|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2014 Мәдәният
“Һөнәр” спектакльләренә 5 театр тәнкыйтьчесе бәя бирәчәк“Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы спектакльләренә Россия театр тәнкыйтьчеләре бәя бирәчәк. Быелгы тәнкыйтьчеләр коллегиясен танылган театр тәнкыйтьчесе, “Алтын Битлек” – 2015 экспертлар советы рәисе Александр Вислов җитәкли. Искәртеп үтәбез, “Һөнәр” фестивале 15-22 декабрьдә Казанда үтә. “Һөнәр”дә яшь режиссерлар катнаша. Алар арасында беренче мәртәбә эшләрен тәкъдим итүчеләр дә, дәүләт театрларында режиссер булып эшләүчеләр дә бар. “Һөнәр”нең һәр спектаклен Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре караячак. Спектакльләрдән соң фикер алышу үтәчәк. “Һөнәр”дә катнашучыларның әйтүенә караганда, мондый фикер алышулар – фестивальнең төп плюсларының берсе. Быел “Һөнәр” спектакльләрен Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре караячак: Алексей Гончаренко – Россия театр эшлеклеләре берлегенең балалар һәм курчак театрлары кабинетының әйдәп баручы белгече; Нияз Игъламов – Г.Камал исем.ТДАТның әдәби бүлек мөдире; Оксана Кушляева – театр тәнкыйтьчесе, “Петербург театраль журналы”ның редакторы; Олег Лоевский – Екатеринбург Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары, театр тәнкыйтьчесе, драматург. “Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестиваленең тәнкыйтьчеләр коллегиясен РФ Фәннәр Академиясендә Сәнгать белеме институтының өлкән фәнни хезмәткәре, ГИТИСның театр факультеты укытучысы, “Алтын Битлек” – 2015 экспертлар советы рәисе Александр Вислов җитәкли.
“Һөнәр” фесиваленең һәр спектакленнән соң ачык форматтагы фикер алышулар үтәчәк. Анда, тәнкыйтьчеләрдән кала, теләгән һәркем катнаша ала.
“Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале 2014 елның 15-21 декабрендә Казанда үтә. Фестивальдә Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Туймазы шәһәрләреннән режиссерлар катнашачак. “Һөнәр” афишасында татар һәм рус телләрендә барлыгы 10 спектакль һәм 4 эскиз тәкъдим ителә. “Һөнәр” фестивале спектакльләре Казанның биш театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Качалов театрында, Тинчурин театры сәхнәсендә, Казан яшь тамашачылар театры һәм “Әкият” курчак театрында.
ФОТОДА: Ю.Клавдиев "Свен Маҗаралары" спектакле, ТЮЗ, реж. Ю.Захарова.
|
Иң күп укылган
|