|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2014 Шоу-бизнес
Ринат Рәхмәтуллин концертында Иркәне танымадыларСамараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда автор-башкаручы һәм композитор Ринат Рәхмәтуллин концерты булды. Аның белән бергә махсус кунак булып җырчы Иркә дә килгән иде. Ринат Рәхмәтуллин концертына беренче тапкыр баруым иде. Шулай да, иҗаты белән бөтенләй таныш түгелмен, дип әйтә алмыйм. «Чакыр гына мине», “Тукта, яңгыр”, «Узды ничә еллар, акты күпме сулар» кебек популяр хитлары үтүктән генә ишетелми бит хәзер. "Кара әле, бу җырчыны мин генә белмим икән. Ә Самарада аның иҗатын сөючеләр шактый, ләбаса", - дип уйладым әкренләп тамашачы белән тулып баручы залга күз ташлап. Янымда утырганнар белән сөйләшә торгач, шунысы аңлашылды - аны төрле кеше төрлечә кабул итә икән: кайберәүләр үлеп ярата, икенчеләре аңлап бетерми, моңы юк, диючеләр дә бар.
Буа театрында артист булып хезмәт иткән егет элек спектакльләрдә кирәк булганда гына җырлаган. Ә халык аларны яратып кабул итә башлагач, спектакльдән соң дә берничә җыр булса да җырлавын соралганнар. Тора-бара Ринат туйларда, төрле мәҗлесләрдә җырлап, шулай “Солянка” программаларына барып кергән. Ә үткән елда инде “Татар җыры” фестиваленең «Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә җиңү яулаган.
Ринат Рәхмәтуллинны самаралылар алкышлар белән каршы алдылар. Берничә җырдан соң ук чәчәк бәйләмнәре тотып сәхнәгә менүче апалар, балалар күренде. Кайберәүләр артистның колагына теләкләрен әйтеп төштеләр. Ә артист бөтен үтенечләрне дә үтәргә, кечкенә тамашачылар белән элемтә дә урнаштырырга, бергәләп җырларга да өлгерә иде.
Бу концертның махсус кунагы булып килгән Иркәне халык башта танымый торды. Элек сәхнәгә ярымшәрә чыгучы җырчы бу юлы бик килешле озын күлмәк киеп килгән.
- Ике бала тапканнан соң имиджымны берсәк алыштырдым әле. Кендек сикертеп йөрүемне күп сүләделәр инде, булгандыр, хәзер мин үзгә. Ошыйммы соң? — дип сорады ул чын мишәрчә иттереп. Халык кул чабып хуплавын белдерде.
Үтә дәртле мишәр кызы үзенең шундый ук дәртле җырлары белән залны тагын да җанландырып җибәрде. Тамашачылар арасында «Браво!» дип кычкыручылар, сызгыручылар да табылды. Самарада февральгә билгеләнгән концертына халык ишелеп килер, мөгаен.
Җыр-моң арасында тамашаны алып баручы Ринат Акбиров исемле егет үзенең тозсыз мәзәкләре белән халыкны көлдерергә маташты. Ләкин залдан әллә-ни җавап ишетелмәде. Чөнки ул сайлаган мәзәкләр тупасрак һәм инде күп тапкырлар кабатланган булып, артык кызык тоелмадылар. Шушы булмаса, концерт югарырак дәрәҗәгә күтәреләр иде кебек.
Гомумән, тамаша әллә нинди тирән тәэсирләр калдырды, дип әйтеп булмый. Шулай да, Ринат Рәхмәтуллинның моңы ташып тормаса да, ул тәкъдим иткән программаны халык яратып кабул итте. Чөнки ул үзен сәхнәдә бик гади тота, тамашачы белән үз итеп сөйләшә белә, халык яраткан гади һәм дәртле җырлар җырлый.
Римма НУРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|