|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
07.04.2009 Җәмгыять
![]() МОННАН БЕЗГӘ НИ ФАЙДА?
Казан "Россиянең өченче башкаласы" исеменә лаек булды. Роспатент Татарстан башкаласына шул исемдәге билге тапшырды. "Хәзер әлеге дәрәҗәле исемне аклар өчен тырышып эшләргә кирәк", – дип белдерде кичә шәһәр мэры Илсур Метшин. Ничек уйлыйсыз, бу җиңүдән безгә файда булачакмы? Фәрит АБДУЛГАНИЕВ, Казан шәһәре башкарма комитетының икътисадый үсеш комитеты рәисе урынбасары: – Без бу эшкә 2007 елда ук тотынган идек. Россия күләмендә үткәрелгән "Шәһәр икътисадына инвестицияләр җәлеп итү" күргәзмәсендә катнашканда Казанга бренд уйлап табарга булдык. Аның төп максаты шәһәр икътисадына инвестиция җәлеп итү иде. Исем уйлаган вакытта төрле фикерләр тәкъдим иттеләр. Башта Казанны Мәскәү белән бәйли торган исем эзләдек. Чит илләрдә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Россиянең башка шәһәрләрен белмиләр бит. Тәкъдимнәр арасында "Мәскәүдән бер сәгатьлек юл" дигән бренд та бар иде. Уйлый торгач, "кычкырып" тора торган исем кирәк дигән фикергә килдек. Шуңа күрә "Россиянең өченче башкаласы" исемен тәкъдим иттек. Күргәзмәдә Татарстан икътисадый үсеше буенча үзенә тиң шәһәрләрне узып беренче урынны алды. Былтыр да Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калыштык. Тәҗрибә күрсәткәнчә, без бу исемгә лаек. Әлеге җиңүдән казанлылар гына түгел, бөтен республика халкы отачак. Башкала булу – ул өстәмә эш урыннары, мәдәни-тарихи байлыкны арттыру, төзелешкә акча җәлеп итү дигән сүз.
Шәүкәт БИКТИМЕРОВ, СССРның халык артисты: – Татар халкының башкаласы бөтен дөньяда танылуга иреште. Минем өчен иң зур җиңү әнә шул. Казанны Россиянең башка шәһәрләренә үрнәк итеп куйганнар бит. Без – бик борынгы милләт. Безнең үз динебез, мәдәниятебез, архитектурабыз, гореф-гадәтләребез бар. Әлеге җиңүне мин халкым тырышлыгы нәтиҗәсе дип саныйм. Бу – бик зур горурлык. Өченче башкала буларак танылганбыз икән, димәк, милләтебез алга таба да сакланачак. Бүген Казан бөтен дөньяда сибелеп яшәгән татарларга үрнәк. Дөнья күләмендә танылуга ирешкәч, татар халкы беркайчан да юкка чыкмаячак, дип саныйм. Моның өчен тырыш халкыма рәхмәтлемен!
Индус ТАҺИРОВ, Татарстан Фәннәр академиясе академигы: – Әлбәттә, файдасы булачак. Тик әлеге исемнән дөрес итеп файдалана белергә кирәк. Элек Татарстан Республикасы фактор буларак игътибарга да алынмый иде бит. Бүген исә Россиядә бу фактор бик нык үсте. Мин моны шуңа җавап итеп кабул ителгән карар дип саныйм. Әмма Россиянең өченче башкаласы булу – исем генә бит ул. Ә безгә аның җисеме мөһимрәк. Яңа статуска ия булу – финанслауны арттыру, телевидение һәм радионы үстерү дигән сүз. Бүген бу турыда авыз ачып сөйләгән кеше юк. Казан үзен башкала итеп хис итәргә тиеш. Без бит әле һаман да Идел-Урал өлкәсенә керәбез. Күп кенә мәсьәләләр Түбән Новгородта хәл ителә. Казан җиңсә дә, Идел-Урал өлкәсенең беткәне күренми. Әгәр дә бу өлкә юкка чыгып, Казанны үзәк итсәләр, яңа исем җисемгә туры килер иде. Ә бу исә Татарстанның үсә баруына яраклашу гына.
Алмаз ХӘМЗИН, язучы: – Кемгә ничек, әмма минем өчен Казан – һәрвакыт беренче урында. Роспатентның Татарстан башкаласына мондый дәрәҗәле билге бирүен аңлап бетермим. Мәскәүгә Казанның абруе үсү кирәк микәнни? Бу җиңү гади халык өчен әллә ни үзгәреш алып килмәячәк. Һәрвакыттагыча, сүз белән генә тамак туйдырачаклар. Салпы якка салам кыстыралар инде шунда.
Айрат ИЛЬЯСОВ, "Эссе" төркеме солисты: – Казанга тамга сугып кына безнең тормышта берни дә үзгәрмәячәк. Моның файдасы була калса да, үзгәрешләрне 5-6 ел көтәргә кирәк дип саныйм.
--- Фикерләр№19 (16118) / 11.04.2009 11:29:19
"Язвы, "бугазын ертылганчы кычкыр инде" - бу сугену инде." №18 (16117) / 11.04.2009 11:25:40
Ирк, институттагы филасуф абыем минем эле дэ бар. Аны кая куясы, абыйны эйтергэ ярамыймыни... Ярый коммунист узе. галим булып йори.... №17 (16112) / 11.04.2009 08:10:14
Нух, Иркә, №16 (16111) / 11.04.2009 01:38:40
Иркэ, син минекен генэ укы, мин сугенмэдем)))) №15 (16110) / 11.04.2009 01:34:16
Язвы, "бугазын ертылганчы кычкыр инде" - бу сугену инде. №14 (16109) / 11.04.2009 01:28:33
Язвы, тукта әле! Фрейд ни белән яхшы, оговоркалардан хаклык җыеп була. Тә-әк, син яшь кеше түгелсен, димәк ки, угалауныйлар алып барырлык юристны кайдан чыгаралар? Универдан! Ә син нәсмә дисен, институттагы философ абый дисен? Пединститут турында сүз барамы монда, әйт әле доресен яшермичә. Киреләнмә, оговоркалар теориясе фәндэ кабул итегән, шикләнучеләр юк бугенге кондә №13 (16104) / 11.04.2009 00:51:43
Нух, №12 (16103) / 11.04.2009 00:31:22
Фәһим, абзый, яшегез дә бар икэн шул. Купне кургәнсездер, куп беләсездер. Дөрес эшлисез, белгәннәрне өйрәтергә кирәк ул. Ул сезнен эйбәт килеп чыгарга тиеш, чөнки өлкәннәр, гадәттә, ике генә нәрсәне әйбәт эшли - акыл өйрәтуне хәм ачуланышуны. №11 (16100) / 10.04.2009 23:39:49
Мөхэммәт, Фәһим абый һәм Ккилешәм. №10 (16045) / 10.04.2009 06:07:30
Иркә, №9 (16039) / 09.04.2009 23:16:31
Фэхим абый, без изелгэн, тапталган хэлдэ эле хаман. Торырга кирэк. Телэк хэм коч табарга кирэк. Берэм-берэм без урыслаша гына алабыз.Лэкин вэзгыять шулай ки, урыс жэмгыятенен дэ килэчэге ометсез бугенге формаларда.Мин узем без татарлар булып калып янарыш кичерергэ тиеш дип уйлыйм. №8 (16036) / 09.04.2009 22:48:19
Иркә, №7 (15930) / 08.04.2009 14:45:52
Иркә, рәхмәтеңә рәхмәт. Миңа карата начар фикердә калма. Уңышлар телим. Өмет. №6 (15911) / 08.04.2009 07:52:53
Омет, сина рэхмэт.Тукай туган конгэ татарча шрифтка кучэргэ суз бирэм. №5 (15910) / 08.04.2009 07:27:46
Болгар-татар халкының беренче башкаласы Биләр, икенчесе Болгар, өченчесе Казан шәһәре. №4 (15902) / 07.04.2009 22:26:19
Файдасын файда да, - акча кайда, эш кайда? №3 (15901) / 07.04.2009 22:25:56
Тамырларда казынмасын өчен - №2 (15897) / 07.04.2009 21:47:19
илфар, минемчэ безнен халык бик эшчэн дип мактала,шунда ятмый микэн серлэре . №1 (15894) / 07.04.2009 21:12:23
Безне Мәскәүдә яки европалылар мактыйлар икән, бу безне сагайтырга тиеш.Алар безгә,мөселманнарга, яхшылык теләрләр микән? |
Иң күп укылган
|