|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2014 Милләт
Түбән Новгородта Нижгар татарларының конференциясе булды (ФОТО)21 ноябрьдә Түбән Новгородның Тимерьюлчылар мәдәният йортында Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенең (РНКАТНО) конференциясе булып үтте. 300ләп автономия әгъзаларының 107се делегат итеп теркәлде һәм алар конференциянең кворумын тәшкил итте. Бу мөһим чараны автономия Советы рәисе урынбасары Валерий Камальдинов рәислегендә “Татарстан-Н.Новгород” сәүдә йортының генераль директоры, РНКАТНО Советы әгъзасы Шамил Мансуров алып барды. Конференция эшендә барлыгы 163 кеше катнашты. Пильна районының татар җәмәгатьчелеге активын район администрациясе башлыгы Сергей Бочканов үзе җитәкләп килгән иде. Алар, һәрвакыттагыча, фойеда зур самавырлы бай табын да корган иделәр. Кайнар чәй белән милли ризыклардан авыз итүчеләр аз булмады. Ә исәп-хисап һәм сайлау конференциясенә әйләнеп кайтканда, җыелган халыкны өлкә хөкүмәтенең муниципаль һәм региональ эчке сәясәт министры урынбасары Сергей Тарасов, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Гөлназ Шәйхи, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров һәм РНКАТНО каршында оешкан иганәчеләр Советы җитәкчесе, автономия рәисе урынбасары Валерий Камальдинов җылы сәламләделәр. Шуннан соң мандат комиссиясе сайланды һәм конференция делегатлары эшкә кереште.
Автономиянең ярты еллык эшчәнлеге буенча шушы иҗтимагый оешманың башкарма директоры Рамил Салихҗанов чыгыш ясады. Марат Юнисов һәм Әлфия Александрова сүз алып өстәмәләр керткәннән соң, РНКАТНОның эшчәнлеге бертавыштан “канәгатьләнерлек” дип кабул ителде. Шулай ук контроль-ревизия комиссиясенең дә отчёты уңай дип табылды.
Көн тәртибендә торган өченче мәсьәлә буенча РНКАТНО Советына әгъзалар сайланды. Бу мәсьәлә гомум исемлек буенча хәл ителде һәм Советка 26 кеше керде.
Дүртенче сорау буенча Шамил Мансуров чыгыш ясады һәм РНКАТНО Советына рәис итеп Надир Хафизовны тәкъдим итте. Эшләп килгән рәиснең вәкаләтен озайту өчен делегатларның барысы да кул күтәрде. Ә Надир Мансур улының урынбасарлары итеп делегатлар Гаяз хәзрәт Закировны, Валерий Камальдиновны һәм Шамил Мансуровны сайладылар. РНКАТНОның башкарма директоры булып шулай ук Рамил Салихҗанов калды. Делегатлар ышанычларын аңа бертавыштан белдерделәр. Контроль-ревизия комиссиясе составы да үзгәрмәде: Наилә Шигина (рәис) һәм Дамир Абызов белән Илнар Колясов.
Конференция кысаларында автономиянең әгъзалык взнослары турында Положение расланды. Яңа елдан РНКАТНО әгъзасы булыр өчен мең сум түләргә кирәк, еллык взнос та шул кадәр тәшкил итәчәк.
Көн тәртибендә торган сорауларның тугызынчысы итеп РНКАТНОның Эксперт комиссиясен булдыру турында Положение кабул ителде.
Автономия каршында эшләп килгән “Шатлык” клубы җитәкчесе, башкарма директор урынбасары Зилә Ахмадуллина РНКАТНОның киләчәк планнары белән таныштырып чыкканнан соң, күңелле мизгел – милли хәрәкәттә һәм милли-мәдәни тормышыбызда актив булган, телебезне һәм татарлыгыбызны саклауда зур эшләр башкарган милләттәшләребезне бүләкләү тантанасы булды. Мәсәлән, “Туган як”ның беренче һәм хөрмәтле редакторы Рифат абый Ибраһимовны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Гөлназ Шәйхи Рәхмәт хаты һәм “Халкым минем” газетасына подписка белән бүләкләде.
Сергач районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов һәм өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәге рәисе Марат Юнисов милләтара дуслыкны ныгытуга куйган фидакарь хезмәтләре өчен өлкә эчке сәясәт министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Өлкә татарлары тормышында үзенең хәйрия гамәлләре, эчкерсез ярдәме белән дан-абруй казанган һәм 60 яшьлеге уңаеннан Камил Иксановны Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин “Рухи бердәмлек өчен” дигән медаль белән бүләкләде. Ә өлкә Законнар чыгару җыены исеменнән Хөрмәт билгеләре Зәки Валемеев белән Гүзәлия Зиннәтуллинага бирелде. Милли-мәдәни тормышыбызда кайнаган, милли-мәдәни элемтәләрне Татарстан белән бәйләп торучы Зилә ханыбызны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рәхмәт хаты һәм матур дивар сәгате белән сөендерде.
Менә шундый шатлыклы һәм истәлекле мизгелләр белән РНКАТНО конференциясе үз эшен тәмамлады, ләкин делегатлар һәм кунаклар аптырап таралышмады, чөнки алда аларны Автономиянең 10 еллыгына багышланган искиткеч яхшы концерт көтә иде. Без дә бик теләп тамаша кылдык, бәйрәм өлеше алдык һәм өлкә татарларының милли хәрәкәтендә катнашуыбыздан кәнагатьлек хисе алып кайттык.
1
2
3
Р.СӨННӘТОВ фотолары.
Олег ӘНДӘРҖӘНОВ |
Иң күп укылган
|