поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.12.2014 Җәмгыять

Кыйный, димәк, ярата?

Озакламый хатынына кул күтәргән, аны мәсхәрәләгән, җәберләгән ир-атларны зур җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Дәүләт Думасында әнә шундый закон проекты тикшерелә. Баксаң, Россиядә ел саен өйдә тавыш чыгып, ир-атлар кулыннан 14 меңгә якын хатын-кызның гомере өзелә икән. Чәчләр үрә торырлык саннар. Мондый хәлләр күбрәк авыл җирендә күзәтелә, диләр.

АКШта, мәсәлән, шундый сә­бәптән ел саен 1,2 мең хатын-кыз якты дөнья белән хушлашса, 2 миллионнан артыгы авыр тән җәрәхәтләре ала икән. Саннар арасында әнә шундый аерма булу законнарның кырыслыгына да бәйле. Әнә бит НХЛда чыгыш ясаучы Россия хоккейчысы Вячеслав Войновның эшен бу көннәрдә мәхкәмәдә тикшерәләр. Аны хатынына кул күтәрүдә га­еплиләр. Гәрчә, спортчы гына тү­гел, хәтта хатыны да бу гаеп­ләү­ләрне кире какса да. Менә шундый законнар.

Бездә хәлләр ничек соң? Сер түгел, дини һәм җәмгыяви кануннарга карамастан, безнең халыкта ир-атның хатынына кул күтә­рүе, дөресен әйткәндә, әллә ни гадәттән тыш хәл саналмый. Элек-электән хатыннарына кул кү­тәрүче ирләр булган. Хәзер дә шулай. Тик һәр талашкан саен хатын-кызлар ире өстеннән шикаять язарга йөгерми. Бигрәк тә татар гаиләләрендә. Балалар өчен түзеп яшәү, алдагы көндә барысы да үзгәрер дип өметләнү – ирне гафу итәргә этәрә. Юкса, зыян китергәндә ул кешегә булган хисләр дә юкка чыккандай була, мәңге гафу итә алмас булсаң да, бер-ике көн генә ачу саклыйсың да, гаиләдәге хәлне җайлыйсың. Өстәвенә балаларга сезнең аеры­лышуның начар тәэсир итәчәге көн кебек ачык. Аннары, андый ирдән китәм дисәң дә, китеп булмый. Бөтен кеше ипотека түли, кредитлары буа буарлык. Кыскасы, барысын да уйлый да – татар хатын-кызы сабыр итеп яши бирә. Яхшымы бу, начармы – монысын һәр кеше үзе бәяли инде.
 
Тагын шунысы да бар – гаилә булгач, савыт-саба да шалтырамый тормый. Гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин. Кызганыч, бүген киресенчә, иренә кул кү­тәрүче хатын-кызлар да бар. Монысы инде икенче чик. Мондый вәзгы­ятьне закон белән генә үзгәртеп буламы? Бер уй­ласаң, чит кеше гаиләсенә тыкшынудан файда булыр микән? Ир белән хатын бер көн­не сугыша, икенче көнне дуслаша бит ул. Шунысын да онытмаска кирәк: закон проектында исә якын саналырга тиешле кеше­сенә кул кү­тәргән затларны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган. “Га­мәлдәге канунда исә нәр­сәнең нәрсә икәне төгәл күр­сәтелмәгән. Чит илләрдә хәтта акча мәсьәлә­сендә кыерсыту, сүз белән кимсетү дә көч куллану булып исәпләнә”, – дип аңлата проект авторлары. Кыс­касы, күрә­селәр бар әле...
 
Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
 
– Чегән хатыны булса, кыйнамый, димәк, яратмый дияр иде. Ир белән хатын арасындагы низагны судка кадәр җиткерү җиңел түгел. Бер уйласаң, низаг вакытында алар икәү генә була. Кыйнаганны раслау өчен шаһит­лар булуы да кирәк. Ә мондый эшкә күр­ше­ләрнең бик үк кысыласы килмәс. Өйдәге чүпне тышка чыгармау хәерлерәк булыр, ми­немчә. Бу закон проекты хупланырмы – билгесез әле. Әмма кешене өч елга ирегеннән мәхрүм ит­кәнче, иң элек профилактик чаралар булдыру кирәк. Хатын-кызлар арасында да үзләрен матур тотмаучылар аз түгел хәзер. Кичтән полициягә гариза язып, ә иртәгесен исә аны кире алырга да мөмкин. Ә бу хокук саклаучыларга өстәмә эш кенә. Әмма барлык ситуацияне дә уйлап эш итәргә кирәк. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гүзәл затлар да бар бит. Әллә кайда йөреп, өенә исереп кайтып кергән хатын-кызның башыннан сыйпап булмый, әлбәт­тә.
 
Наилә Җиһаншина, Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе:
 
– Бу закон бик уйланылган булырга тиеш. Кыйнау өчен төрле сәбәпләр бар. Кайчак хатын-кыз­лар ирләрен өч елга төрмәгә озатыр өчен үзләре дә моны оештырырга мөмкин. Икенче яктан, хатынын кыйнаган ирләргә бераз сабак булыр иде. Тагын шул ягы да бар бит – күп кенә хатын-кызлар, ир кыйнады дип, гариза язмый. Төрмәгә утырту түгел, ә чит ил­ләрдәгечә кисәтү чаралары үт­кәрергә кирәк. Әгәр моны да үтәми икән, димәк, ул кырысрак җавапка тартылуны үзе сайлап ала. Бер төрмәгә утырган кешенең тормышы асты-өскә килә. Аннан чыккач аларның гаиләләре булмый, эш урынын югалталар. Шул якларын да уйлап эш итәргә кирәк.
 
Миләүшә (Апас районы):
 
– Иремнең кыйнамаган көне юк. Әмма кыйный дип кенә китә алмыйм. Туганнарым, танышларым, ташлап кит, ди. Яратам бит мин аны.
 
Гөлфия (Кукмара районы):
 
– Беренче иремнең тырнак белән дә чирткәне булмады. Ул үлгәч, икенче кешегә чыктым. Тик ул кулы белән уйный торган кеше булып чыкты. Ялгыш әйткән сүзем өчен дә китереп сукты. Ун минут эчендә җыенып чыгып киттем. Кыйналып яшә­гәнче, ялгыз яшәвең хәер­лерәк.
 
Татарстан Эчке эшләр ми­нистрлыгының матбугат үзә­ге хезмәткәре Елена Родайкина:
 
 – 2014 елның соңгы алты аенда участок инспекторларына әнә шундый очраклар буенча 1683 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 63е – мәсхәрәләү, 450се – кыйнау, калганнары хулиганлык кылу белән бәйле. Бу бит әле участок инспекторларына хәбәр иткән­нәре генә. Җәмәгать судьяларына мөрәҗә­гать итү­челәре дә бар. Ә өйдә дәшми калганнары күпме?
 
Инде Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, эшләр бөтенләй харап. Өйдә тавыш куптарган 4 миллион кешенең 205 меңен – нервысы какшаган “сугыш чукмары”, 40 ме­ңен – психик авыру, 400 меңен – эчкече, ә калганнарын “гади ке­шеләр” дип атаганнар.
 
Шул уңайдан бер мәзәк
 
Минем хатын бигрәк йомшак кү­ңелле инде. Мине кыйный-кыйный да  аннан соң ике көн елый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 181 | 05.12.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»