|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2014 Авыл
Мәскәүне ташлап авылда терлек үрчетүче Илдар Садретдинов: Халык эшле булсын! (ФОТО)Авыллар бетә, диләр. Юк, ялгыш бу, чөнки бүгенгә авылларыбызда чүмбәлиле Рушан Сибгатуллин, өчкүлле Хәммәт Фәйзуллин кебек чын егетләребез бар. Алар Мәскәүләрдән кайтып кече ватаннарын кайгырталар, авыл хуҗалыгын күтәрер өчен кызганмыйча бар көчләрен куялар, хәләл акчаларын сарыф итәләр. УРАЗАВЫЛлы Илдар Садретдинов та шундыйлардан. Башкаладагы эшен ташлап, туган авылына килә, терлек үрчетә, иген үстерә, җиде кешегә эш урыны бирә һәм иң мөһиме – уразавыллылар хезмәт итә ул оештырган КФХда. “Миндә принцип шундый – беренче чиратта авылдашларымны эшле итәргә”, - ди ул. - Сезнең хуҗалык берничә юнәлештә эш алып бара, шулаймы?
- Әйе, КФХ ике төп юнәлештә эшли - сөт җитештерә һәм токымлы терлек үрчетә. Зур күләмдә сыйфатлы сөт алыр өчен яңа технологияләр кулланып азык әзерлибез. Бүгенгә 12 баш сөт токымлы сыер сатып алдык. “Голштин” токымлы туарларны Россиянең “кара-чуар” токымлы үгезләре белән аталандырып барлыкка килгән бу хайваннар безнең шартларга күнеккән. Савымнары да югары – елга 9 мең тонна сөт бирә берсе. Сыерларны ясалма аталандырып яңа токым алабыз. Бу өлкәдә үз белгечебез булмаганлыктан, мал табибы Түбән Новгородтан килеп эшли. УЗИ тикшерүләрен дә ул ук башкара. Бүгенгә өч бозау туды инде. 62 баш туарга исәпләгән бу терлек каралтысы якты, җылы, ә бер ел элек бу бинаның башы да, кайбер диварлары да юк иде бит. Кызганычка, сөтүткәргеч төзеп өлгермәдек, шуңа да карамастан савымчының эше механизацияләнгән дип әйтеп була. Ул чит ил күчерелмә савым аппараты ярдәмендә сөтне сава һәм каралтының аерым бүлмәсендә урнашкан суыткычка илтеп сала. Планда, әлбәттә, сөтүткәргеч төзергә һәм тагы да 25 баш шул ук токымлы туарлар сатып алырга. Бу сыерлар кыйммәтле – 12 башны 1,5 миллионга сатып алдык, ә 25 баш 3 миллион сумга төшәчәк.
- Туарларны тукландыру мәсьәләсе ничек чишелә?
- КФХ карамагында булган 300 гектар җирдә фуражга иген үстерәбез. Гадәти азык әзерләү ысулына да яңалык керттек. Чит ил технологиясе нигезендә махсус агрегатлар күпьеллык үләнне чаптырып пресслый һәм полиэтилен капчыкка урый. Һавасыз вакуумда азык үзенең барлык туклыклы матдәләрен саклап, югары сыйфатлы булып саклана. Шушындый азык белән тукланган сыер күп сөт тә бирәчәк.
- Җитештерү тармагында уңышларыгыз бармы?
- КФХда комбикорм цехы эшли. Ниятебез - тулы рационлы комбикорм җитештерүне гамәлгә кую. Моңа барлык җиһазлар бар. Җитештерү процессына кирәк булган чималның шактый өлешен үз җиребездә үстерәбез. Туклыклы булган бу катнаш азыкка сорау зур. Түбән Новгородтан, Сергачтан һәм башка районнардан өй куяннары үрчетүче фермерлар сатып ала аны. Гранулалы комбикорм җитештерүче агрегатны җайга салсак, кош фабрикалары да бу продукция белән кызыксыныр дип уйлыйм. Һәм дә үз туарларыбызга ашатабыз. Хуҗалыктагы атлар сыйлана шушы азык белән. КФХның горурлыгы - 10 таебыз бар.
- Бүгенге хуҗалыкларның нигезе – заманча техника. Трактор-автомашиналарыгыз бармы?
- Хуҗалыкның эшчәнлеге өчен кирәк булган барлык техника бар, җайга салынган. Аларда квалификацияле белгечләр хезмәт итә. Һәм, кабатланам, алар барысы да уразавыллылар.
- Берәр хыялыгыз юкмы?
- Бар, кеше хыялсыз яши алмый. Уемда - районның шәхси хуҗалыкларын, фермерларын һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятияләрне бер кооператив астында берләштерү. Бу, миңа калса, базар системасында уңышлы эшләр өчен иң уңай оешма бүгенгә. Патша Россиясендә дә бу форма эшчәнлек зур үсеш алган булган.
- Рәхмәт, уңышлар сезгә. Хыялыгыз тормышка ашсын.
Илдар Шәмил улы белән әңгәмәне уңышлы дип саныйм. Бәлки, башкалар да аның үрнәгендә авыр һавалы кала офисларыннан туган җирләренә кайтыр. Үзгәртеп кору чорында авылларыннан китәргә мәҗбүр булган, әмма чын мәгънәсендә кече ватаннары өчен янып-көйгән патриотлар аз түгелдер дип ышанасы килә.
1
2
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|