поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.04.2009 Җәмгыять

ИСЕМНӘР НИГӘ БОЗЫЛА?

Теге дөньяга кылган гамәлләреңнең әҗере белән бары тик исемеңне генә алып китәсе. Шуңа һәрбер кешегә дә исем бик кадерле. Кемдер исемеңне ихтирам итми икән, димәк, ул сине дә хөрмәт итми дигән сүз.

 

  Исем-фамилиясенең бозып-җимереп язылу мәсьәләсе татар кешесен гомере буе хәл итмәстәй проблема булып эзәрлекли, көн саен диярлек һәртөрле авырлыклар һәм рухи газаплар китерә. Әти-әниең сайлап алган, мулла кушкан исемең туган телдә шундый матур яңгырый, ә аның асылын аңламаучылар авызында ул үзенең бөтен нәфислеген һәм мәгънәсен югалта сыман. Аны кагыйдә буенча, "дөрес" итеп бозсалар, тагы бер хәл. Юк шул, исеме русчага күчерелеп, хатасыз язылган, бозылмыйча әйтелгән татар кешесе бик сирәк бит ул. Менә мин, мәсәлән, фамилиямне берәр рус кешесенә яздырганда, аны һәрвакыт иҗекләп кычкырып әйтәм. Югыйсә тоталар да йә "Миргалиев", йә "Мергалимов", йә "Мергалиев" итеп язып куялар. Хәтта "Мургалимов"ка да әверелгән чакларым булды. Шул ук вакытта ялгышлык җибәргән кешенең моның өчен беркайчан да гафу үтенгәне юк. Кызыма туу турында таныклык алганда, хатынымның әтисе исемен татарча "Махмут" дип язып маташкан ЗАГС хезмәткәренең хатасын мин төзәтеп күрсәткәч, ул: "Ой, ну какая разница?!" – дип гамьсез генә җавап кайтарды. Шундый вакытларда, кая инде ул исем-фамилияләребезне дә дөрес әйтергә иренгән кешеләрне татарча сөйләшергә өйрәтү, дип уйлап куясың.

 

Күңелдә төер генә калдырмый, татар исемнәренә наданлык катыш битарафлык еш кына күңелсез нәтиҗәләргә дә китерә. Мәсәлән, документларда бер генә хәреф хатасы булу аркасында законда каралган түләүләрне, ташламаларны, пенсияләрне алмый интегүчеләр бик күп. Башка төрле проблемалар да килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайланган Казан дәүләт университетының ректоры Мәкъзүм Сәләховның әтисе Хәлимулла исемле. Җитәкчегә "Мәкъзүм ХәЛимуллович" дип дәшәләр, гадәттә шулай язалар да. Әмма парламентка сайлау алды кампаниясе вакытында Татарстан "бердәмроссияче"ләрнең партия исемлегенең беренче өчлегенә кергән Мәкъзүм Сәләхов агитация материалларында да, бюллетеньнәрдә дә "ХәМимуллович" дип барган. Күрәсең, документларда кемнеңдер ялгышлыгы һәм гамьсезлеге аркасында "Хәмимуллович" дип киткән. Шуңа күрә депутатлыкка сайланганда ул үзе дә атасының исемен бозып күрсәтергә мәҗбүр булган. Алай итмәсә, документларда "башка отчестволы кеше" күрсәтелгән дип, аңа депутат мандатын алу кыенлашыр иде...

 

Кеше үзе белән бер төрле таныштырса, ә аңа : "Миңа бу исем ошамый. Сиңа үземә җайлы исем белән дәшәчәкмен", – дисәләр, дөрес хәлме бу? "Фәния"ләрне – "Фая"ларга, "Рәйсә"ләрне – "Рая"ларга, "Гөлия"ләрне "Гуля"ларга әверелдерүчеләр фикеренчә, бик тә дөрес. Мондый "дөрес хәл" халыкара мөнәсәбәтләрдә дә күзәтелә. "Татарстан", "Башкортстан", "Кыргызстан", "Төрекмәнстан" дип әйтү бик авыр, күрәсең. "Стан" сүзе фарсыда "дәүләт" икәнлеген аңлата, мәһабәтлек өсти. Ә "Татария", "Башкирия", "Киргизия", "Туркмения" дигәндә, андый мәгънә юк, шуңа күрә алай әйтү дә җайлырактыр ул.

 

"Йөз тапкыр кабатладык, барысын да бик хөрмәт итәбез. Ләкин үзебезнең бөек һәм, мәгълүм булганча, кодрәтле телебезгә ихтирамыбыз тагын да зуррак. Аны хәтта кардәш республикага ярау өчен дә бозмаячакбыз", – дип яза бу хакта "Известия". Әмма бу мәсьәләдә дә "икеле стандартлар"дан качарлык түгел икән. Ни өчен Грузия белән сугыш башланганда дәүләт телеканалларында дикторлар "Цхинвали", "Батуми" дип түгел, ә "Цхинвал" һәм "Батум" дип телләрен сындырып сөйли башладылар? Бу да телне бозу түгелмени? Әлеге атамаларның ахырына "и" кушу, ягъни грузинча әйтү бу шәһәрләрнең Грузиянеке икәнлеген раслау сыман булыр иде. Ә "танылмаган республикаларның" исемен аларның үзлә­ренчә әйтеп язгач, статуслары үзгәрүе турында алдан хәбәр ителде. Шулай итеп, сәяси конъюнктурага карап, "бөек һәм кодрәтле телне" бозуга да барырга җөрьәт иттеләр.

 

Ләкин ике атна элек Грузиянең шуңа охшаш адымга баруы Россия матбугатында ачу һәм ирония дулкыны кузгатты. Бу республиканың тышкы эшләр министры Япониягә баргач, япон сүзлекләрендә рус теле аша кергән "Грузия" атамасын инглизчәгә – "Джорджия"гә үзгәртүне сорады. Руслар "грузин" сүзенең төрки "гөрҗи"дән хасил булуын аңлатырга керештеләр. (Грузиннар үзләре илләрен "Сакартвело" дип атый.) Әмма хикмәт анда түгел шул: күп халыклар сүзлегендә бу сүз төркиләрдән түгел, ә руслардан алынган бит. Рустан кергәннән баш тарту үтенече исә рәсми Тбилисиның Мәскәү белән араларын өзәргә тырышуын тагын бер кат күрсәтте. Исемнең сәяси җисеме дә бар бит аның.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 61 | 04.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»