|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2014 Спорт
Ринат Билалетдинов хастаханәдә"Рубин"ның өлкән тренеры, 57 яшьлек Ринат Билалетдинов югары кан басымы белән Казандагы бер хастаханәгә озатылган. Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итә. Әлеге басма әйтүенчә, остаз Мәскәүнең "Динамо" командасын ота алмауны (1:1) авыр кичергән икән. Исегездә булса, "Рубин" моңа кадәр дә "Уфа" һәм "Амкар" командаларына каршы матчларда уен азагында җиңүне кулдан ычкындырган иде. "Зенит" белән уенга команданы Ринат Билалетдиновның ярдәмчеләре әзерли, ди. Ә уенга кадәр Билалетдиновның сихәтләнүенә өметләнәләр.
– Әтинең сәламәтлеге какшап китте, кан басымы күтәрелде, – дигән тренерның улы Динияр Билалетдинов. – Барысы да дулкынлану һәм нервлар аркасында. Барысы да яхшы булыр, дип өметләнәм. Хәл ул кадәр үк куркыныч түгел – сакланырга гына уйладык.
--- |
Иң күп укылган
|