|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2014 Сәясәт
Путин: “Күңелемдә ялгызлык хисе юк”Россия Президенты Владимир Путин “ТАСС” Россия мәгълүмат агентлыгының “Беренче шәхесләр” махсус проекты кысаларында агентлык хәбәрчесе Михаил Метцель белән әңгәмә корган. Без дә әңгәмәнең кайбер өлешләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык. – Саулыгыгыз ничек, Владимир Владимирович? – Үләргә җыенмыйм.
– Дошманнар төрлесен сөйли...
– Чынлапмы? Беренче ишетүем. Нәрсә сөйлиләр? Теләгәннәрен чынбарлык итепме?
– Сөйләп тормыйм. Имеш-мимешләргә урын калдырмас өчен, Сезнең үзегезгә мөрәҗәгать итүем.
– Ничек телиләр, шулай уйласыннар. Безгә аннан зыян да, файда да юк.
– Ни генә дисәк тә, бик әһәмиятле мәсьәлә бит бу. Ил халәте нәкъ менә Сезнең физик, әхлакый, психик халәтегезгә бәйле.
– Минем физик, әллә психик халәтемме шиккә салган?
– Төрлечә сөйлиләр.
– Борчылмасыннар, барысы да тәртиптә.
– Вячеслав Володин Валдай форумында: “Путин юк икән – Россия дә юк”,– диде. Шуннан соң Сез бу фикернең ялгыш булуын белдердегез.
– Әйе. Әмма эш нәтиҗәләреннән һәм халык мәнфәгатьләреннән чыгып фикер йөртсәк, бу ялгышның әллә ни зыяны юк.
– Шулай да илебездә, гомумән, дөнья күләмендә күпләр Россияне Сездән башка күз алдына китерә алмый.
– Бу – табигый хәл, дип уйлыйм. Дәүләт башлыгы һәрвакыт ил белән бергә “йөри”. Кешеләр, ышаныч күрсәтеп, дәүләт башлыгын сайлаган икән, дәүләт башлыгы, үз чиратында, аларның мәнфәгатьләрен якларга, тормышларын яхшырту өчен көрәшергә тиеш.
– Әмма Сезнең рейтинг бик югары. Күп лидерларның хыялына да кереп карамаган дәрәҗәдә югары.
– Рейтинг, саннар турында гына уйлап утырсаң, эшләп булмаячак. Иң начары – рейтинг “колы”на әйләнү. Шулай икән, кеше шундук җиңелә башлый.
– Илгә унбиш ел дәвамында җитәкчелек иткәндә халыкның 80 проценты хуплавы – бик зур эш. Кеше ышанмаслык хәл, дияргә була.
– Үземне Россиянең бер өлеше буларак хис итүемне инде моңарчы да әйткәнем бар. Ярату гына да түгел бу. Мөгаен, һәркем үз ватанын үзенчә яратадыр. Тик мин үземне халыкның бер өлеше буларак сизәм һәм Россиядән читтә бер генә секунд яшәвемне дә күз алдына китерә алмыйм.
Озак вакытлар дәвамында ватандашларыбызның теләктәшлеге-ярдәмен тоеп торганда, аларның ышанычын аклау өчен хәлдән килгәннең барын да эшләми мөмкин түгел. Халык белән хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезе, мөгаен, шулдыр.
– Россиянең Украина гаскәрләренә каршы торуы күздә тотыла.
– Әйе, анда Россия мәнфәгатьләре бар, әмма безне ул мәнфәгатьләрне яклау хокукыннан мәхрүм итәләр. Бу территорияләрдә яши торган кешеләрнең хокукларын якларга ирек бирмиләр.
– Бәлки ялгышамдыр да, тик, миңа калса, Сезнең вазыйфадагы кешенең ялгызлыгы язмышына язылган.
– Шулай дип әйтелә шул.
– Ә чынбарлыкта?
– Чынбарлыкта да шулай. Өлешчә... Менә сез дусларым турында искә алып үттегез. Әйе, дусларым бар, әмма алар белән һәр көнне очрашып, шампан шәрабы яки аракы эчеп утырабыз дигән сүз түгел бу.
– Ә нинди эчемлеккә өстенлек бирәсез?
– Чәй яратам.
– Без әңгәмә корып утырганда, Сезгә нинди эчемлек китерделәр?
– Гадәти чәй. Суынмас өчен генә ябык савытка салып китерделәр. Дуслар белән аралашу, очрашулар димәктән, минем эш графигы бик киеренке бит. Хәтта кызларымны да, җаен-вакытын көчкә туры китереп, аена бер-ике тапкыр гына күрәм.
– Алар хәзер кайсы илдә яши?
– Кайда булсын – Россиядә.
– Биредә?!
– Әлбәттә. Мәскәүдә яшиләр. Өйдә очрашып күрешәбез... Шулай да мин үземне ялгыз итеп тоймыйм, гәрчә аралашу-очрашулар, элемтәләр аз булса да. Тик, минемчә, ялгызлык – кемнәр беләндер аралашу мөмкинлегенә ия булмау түгел, бәлки күңел халәтедер. Ә минем күңелемдә ялгызлык хисе юк.
|
Иң күп укылган
|