|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2008 Милләт
ТИЗДӘН КАЗАНДА «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ» АКЦИЯСЕКазанда «Мин татарча сөйләшәм» акциясен уздыру - матур традияциягә әйләнеп бара. Ел да аны Габдулла Тукай туган көненә туры китереп 26 апрельдә оештыралар. Сер түгел, Казанда татар булып та татарча белмәүче кешеләр бик күп. Кайберәүләр аларны «яратып» маңкортлар дип атый. Акция беренче чиратта шуларга юнәлтелгән. «Мин татарча сөйләшәм» акциясен «Үзебез» яңа буын яшьләре хәрәкәте оештыра. Быел бу чараны үткәрү өчен зуррак чыгымнар каралган. 26 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Бауман урамында акциянең кульминацияce булачак. Монда концерт та булачак. Син дә килеп күрен.
--- |
Иң күп укылган
|