|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2014 Шоу-бизнес
Интернетта җырларын 3 млн кеше караган Оксана Ильюптан өр-яңа КЛИП ПРЕМЬЕРАСЫОксана Ильюпны интернет халкы яхшы белә. Аның ютубтагы җырларын караучылар саны шаккатыра. Кайбер видеоларын 300 меңнән артык кеше караган. Ә видеоканалның гомуми караучылары саны 3 млннан артып китә. Чиләбе өлкәсендә яшәүче Оксана Ильюп бүген өр-яңа клибын иң беренче булып "Матбугат.ру" укучыларына тәкъдим итте. "Баш рольдә Учалы кызы Камилә Кулдыбаева төште. Мин аның белән "Татар кызы" бәйгесендә таныштым. Бераз актриса булуын белә идем," - дип сөйләде Оксана "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Видеодагы әбекәй исә Чиләбе өлкәсендәге бер авылда яшәп ятучы Зөлхәдия әби. Аңа 72 яшь. Клипны рус егете Виктор Завьялов төшергән. Виктор бу җырны, идеяне шул хәтле яраткан ки, титрлар белән русча тәрҗемә ясауны сораган. Бу тәрҗемә Чиләбе телевидениесе өчен дә кирәк икән. Клипны җирле каналдан әйләндермәкче булалар. "Бу клипны карагач, һәр кеше үз якынына, әти-әнисенә, әби-бабасына шалтыратып, бер хәлләрен белешсен иде", - ди Оксана.
"Ютуб"та Оксана Ильюп каналы: https://www.youtube.com/channel/UCXzwVUE-CdIpe_QyFQv1kig
--- |
Иң күп укылган
|