поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2014 Мәдәният

Шагыйрь Вафа Камалетдинов белән таныш булыгыз

Борау сырын хәтерләтеп,
Барадыр дөнья әйләнеп.
Бер төшеп, бер күтәрелеп
Диңгездәге дулкын кебек.

Бу шигъри юллар Сафаҗайда яшәүче якташыбыз, шагыйрь, “Туган як” газетасы каршында күп еллар эшләп килүче шагыйрьләр клубы әгъзасы, газетаның Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе лауреаты Вафа Камалетдиновның “Замана галәмәтләре” шигыреннән. Без аның шигырьләрен газета битләрендә даими бастыра киләбез һәм шуңа да шигырь яратучылар Вафа Абдулловичның иҗаты белән яхшы таныш, ә инде редакциянең ул иң якын һәм тугры дусларының берсе. Еш кына безгә килеп йөри, яңадан-яңа шигырьләрен китерә. 

Вафа әфәнде табигате белән бик сабыр, тыйнак, тыныч холыклы кеше, тирән белемле буларак бар нәрсәдән дә хәбәрдар, аның белән теләсә нинди темага әңгәмә корып, сөйләшеп утырулары җанга рәхәтлек, күңелгә тынычлык өсти.
 
Вафа Абдуллович Сафаҗайда туып-үскән, мәктәпне тәмамлагач, Горький төзү институтында югары беләм алган һәм берничә ел өлкә үзәгендә эшләгән. Әмма шәһәр тормышы кызыктырмаган аны, туган авылын гел сагынып яшәгән һәм 1977 елда туган нигезенә кайтып төпләнеп, район үзәге Пильнада төзү оешмасында өлкән инженер булып хезмәт иткән.
 
Беренче шигырен ул 6 класста укыган чакта язган. “Безне татар теле һәм әдәбияттан Тәнзилә апа укытты. Ул Татарстаннан юллама белән килеп, Сафаҗайда төпләнеп калды. Мин аның дәресләрен бик яраттым һәм шигырь яза башлавыма апаның да йогынтысы булгандыр, әлбәттә”, - ди Вафа Абдуллович. Мәктәпне тәмамлаганда аның 100гә якын шигыре булган инде, тик, кызганычка каршы, алар кая да басылмаган һәм сакланмаган да. 1980 нче елларда авылга кайткач кына яңадан яза башлаган, ә инде “Туган як” газетасы чыга башлауга шигырьләре дөнья күргән, киң аудиториягә танылган. Ул башта туй мәҗлесләрендә укыр өчен язган, аннары 1985 елда авыл советы рәисе булып эшли башлагач, яшь парларны язылышу тантанасында үзе язган шигырьләр белән котлаган. Берничә дистә котлау куплетларына яшьләрнең бөтен нәселләрен кертергә тырышкан.
 
Иҗаты күпкырлы 
 
Аның иҗаты күпкырлы – мәхәббәт турындагылары да байтак, туган авылына, аның гүзәл табигатенә багышлап язганнары бик күп, илдәге үзгәрешләрне, төрле вакыйгаларны тасвирлаганнары да бар, сатирик шигырьләре дә аз түгел. Агымдагы елда без газета битләрендә аның “Соңгы пәйгамбәрнең юлы, тарихы буйлап” дигән бик озын поэмасын бастырдык. Аны язар өчен автор бик күп төрле әдәбият укыган, пәйгамбәрнең тарихын өйрәнгән. Аның бу искиткеч иҗади, тарихи хезмәтенә сокланмаган укучыбыз калмагандыр, редакциягә шалтыратып Вафа Абдулловичка рәхмәтләрен белдерүчеләр, кызыксынучылар аз булмады.
 
Вафа әфәнде Сафаҗайның бар яктан да үрнәк булырдай иң абруйлы кешеләренең берсе, юкка гына авыл советы рәисе итеп билгеләмәгәннәр аны, аннары 1985 елда администрация башлыгы сайлана башлагач та, халык аңа ышаныч белдергән һәм берничә срок ул авыл башлыгы булып торган. Бу урындагы хезмәт юлы 26 ел. Шундый зур авылның мәнфәгатьләрен кайгыртып тору җиңел булмаган, әлбәттә, әлеге халык белән уртак тел табып эш итүе дә төрле кыенлыклар тудыргандыр, әмма аның тыныч холкы, оештыру сәләте, һәр кешенең күңеленә юл таба белүе бөтен булган киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм иткән. 
 
Авыл өчен ул күп тырышты, күп эшләде. Сафаҗай өлкәдәге иң зур татар авылларының берсе, анда 29 урам, 1100дән артык йорт бар, ике меңнән артык кеше яши. Ул эшләгән чорда авыл берничә тапкыр район күләмендә уздырылган “Иң төзекләндерелгән торак пункт” конкурсында катнашып, беренче урынны алган, газлаштыру да ул авыл башлыгы булып эшләгән вакытка туры килгән, халыкка проектлар төзергә ярдәм иткән, һәр йортка диярлек кереп, кая нинди җиһаз куярга дигән киңәш биргән. Монда инде аңа югары белемле инженер булуы ярдәм иткән, әлбәттә.
 
Тиктормас  җан иясе
 
Лаеклы ялга чыккач, Вафа абый бер ел гына эшли һәм дүрт ел элек үз теләге белән китә мәшәкатьле эшеннән. Хәзер ул үзен күбрәк иҗатка һәм тарихка багышлый. Аның язган шигырьләр саны бихисап, хәзер ул авылның күренекле нәселләренең шәҗәрәләрен төзү белән мәшгуль, авыл тарихын яза, 40ка якын мулланың кайсы елларда нинди мәчеттә хезмәт итүләре турында мәгълүмат җыйган инде, арада хәтта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның җеназасында катнашучылары да бар икән. Шулай ук авыл советы һәм колхоз рәисләре турында да яза – кайсы елларда эшләгәннәр, алар алдында авылда, колхозда нинди эшләр башкарылган һ.б. Нәсел шәҗәрәләренә килгәндә, ул төзегәннәрнең кайберләре моннан өч-дүрт гасыр элек башланып, бүгенге көнгә тоташа, ә кайберләренең кайсыдыр буында нәсел җебе өзелә – материал җитешми икән. “Менә үзебезнең нәсел шәҗәрәсен дә ахыргача төзегәнем юк, чөнки әни ягы бик тирәнгә китә, бүгенге көнгә тоташтыра алмыйм. Сембер архивыннан 200гә якын нәселнең төбен җибәрделәр, 70ен ялгадым инде, калганнарына шулай ук материал җитми әлегә. 200 еллар элек безнең авылга Мөтеравылдан Быргылар нәселе килеп төпләнгән, алар турында да язам. Авыл зиратына барып кабер ташларындагы язмаларны өйрәнәм, алар буенча кайбер нәсел җепләрен тоташтырып була. Төмән өлкәсендә Кулик, Аслана исемле татар авыллары бар, анда чыгышлары белән Сафаҗайдан булган якташларыбыз күп итеп яши, алар да миңа материаллар җибәрә”, - дип сөйләде әңгәмәдәшем. Аның материалларын күреп хәйран калдым – аларны бөртекләп җыеп, системага салыр өчен күпме көч, вакыт сарыф ителгән, күпме тырышлык куелган. Бер-бер ватман кәгазендәге шәҗәрәләр схемасын күреп кенә дә ис-акылым китте. Аның өендәге бер бүлмәсе архивны хәтерләтә – анда төрле газета-журналларның подшивкалары җыелган, ә “Туган як”ны ул беренче саныннан башлап саклый. Балаларының гына түгел, хәтта үзләренең дә дәреслекләре саклана. Бер уйласаң, ул дәреслекләр бит хәзер музей экспонатларына тиң.
 
Планнары  зурдан
 
Вафа Абдулловичның якын киләчәктә планы – хезмәтенең күп өлешен китаплар итеп бастырып чыгару, бу хакта ул Казан, Чабаксар типографияләре белән сөйләшүләр алып бара инде, финанс мәсьәләләрен генә хәл итәсе бар әле. Шәҗәрәләрне китап формасында чыгарырга ниятли, дини темага язылган шигырьләре аерым, бүтәннәре аерым китап булып дөнья күрерләр, авыл тарихына багышланган китабы да планда, Сафаҗайның бүтән шагыйрьләренең иҗатын да аерым китап итеп бастырырга планлаштыра. Күренекле мәгърифәтче, авылдашы Хөсәен Фәезханов турында күп кенә кызыклы материал туплаган, алары да дөнья күрер дип ышанабыз. Ул үзе дә соңгы биш ел инде авылның көндәлеген алып бара – һәр көн кая нәрсә булганны, һава торышын терки анда.
 
Әлбәттә, гаиләсендә аңлашу-чанлык булмаса, аңа бу эшләрне башкаруы кыен булыр иде. Камалетдиновларның тату гаиләсе аның беренче ярдәмчеләре, аңлаучылары. Хатыны Хания ханым белән алар 35 ел инде пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр, өч бала үстереп, олы тормыш юлына озатканнар, өчесенә дә югары белем биргәннәр. Олылары Ваиз укытучы һөнәрен сайлаган, җирле мәктәптә укыта, хатыны Наилә нәни кызчыклары Камиләне тәрбияли. Яшь гаилә туган йортта әти-әниләре белән яши. Рәис һәм Зөлфия башкалада төпләнгәннәр, Рәис ике бала әтисе инде. 
 
Камалетдиновларның йорт-җир-ләре төзек, бар җирдә дә тәртип. Җылы, иркен өйдә тынычлык хөкем сөргәне килеп керүгә үк сизелә. Хания ханым белән яшь килен Наилә өй эшләре белән мәшгуль, ә иң мөһиме – өйне тутырып, чыр-чу килеп, яшь тә сигез айлык Камилә уйнап йөри. Миңа калса, алар идеаль гаилә өлгесе – яшьләр авылда төпләнеп, олы буын белән бер йортта тыныч кына бер сүздә, бер киңәштә булып яшиләр. Ә инде бу  тыныч тормышның башында, әлбәттә, Вафа Абдуллович тора. 
 
Шушы көннәрдә ул үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте – 65 яшен тутырды. Без аны редакция, барлык газета укучылары исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, корычтай саулык, гаилә бәхете, озын гомер, иҗади уңышлар телибез. Барлык башлаган эшләрегез, планнарыгыз тормышка ашсын, китапларыгыз дөнья күрсен, хөрмәтле Вафа Абдуллович. 
 
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»