• 25.04 Мунча ташы - "Чамаламадык". Казан. Ленин ис. мәдәният сарае. 18:30
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 21 Апрель Равил Тумашев (1923-2016)
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Руслан Айсин
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Илсур Сафиуллин
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • Апас районында йорт сатам. 89061108949
  • Сдаётся 1комнатная квартира на длительный срок на улице Адоратского, г.Казань. 10 тыс+ку 89625483773
  • Татар телендә оригиналь фәнни эшләр, диплом, курс эшләре. 8-917-885-45-12
  • Казанда бакча участогы сатыла. Җәйге өе, мунчасы, базы бар. Участок сетка бн әйләндереп алынган. Калганы телефон аша. 89503242217
  • Яр Чаллыда бер булмәле фатир сатыла 89600749356
  • Казанда яңа бик матур сандык сатыла. т.89872219128
  • Диплом эшләре язам. 89179171857
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында 18 кв.м. бүлмә сатыла яки арендага биреп торам. Тел. 89003243810
  • Актаныш. Ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Апас районы Каратун снанциясендә бер булмәле фатир сатыла. Бәясе 550 мең. Балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр якында гына. Балконы да, су кергән, чыккан. Белешмә өчен телефон 89274264525

 

 

 

 
Архив
 

               

01.12.2014 Дин

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Никах ул спектакль түгел»

Киләсе елдан никах укыткан яшьләргә рәсми документ бирелә башлаячак. Шул рәвешле яшь егетләрнең динне бөтен нечкәлекләрен аңлап бетермичә берничә кыз белән никах укытуларына, никахтан соң кызларны ташлап китүләренә, ятим балаларның саны артуга чик куячакбыз, ди Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Өч хатын белән тормыш

– Һәрбер яңа әйбер ул – күптән онытылган иске нәрсә. Революциягә кадәр үк бабаларыбыз метрика китапларын алып барган. Кем туган, кем үлгән, никахы кайчан укылган, аны кем укыган – барысы да язылып барган. Безнең исәбебез исә хәзерге заманча технологияләрне кулланып, бабаларыбыз тәҗрибәсен кабат торгызу. Хәзерге вакытта «Гознак» компаниясе белән сөйләшүләр алып барыла. Диния нәзарәте бөтен су билгеләренә кадәр булган, кәгазьгә басылган бердәй шаһәдәтнамәләр чыгарачак. Никах укытылгач, яшьләргә шул шаһәдәтнамәләрне тапшырачакбыз. Нинди районда, кайсы мәчеттә, кемнәргә никах укытылган, аны кайсы имам укыган, шаһитләр кемнәр – метрика китабына шулар теркәлеп барачак. Шул ук вакытта аның электрон базасын да булдырачакбыз. Егет белән кыз мәчеткә никах укытырга киләләр икән, компьютерны ачып, шул базага кереп, андагы мәгълүматны өйрәнәчәкбез. Ул кешеләрнең никах укытырга беренче кат кына килүләреме, әллә чираттагы өйләнүләре-кияүгә чыгуларымы – базадагы мәгълүмат барысын да әйтеп бирәчәк.

– Төтен утсыз булмый дигән кебек, бу ихтыяҗ нилектән килеп чыкты соң?

– Аллага шөкер, соңгы елларда халык дингә кайта башлады. Дин тәртипләрен өйрәнәләр. Әмма шул ук вакытта кайберәүләр аны өстән-өстән генә өйрәнеп, дөрес кулланмыйлар. Әллә мәгълүматлары җитеп бетми, әллә белергә генә теләмиләрме шунда – ислам тәртипләренең үзләренә кызык һәм файдалы булган өлешләрен генә кулланалар. Әйтик, яшьләр никахсыз гына очрашып йөрергә яки яшәргә ярамаганын белә, шуңа юлында очраган берәр мәчеткә кереп, тиз генә никах укытып чыгарга да күп сорап тормыйлар. Холыклары туры килмәгән яки башка кызны ошаткан шунда – көннәрдән бер көнне егет китә дә бара. Берсен ташлый да икенчесенә өйләнеп куя. Шәригать судьяларына исә шул никахтан соң ташланган кызларның әти-әниләре килә. Кайбер егетләр Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә безгә бер хатыннан алып дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт итә, бу безнең өчен яхшы икән дип, үз хатыныннан тыш, икенче берәү белән дә никах укытырга мөмкин. Ягъни мәсәлән, читкә йөрүләрен шул рәвешле легальләштереп куялар. Атнага бер тапкыр янына барасың, чәчәген, шоколадын бирәсең дә вәссәлам, имеш. Никах укыткач, кызны риза булып алдым дигәч, ул хатыны өчен тулысынча җавап бирергә тиеш. Дүрт хатын алырга рөхсәт бар, тик шул ук вакытта «бөтен хатыннарга карата да гадел була алмам дип куркасыз икән, берсенә генә канәгать булыгыз» дигән аять тә бар. Чынлыкта күп хатынлы кешеләр бик сирәк. Ни өчен? Чөнки ирләр бөтен хатыннарымны да матди яктан бертигез күләмдә тәэмин итә, барысына да игътибарымны җиткерә алмам дип курка. Аның өчен акчаң булырга тиеш. Югыйсә хатыннарга күлмәк тә, беләзек-йөзек тә, лампочка да, хәтта каенаналар да синең өстеңә төшә бит. Әгәр дә берәүләр менә шул тәртипләрне белеп, берничә хатын алырга тәвәккәлләгән икән, аларга һәйкәл генә куярлык: ике өй, ике бакча, ике хатын тоту, ике каенананың да капка төбендәге карын көрәү – бер дә ансат эш түгел бу. Дүрт хатынга кадәр өйләнергә мөмкин дигән аять ул иң беренче чиратта хатын-кызларга әйтелгән. Ни өчен дигәндә, тол калучылар, ялгызлары гына бала үстерүчеләр, ирдә булмаганнар күп – менә шуларның хәлен җиңеләйтү ниятеннән дә әйтелгән ул аять.

Без капчыкта ятмый

– Күпхатынлылык дигәннән, икенче хатын алырга уйлавын ир хатынына әйтергә, аңардан рөхсәт сорарга тиешме?


– Никах шартлары арасында андый шарт юк. Тик Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарихыннан белүебезчә, ул, өйләнгәндә, башка хатыннарына әйткән һәм аны күрсәткән. Хатыннары аның бүген кайсы хатында булуын белеп торган. Без бит чит илдә яки Марста яшәмибез. Яшереп өйләнгәнең турында иртәме-соңмы барыбер беләчәкләр. Бу очракта без Пәйгамбәребездән үрнәк алырга һәм беренче хатынга икенчесен алу теләге барлыгын әйтергә тиешбез.

– Яшьләр арасында яшерен, икенче төрле итеп әйткәндә, вакытлыча никах дигән нәрсә дә барлыгын беләбез...


– Никахның дүрт төп шарты бар – иманлы булу, әти-әниләрнең ризалыгы, шаһитләр булу һәм мәһәр. Шаһитләр бу никахның яшерен әйбер булмавын күрсәтү өчен кирәк һәм алар кимендә ике ир булырга тиеш. Егет белән кыз ялгызлары гына никах укытырга килгәч, шаһитләрегез бармы соң дип сорыйбыз, әти-әниләр еракта яши, килергә мөмкинлекләре юк дип әкият сөйли башлыйлар. Чират мәһәргә җитә. Студент кешенең акчасы юк инде аның, мәһәрсез генә дә риза мин, ди кыз бала. Мәһәргә алтын йөзек алырга биш мең сум акчасы булмаган егет хатынын ничек туендырырга, гаиләне ничек тотарга уйлый соң. Яшерен никах саналмасын өчен, югарыда санап кителгән дүрт шарт үтәлү тиеш. Юк икән, Аллаһы Тәгалә андый никахны кабул итми. Никах түгел, спектакль була ул. Ә ислам динендә гаилә кору ул фәкать никахтан башлана.

Хәдисләр


Дин буенча, Аллаһ өчен өйләнгән кеше диненең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен дә Аллаһка сыенсын, Аллаһка таянсын.

Һушыгызга килгән хатын-кызларга өйләнегез.

Никах Аллаһ кушкан саваплы бер эш булган хәлдә, никахсыз ике кешенең бергә торуы Аллаһ тарафыннан катгый рәвештә тыелган вә хәрам кылынган бер эштер.

Никах – дингә һәм милләткә хезмәттер.

Никахсыз бергә яшәү – нәфесенә вә шайтанга хезмәттер.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№21 (892353) / 07.12.2014 14:19:38

никяхны мэчеттэ укытырга ярыймы, юкмы?

№20 (891617) / 02.12.2014 00:12:02

ха!!!, )))))

№19 (891606) / 01.12.2014 21:52:08

ник диндә 4 хатыннан артыгын алырга димәгән лә баша.
шишкәң томый икән сиңа аның берсе дә күп әле. җадный - комсыз - булма егәрлегеңә карап хатын ал!

№18 (891603) / 01.12.2014 21:44:04

Дорес, никах хэркайсыбызга укылды, нинди булуга карамастан.
Тик бит, берничэ хатынлы тотучыларнын купчелеге, узен азмы-купме дини дип саный.

№17 (891601) / 01.12.2014 21:41:24

1, суң монда шәригать законының,диннең ни катнашы бар?
ир булганың,дин тәләпләрен белми, Алла каршында үзен җаваплы дип белмәгәннәргә никах укытасы даюк. ))))))
Ни катнашы бардыр, тик бит мулла белэн никахны укытып китулэрен эйткэн. Димэк, катнашы да була.

№16 (891600) / 01.12.2014 21:38:58

1, суң монда шәригать законының,диннең ни катнашы бар?
ир булганың,дин тәләпләрен белми, Алла каршында үзен җаваплы дип белмәгәннәргә никах укытасы даюк. зачем козе баян!!!
никах = мөмин мөселман өчен генә!!!! калганнарга никах укуның бер мәгнәсе дә юк. әле муллалар икесе дә дин тотмаучыларга да укыйлар,янәсе ата-аналыры каршында рисуются,Аллахе турында уйлап та карамыйлар.
татарга башка диндәгеләр белән дә никах укый кайбер муллалар,ата-анасы сорый янәсе. Абсурд да и только.
ярамый ич инде,пртейный муллаларга, шулай динне мыскылларга.

миңа җабырылмагыз!!!
мин рухани түгел,сезнең акыл сатуыгыз чыгырдан чыгарды...

№15 (891595) / 01.12.2014 21:30:40

Омет акланмаса, тегелэрен артка чигереп тора инде, олы абзый!

№14 (891594) / 01.12.2014 21:28:05

шуларны үтәп кара әле син җиренә җиткереп. не захочешь аерылырга. аерылганда хатынның,балаларных хокуклары шул дәрәҗәдә яклана,)))))
Шэригать буенча шулайдыр ,тик бит алдаулар куп дигэн. Димэк, эш муллада гына тугел,хэзерге динилэрнен ни дэрэжэдэ "динле" булуында!

№13 (891593) / 01.12.2014 21:27:05

Чиратын көтеп алган хатынның төнгә булган өметләре акланмаска да мөмкин, менә монысы әйбәт түгел инде ул бер иргә берничә хатын булуның.

№12 (891592) / 01.12.2014 21:24:28

Менэ,шуна да бит инде Рим, тулы база ясамакчы булалар, белу-белмэу очен! Ташланган хатыннын энилэре килэ эзлэп, дигэн бит. Хотя, монда бит эле талак мэсьэлэсе дэ кала.
Мэхэббэте сунгэн кияу аны эйтэме икэн, эллэ эйтеп тэ тормыйча юкка чыгамы?
Эйтсэ, никах озелгэн булып санала, э эйтмэсэ инде качкын була.
Шулай да тогэл база булу, узенэ курэ бер тэртип ясар, дип ышанасы килэ.
Лэкин, нинди генэ база булса да кеше факторы кала.

№11 (891590) / 01.12.2014 21:22:32

чыннан да сез никахны ни беләсез?
түбәндә язучылар никахның Н хәрефен дә белмиләр. белсәләр мондый белебердә язып утырмаслар иде.

ташлагыз христиәннәр шикеле никах укытырга чиркәүгә барган шикелле,мәчеткә йөрүне.
никах - Аллахе каршындагы вәгдә!!
талак - Аллахе өнәп бетермәгән эш.

никах - ул ир белән хатын арасындагы зуур обязанность...

аерылу,т.е. талак, ир кешегә бик зур тәләпләр куя. шуларны үтәп кара әле син җиренә җиткереп. не захочешь аерылырга. аерылганда хатынның,балаларных хокуклары шул дәрәҗәдә яклана,әле светски законнарда хатынны,балаларны андый яклау юк,язылмаган.

тема буенча коментлар язганда бераз булса да караштырып чыгыгыз шәригат законнарын. анда хатыннарга бик күп өстенлек бирелгән.

монда аФФтыр булган,никахның обязанностьләрен язмаган. бу аФФтыр - әкиәт язучы, имансыз кеше.
нигә ислам динен белмәгәннәр язарга алыналар икән?
әнә беткәнмени никахсыз күп хатыннар белән яшәгәннәр,шулар турында язсын,тираҗы артыр Ш.К.ның!

RIM, ислам динен укымаганнар болар. сүзем әрәм боларга.
мин бары "Кафирүн" сүрәсен китерер идем. сүзләреңне әрәм итмә,RIM.

№10 (891586) / 01.12.2014 20:55:07

Өзгәнне каян белергә тиеш булалар да, икенче хатын алам дисә никахланмаска дип өндәргә тиеш булалармы? Әллә сезгә икенче таныклып бирмибез дияргә тиешләрме? Акча әрәм иткәнче уйларга кирәк! Шушы кирәкмәгән кагәзгә акча әрәм иткәнче ятимнәргә бирелсә нинди күркәм эш булыр иде.
Никахлы булгач хатыны була , һәм тулы хокукка ия була. Христианнарның Библисендә дә күп хатынлык турында күп язылган. Күп хатынлылык турында мин уйлап чыгармадым һәм мин үзгәртә алмыйм һәм дә икенче хатын алырга хыялланмыйм. Өйләнү түгел сөйләнү. Барысына гадел була алсаң гына бит.

«Әгәр хатыннар арасында гаделсезлек кылудан курыксагыз, бер генә хатын белән никахланыгыз».

дигән бит


Кыямәт к

№9 (891581) / 01.12.2014 20:31:07

Ха-ха! Аерылулар оченче хатын аркасында булмаса да, кавышулары яна мэхэббэт табудан дигэн бит,Рим! Бер никахны озэ дэ, икенчене ала! Сояркэ тотарга ярамый, э никах булгач ярый)))

№8 (891578) / 01.12.2014 20:27:27

Кычытмаган җирне кашып йөргәнче кирәкле эшләр белән шөгелләнсәләр хәерлерәк булыр иде. Аерылулар мәчет биргән кагәзгә генә карап кимер микән? Дәүләт канунына нигезләнеп бирелгән зЗАГС кагаәзе дә, брачный контрактлар да киртә түгел бит. Аерылулар икенче ,өченче хатын аркасында түгел, "карахтер туры килмәде", сөяркә табу, "чын мәхәбәтемне таптым һб лар бит.

Несмотря на повышенное внимание правительства России к проблеме разводов и принятие ряда мер, таких как: усиление позиций демографически ориентированного программирования в стране, принятие президентской программы стимулирования рождаемости, закона о материнском капитале и других, статистика разводов по-прежнему остается неутешительной. В 2007 году по данным Госкомстата на каждые 100 браков приходилось 54 развода. В 1992 году было зарегистрировано 60% разводов, в 2000 — 69%.

http://razvodimsya.ru/all/statistika-razvodov-v-rossii

№7 (891575) / 01.12.2014 19:46:55

"Диния нәзарәте бөтен су билгеләренә кадәр булган, кәгазьгә басылган бердәй шаһәдәтнамәләр чыгарачак...Егет белән кыз мәчеткә никах укытырга киләләр икән, компьютерны ачып, шул базага кереп, андагы мәгълүматны өйрәнәчәкбез. Ул кешеләрнең никах укытырга беренче кат кына килүләреме, әллә чираттагы өйләнүләре-кияүгә чыгуларымы – базадагы мәгълүмат барысын да әйтеп бирәчәк."
Акча эшлэунен тагы бер ысулы. «Гознак»та бастырмыйча, гади типографиядэ бастырсан базага кертеп булмыйдыр инде (или алай арзангарак чыга микэн, арзан нэрсэгэ остэмэ процентныда бик куп остэп булмый бит)?

№6 (891573) / 01.12.2014 19:35:41

Таныш

№5 (891572) / 01.12.2014 19:29:43

Куплэр очен узенэ курэ бер мода булуына янэ бер дэлил.

№4 (891571) / 01.12.2014 19:27:45

Тик бит сез хаман да кешене намаз уку очен генэ, укымаучылардан, остен итеп куярга яратасыз.

Әйтик, яшьләр никахсыз гына очрашып йөрергә яки яшәргә ярамаганын белә, шуңа юлында очраган берәр мәчеткә кереп, тиз генә никах укытып чыгарга да күп сорап тормыйлар. Холыклары туры килмәгән яки башка кызны ошаткан шунда – көннәрдән бер көнне егет китә дә бара. Берсен ташлый да икенчесенә өйләнеп куя. ))))
Менэ шушы юллар, кайбер намазыларнын нинди булуын ачыктан -ачык курсэтэ тугелме сон?
Чынлап ышанган, кунелендэ иманы булганы шулай итэ аламы?

Димэк, динле булунын узенэ курэ бер мода булуына янэ бер дэлил.

№3 (891570) / 01.12.2014 19:05:06

Менә шул шул мулла нәрсәдер уку никах дип уйлыйлар. Никахның шартлары үтәлмәсә мулла айлар буе укып утырсада никах булмый. Шартлары үтәлсә генә никах була!

№2 (891567) / 01.12.2014 18:33:02

Дин тэртиплэрен ойрэнеп кенэ тугел шул.Аны утэргэ дэ кирэк эле.

№1 (891564) / 01.12.2014 18:08:53

Бары никахтан башланган гаилэ генэ ныклы була дип, сойлэп йоргэн муллаларыбыз, динлелэр арасында да денсезлэр байтак булуын танырга мэжбурлэр алайса!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments