|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2014 Җәмгыять
Бабайлар да селфи төшерә торган заман (ФОТО)Бу матур татар бабайларын Мәскәүдә төшереп алганнар. Шушы көннәрдә башкалада “Күп милләтле Россия” дигән фестиваль узды. Шуннан чыккач, әлеге бабайлар бер-берсен фотога төшерә башлаган. Фестивальдә бик күп оешмалар катнашулы иде. Татар товарлары, шул исәптән түбәтәйләр күргәзмәсе дә булган. Безнең геройларның башларында да шундый түбәтәйләр. “Ике абзыйның вестибюльдә бер-берсен фотога төшерүен күргәч, аларга ярдәм итмәкче идем, - дип сөйли әлеге фотоның авторы Tatarmarket.ru интернет-кибете хезмәткәре, - әйдәгез, мин әйтәм, басыгыз, төшерәм. Юк, диләр, үзебез селфи ясый беләбез. Шуннан боларның селфи ясаганнарын төшереп алдым”.
--- |
Иң күп укылган
|