|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2014 Шоу-бизнес
Хәмдүнә Тимергалиева: "Татар җыры"нда яшьләрне мин "крышевать" итәчәкмен!20 декабрь көнне "Пирамида"да "Татар җыры" фестиваленең 15нчесе узачак. Юбилей ел. Бәйрәмдә 15 хит һәм 15 яңа җыр яңгыраячак. Бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында шул турыда сөйләделәр. Чарада Татарстан республикасы Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, "Барс-Медиа" идарә башлыгы Камил Гәрәев, фестивальне оештыручылар һәм анда чыгыш ясаучылар катнашты. "15 ел эчендә ТНВның "Татар җыры" белән мөнәсәбәте тигез генә булмады, - диде Илшат Әминов, - башлаганда бергә идек, аннары араларыбыз бераз суынды, хәзер кабат бергә". "Татар җыры"ннан нәкъ бер атна шул ук "Пирамида" бинасында "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы" узачагы буенча да уңайсызлык кичерми ул. Фестивальләр тагын да күбрәк булсын иде әле, ди Әминов. Быелгы "Татар җыры"ның бюджеты 12 млн сум. Бу - "Барс-Медиа"ның үз акчалары, спонсорлар кертеме һәм билет сатудан килгән керем. "Бала Кыш бабайны көткән кебек мин дә "Татар җыры"н ел саен көтәм", - диде Раяз Фасыйхов. "Мөнир Рахмаев белән җырлый башлагач, мине яшьләр ярата башлады. Хәзер мин яшьләрне "крышевать" итәм", - дип көлдерде Хәмдүнә Тимергалиева. Калганын "Татар җыры"нда күрербез... Билет бәяләре 4500 сумнан 9000 сумга кадәр "генә".
--- |
Иң күп укылган
|