поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2014 Җәмгыять

Баланы акчага яратып булмый

Ятим калган балаларны тәрбиягә алучылар соңгы елларда бермә-бер артты. Һәр караучысыз калган баланы гаиләгә алу, әти-әниле итү теләге зур булса да, бу мөмкин эш түгел. Ата-анадан җаваплылык, сабырлык, түземлек сорый торган гамәл бу, ә моны бөтен кеше дә башкара алмый. Күпме генә хезмәт хакы түләсәләр дә, бала яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый. Инде менә бу мәсьәләгә яңалык кертергә җыеналар.

Гаиләгә кайту

Тәрбиягә бала алучы ата-аналар янында күп тапкырлар булганыбыз бар. Араларында дүрт-биш баланы берьюлы алып үстерүчеләр очрый. “Бу йортта әти дә, әни дә эчми, өебез җыеш­тырылган, ашарыбызга бар, йокларга тынычлап ятабыз, – дип уйлый белә бу балаларның күбесе, –   шуның өчен генә булса да, без бу йортны, әти-әнине хөрмәт итәргә тиеш”. Чөнки күбесе авыр тормыштан туеп, бирегә килеп эләк­кән, үз әти-әниләрен дә хәтер­лиләр, әмма аларга борылып та карыйсылары килми. Бер Мөслим районында гына да бүген шундый 83 гаиләдә 230 бала тәрбияләнә. Әгерҗе районында исә 154 гаилә шундый 290 баланы үз канаты астына сыендырган. Россия күлә­мендә дә ата-анасыз калган балалар саны кими, гаиләгә алынучылар, киресенчә, арта гына бара. Федераль мәгълүмат банкында октябрь аенда 93 мең ятим бала теркәлгән. Ә 2013 елның башында бу сан 199 меңгә җиткән булган.
 
Әзерне көтеп яшәргә өйрәнәләр
 
Ятим балаларны мөмкин кадәр яшьтәнрәк гаиләгә алырга кирәк, дип саный белгечләр. Чөнки балалар йортларында алар әзерне көтеп яшәргә күнегә. Баланы опекага алучылар иң элек шул начар гадәтләреннән биздерергә тырыша. Тәрбия мәсьәләсен дә һәр гаилә үзенчә алып бара. Кемдер укуга, кемдер хезмәткә өстенлек бирә. Ятим һәм ата-ана игътибарыннан мәхрүм калган балалар, кагыйдә буларак, үзенчәлекле категория санала. Алар күп авырлыклар күргән, тотрыксыз гаиләдә яшәп, тормышның шактый кара якларын күз алдыннан үткәргән. Шуңа да андыйларның гадәти нормаль тормышка ияләшүе, адаптация үтүе авырлык белән бара. Алар укуда да артта калырга, төрле күнекмәләрне дә авыррак башкарырга мөмкин, алар­ның сәламәтлекләре белән дә проблемалар еш килеп чыга. Аннан белгечләр балада начар тәрбия күрсәткән ата-ана геннары уйнавын искәртәләр. Акча тота белмәү, урлашу кебек гадәтләрдән биздерү дә тәр­бияви момент­ларның берсе булып тора.
 
Хезмәт хакы түли башлаячаклар
 
Баланы опекага алган очракта гаиләгә өч мең сум акча түләнеп барыла. Ай саен бирелә торган әлеге пособие акчасына гына ничек яшәргә була? Ярый әле гаиләдә әти-әнинең берсе педагог яисә медик булса, ул очракта аз гына булса да, өстәп түлиләр. Шуңа да яңа закон проекты күпләр өчен яңалык булыр дип көтелә. Чөнки ятим һәм караучысыз калган балаларны опекага алучы кешеләр хезмәт хакы ала башлаячак. Алар белән хезмәт килешүе төзеләчәк. Хез­мәт кодексында эш үзенчәлекләре язылачак. Белгеч­ләр бу документны күптән көтүләрен әйтәләр. Мондый балаларны тәрбиягә алучылар күп вакыт башка эш белән шө­гыльләнә дә алмый. Моңа вакыт та, көч тә җитеп бетмәскә мөмкин. Әгәр дә инде гаиләгә берничә бала алынса, опекун тулысынча шундый мәшәкатьләргә күмелеп калачак. Инде андыйлар белән хезмәт килешүе тө­зеләчәк, анда ике якның да хокук һәм бурычлары күрсәтеләчәк. Шунда ук тәрбиягә алынган балаларның үсеш программасы да булырга тиеш.
 
Әлеге килешү ике-өч инвалид баланы, олырак яшьтәге балаларны яисә бертуган абый-сеңелләрне алган очракта опекуннарга башка эш белән шө­гыльләнмәү мөмкинлеге би­рә. Хезмәт стажы да гомум хезмәт стажына кертеләчәк һәм пенсия санаганда исәпкә алыначак. Килешү нигезендә опекунның бөтен социаль хокуклары, түләүле еллык ялы да күрсә­теләчәк. Теләүчеләр булса, хокукый гражданлык килешүе дә төзергә була икән. Килешү опекун, ятим балалар оешмасы һәм ата-анасыз калган балалар арасында төзелә. Проект буенча тагы бер мөһим мәсьәлә күтәрел­гән: социаль тәрбияче­ләр буларак ир белән хатын законлы язылышкан булуы, бергә яшәүләре шарт. Илкүләм ата-аналар ассоциациясе пре­зидиумының җа­ваплы сәркатибе Алексей Гусев әйтүенчә, баланы алган гаилә профессиональ яктан да әзер­лекле булырга тиеш. Әгәр дә кемнең дә булса, бурычларын тиешенчә үтәмәве ачыкланса, килешү шунда ук өзеләчәк.
 
Баланы кем ала?
 
Ә баланы опекага бары тик хезмәт хакы өчен генә ала башламаслармы? Алексей Гусев опекуннарны ныклы тикшерү узасын тәк­рарлый. Аларның эш-гамәлләрен социаль хезмәтләр тикшереп торачак, шуңа да мондый начар адымга баручылар булмас дип уйланыла. Әгерҗе муниципаль райо­нының опека бүлеге җитәкчесе Айсылу Баһаветдинова әйтүенчә, баланы гаиләгә матди файда өчен генә алып булмый. Гадәттә, кечкенә сабыйларны уллыкка-кызлыкка алалар. Бу очракта ата-анага 100 мең сум күләмендә бер тапкыр гына бирелә торган пособие түләнә. Ятим баланы әбисе, туганнары да тәрбиягә алырга мөмкин. Аларга мөрәҗәгать иткән ата-аналар арасында балалары үсеп чыгып китеп, берүзләре генә калып сабый алырга теләүчеләр, бер үк вакытта нәзер әйтеп алучылар күп икән. Шулай да гаилә бертуган балаларны алырга куркып кала. Һәр бала өчен җавап бирәсе була ич. Шушы эштә 30 елга якын эшләүче, заманында ике кызга “икенче әни” булырга туры килгән Айсылу ханым юрист та, табиб та булган. “Төнге 12 дә бала чирли, йә кайтмады дип шалтыраталар. Ата-аналарның да төрлесе бар. Берәүләр бөтенләй берни әйтми, икенчеләре һәр адымнарын сөйләп тора. Безнең эштә ял да юк, чөнки без балалар белән эшлибез”, – ди ул.
 
Тәрбиягә бала алып кайту тарихы да үзенчәлекле Айсылу ханымның. Зур кызлар алырга туры килә аңа. Бала алам дип тә йөрми, үзеннән-үзе килеп туган вакыйгалар этәрә аны бу адымга. Бер гаилә алачак баладан баш тарткан, аны урнаштырасы, ул арада документ тутырырга кирәк була. Үзенә алып кайта ул аны. Икенче кызны да тулай торакта урын таба алмыйча йөдәгәннән соң алырга була. Әнә шулай берничә ел кызлар аларда яши.
 
Акча бетә, бала кала...
 
“Күңелең, җаның-тәнең белән кабул итеп, яратмыйсың икән, бала үстереп булмый. Бирелгән акча төкерек кадәр генә кала ул”, – диюләре дә хактыр әти-әни­ләрнең. Балага бирелә торган акча күп очракта җитми дә. Кием кыйммәт, ашау-эчү бәяләре һа­ман артып тора. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен генә дә шактый акча түгелә. Бел­геч­ләр соңгы вакытта гаилә­ләргә авыру балаларның күп килүен әйтә. Күбесен һәрдаим табибларга күрсәтеп торырга кирәк. Акыл үсешенең тоткарлануы очраклары арткан. Инвалидлык алган балалар саны да күбәя генә бара. Әле күбесе коррекцион мәк­тәпләрдә укый. Ата-аналар психолог, психиатрга кайчак эшкә барган кебек көн саен диярлек киләләр икән.
 
Тәрбиягә алынучы балалар укуда да шактый калыша, шуңа да күбесе репетиторга йөри. Математика, химия, инглиз теленнән өстәмә дәресләр алырга туры килә. Акчаны бөтенесенә бүлә башлагач, әле җитми калуына аптырамассың да. “Акча алуга яртысын азык-төлеккә тотыгыз, яртысын чыгымнарга калдырыгыз, дип өйрәтәм”, – ди Айсылу ханым. Күп кенә ата-аналар балаларны диңгезгә алып бара, чит илләр күрсәтәләр. Уртача алганда балага 10-12 мең сумлап акча бүленсә дә, чынлыкта берничә мәртәбә күб­рәк тотыла, моны өендә бала үстерүче һәркем санап бирә ала. Балалар йортларында исә мондый суммага бала карау һич мөмкин түгел. Анда моның кадәр генә акча тотылмыйдыр ул. Балаларны гаиләләргә күбрәк урнаштыру, яңа килешүләр төзү – яңа закон проектны тәкъдим итү әнә шуңа барып тоташмыймы икән?! Аннан өстәмә хезмәт килешүләре төзеп, балалар ала башлау кабат ажиотаж тудырмасмы? Сораулар әлегә ачык кала. Ә баланың һәрберсе әти-әниле булып үсәргә тели.

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 168 | 22.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»