|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2014 Җәмгыять
Иртәгә Татарстанда буран көтелә (ҺАВА ТОРЫШЫ)Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстанда көр явуы көтелә, көндез урыны белән - көчле, шулай ук 1 чакрымга кадәр күз күреме начарланып, буран чыгу ихтималы бар. Республикада көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга җитәчәк көчле җил булачак. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 10-15 градуска, аязган вакытта 18 градуска кадәр төшәчәк. Иртән - 6-11 градус, көндез 3-8 градус салкын булачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкын һава торышы көтелә. Казанда алдагы төндә 20 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары 12-15 градусны күрсәтәчәк. Аязучан болытлы һава, вакыты белән кар, буран.
5 декабрьгә каршы төндә шулай ук аязучан болытлы һава, Татарстанның күпчелек районнарында - бераз кар, урыны белән буран. Һава температурасы 4-9 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре барлыкка килергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|