар. Мин дә берара балалар бакчасында да мәктәптә дә эшләдем.Берегезнен дә яшереп кенә эшләгән җирегездән үзегез җитештергән продукөияне алып кайтканыгыз булмадымы? Ул да караклыкка керә .Бала өлкәннәрне кабатлый.

№2 (892228) / 06.12.2014 17:23:27

Мин класс җитәкчесе, классымда бер бала (12 яшь) гел кеше эйберен урлый, инде ничэ мэртэбэ урлашканда тотылды, торлечэ эшлэп карадык, энисе дэ белэ, бер нишлэтэ алмый, аны ничек бу "чирдэн" туктатырга, шундый очрактан берэрегез тэжрибэгез б-н уртаклашыгыз эле. Туйдырды анын бу урлашулары.

№1 (892176) / 06.12.2014 11:57:12

Караклыкны бетереп булмый аны.Хет ничек тэрбиялэ.Бер кыз белэн уйнап устек, башта курчак чупрэк-чапракларын ташыды, усеп зур булгач эрерэк нэрсэлэргэ кунекте.
Бетереп булса,Кытайда булмаслар иде.
Бар бит, стенага тери торалар, урлый торалар.
Яман гадэтлэр нэселдэн килэ,хет ни эйтегез.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты