|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2014 Җәмгыять
Биш минут та буш вакытым юк: ике гаиләмне туендырасым бар– Биш минут та буш вакытым юк. Көне буе чабам мин, абый. Минем ике гаилә бит, туендырырга кирәк, – дип “акланды” кичә бер хәзрәт, нигә һаман кандидатлыгыңны якламыйсың, дип “бәйләнгәч”. Ике гаиләсен дә тигез карарга тырыша, көн буе хезмәттә икән, мондый егетләргә тел-теш тидерүе кыен, билгеле. Шәригатебез берничә хатын алырга мөмкинлек бирә анысы. Әмма хатыннары хисабына яшәргә тырышучылар, балаларын кайгыртмаучылар да аз түгел бит. Менә шушы күпхатынлылык мәсьәләсен җайга саласы иде бит, дип ТР Диния нәзарәте яңа ел башыннан мәчетләрдә никах укытучы яшьләрнең (шаһәдәтнамә бирү белән беррәттән) чәчләрен чәчкә бәйләү фактын бердәм мәгълүмат базасына кертеп барырга кирәк дигән карарга килде. “Шундый зарурлык бармыни?” – дип мөрәҗәгать иттек без мөфти урынбасары, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшинга. – Әлбәттә, шәригатебездә күпхатынлылык рөхсәт ителгән. Шуңа күрә без моңа каршы килә алмыйбыз. Шуңа күрә кайбер газеталар, Татарстанда күпхатынлылыкка каршы сугыш игълан ителде, дип яза икән, мәсьәләне артык куерту бу. Шул ук вакытта Коръәндә, үз хатыннарыңа тигез карый алсаң гына, күпхатынлылык мөмкин, дигән шарт куелуын кайберәүләрнең исләренә төшермичә булмый. Телебездә өлкән хатын, яшь хатын дигән гыйбарәләр юктан гына тумаган, билгеле. Яшь хатын булгач, ир-ат яше янына ешрак та йөрергә тырыша. Бу җәһәттә бәхәс чыкмасын өчен өйләнгәндә әлеге җәһәттә килешенергә тиеш. Бүләкләр бирү, балалар белән аралашу, каядыр йөртү кебек мәсьәләләр дә байтак әле. Кыскасы, кемгәдер өстенлек бирелмәсен. Әмма никах вакытында мондый вәзгыятьләрдә ничегрәк булачагы килешенсә, хатын риза икән, мөмкин, билгеле.
Шул ук вакытта күпхатынлылыкның бик күп четерекле яклары килеп чыга. Бу мәсьәлә хәзер мигрантларга да бәйле. Мөселман төбәкләреннән хәзер безнең якларга бик күп киләләр. Монда алар өйләнеп тә торалар. Нигә өйләнәсең дип тә әйтеп булмый. Бу тыелмый. Ләкин аның тегендә – Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әзәрбәйҗанда ничә хатыны калганын кем белә?! Ул монда өйләнә дә, бераздан юкка чыга. Баласы булмаса, мөгаен, биредә калган хатынга җиңелрәктер инде. Баласы калса, ул сабыйны ничек тәрбияләргә? Ире булмагач, әле аннан аерылып булмый. Иренең рөхсәтеннән башка безнең Әбүхәнифә мәзһәбендә аера да алмыйсың. Шуңа күрә хәзерге вакытта күпхатынлылык хатын-кызны, балаларны социаль һәм хокукый яклау зарурлыгын да китереп чыгара. Мирас, башка мәсьәләләр дә туа. Безнең дөньяви дәүләт алдында ул сабыйлар барыбер тулы гаилә балалары була алмый. Чөнки ЗАГС каршында әти-әниләренең никахлары теркәлмәгән. Әтисе ничек кенә ярдәм итсә дә, хөкүмәт өчен ул барыбер ятим, әнисе генә тәрбияләгән бала булып кала. Булышса әйбәт әле, бәлкем тәрбияләү ягыннан проблема килеп чыкмас. Шуның өчен хәзер Диния нәзарәте, Голамәләр шурасы, казыйлар белән берлектә никах, талак проблемалары хакында методик күрсәтмә әзерләнә. Чынлап та, ир саналган кеше фәлән ел элек Таҗикстанга кайтып киткән, ничә еллар күренми икән, кем эзли, кем таба аны?! Мондый мәсьәләләрне хәл итүнең – хатын-кызны һәм балаларны яклауның бер хокукый юлын табарга кирәк.
Моның өчен, чыннан да, бердәм электрон мәгълүмат базасы булдыру зарур. Бу гамәлне мин кемнеңдер хокукларын бозу дип санамыйм. Чөнки никах укытылса, әлеге эш өммәткә хәбәр ителергә тиеш дигән нәрсә бар. Сер түгел, бүген яшерен никахлар бик күп. Беренче хатыныннан яшереп укыйлар. Бәлкем моны мөселманнарның бер өлеше беләдер, аны гомум күрсәтергә дә теләмиләр. Шул ук вакытта мәгълүмат базасы киң матбугатка чыгару өчен түгел бит. Имамнар анда кереп, бу кешеләргә никах укылдымы икән, ничәнче мәртәбә укыла – шуны белү өчен генә. Кемгәдер компромат әзерләп, аны хатынына хәбәр итү өчен түгел, әлбәттә. Әле ул мәгълүмат базасын бөтен Россия күләмендә оештыру да мөмкин түгел. Икенчедән, никах укучылар мәчеттә утыручы имамнардан башка да шактый күп. Шуңа күрә әлеге база берничек тә тулы була алмый. Әйтик, никахланырга теләүче кеше илебезнең бер төбәгеннән килеп бездә өйләнергә яки бездәге кеше каядыр читкә барып та никах укытырга мөмкин. База булдырып кына мәсьәлә хәл ителми.
Баш казыебыз Җәлил хәзрәт, аңлашылмаучылыкларга урын калдырмас өчен, никах килешүе төзергә тәкъдим итә. ЗАГСка барып язылышсалар да, бүген юристлар яңа өйләнешүчеләрне никах килешүе төзергә чакыра башлады. Мәсәлән, әлеге килешү нигезендә, ул-бу килеп чыккан сурәттә, хатыныңа милекнең күпме өлеше калырга тиешлеге әйтелә. Беренче хатын гадәттә хокукый яклана, чөнки никах ЗАГСта теркәлә. Ә икенче хатынның бернинди хокукый яклавы юк. Ире ташлап китсә, балалары белән берүзе утырып кала. Никах килешүе гамәлгә кертелсә, ир-ат та, хатын-кыз да үз өстенә җаваплылык ала. Чөнки бу килешү нотариуста теркәлергә тиеш. Димәк, никах укытканчы башта нотариаль конторага барырга кирәк булачак. Бу инде җенси теләкләреңне канәгатьләндерү өчен генә түгел, чын-чынлап икенче гаилә корырга теләвеңне раслый торган җитди гамәл. Җенси теләкләреңне канәгатьләндерү өчен генә өйләнү шәригать кануннарын боза. Никах килешүе, беренчедән, дөньяви дәүләт тарафыннан яклау табачак, чөнки ул – рәсми танылган документ. Икенчедән, кешенең шәригать кануннарын бозмаганлыгын, нияте дөрес икәнлеген хуплаучы дәлил ул. Җәлил хәзрәтнең бу фикерен биш куллап яклыйм мин. Әгәр икенче, өченче хатын алырга телисең икән, әлеге килешүне казый карарга, хатыннарның, балаларның хокуклары якланамы икәнлеген тикшерергә тиеш.
Чынлап та, талак дип әйтсә нишләрсең? Сер түгел, андыйлар күп: талак әйтә дә китә. Әнә шигыйларда вакытлы никах бар диләр. Әмма анда да күпләр моңа каршы, чөнки ул шәригатькә каршы килә. Әйтик, хатынны шунда ук аерырга ярамый. Бәлкем ул йөкледер. Әгәр йөкле икән, ире талак дип әйтсә дә, бу хәл бераз вакыттан соң гына үз көченә керә. Атасы үз баласы икәнлеген танырга тиеш. Вакытлы никахлар, гомумән, безнең өчен сәер бер нәрсә.
Дөрес, беренче хатын, миңа белдермичә яки башкага өйләнмисең, дигән шарт куймаса, бүтәнгә өйләнергә мөмкин дигән сүз бар. Әмма әйтмичә өйләнсәң, барыбер икенче гаилә янына барырга, балаларны кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә яшереп йөрү мәгънәсез, барыбер билгеле булачак. Ике гаилә арасында йөргән атага балаларының мөнәсәбәте нинди була – зур проблема бу. Хатынга, балаларга психологик тетрәнү китерә торган бер күренеш дип тә әйтергә була моны. Гомумән, ике хатын белән торуны дөньяви җәмгыятьтә бик авыр хәл дип саныйм мин. Согудиядән килгән шәехләрнең дә, ике хатын белән торуы бик кыен, дип әйткәне бар. Мөселман илләрендә яшәсәләр дә, хәзер хатын-кызларның психологиясе бик нык үзгәрде. Билгеле, феминизм хәрәкәтенең дә тәэсире бардыр. Дөньяда хатын-кызларның ирләр белән бертигез хокуклы булабыз дип җан атып йөрүләре дә яхшы билгеле.
Татарларда ике хатын белән тору элек тә бик сирәк булган. Ике хатын тоту өчен кешенең матди ягы да ныклы булуы мөһим. Әйтик, ике хатын алсаң, аларның тәһарәт алу урыннары аерым булырга тиеш. Шәһәр шартларында аерым фатир дигән сүз бу. Татар хатын-кызлары болай да мөселман дөньясында шактый мөстәкыйльлеге, үзсүзле булуы белән аерылып торган. Шуңа күрә бүген дә күпхатынлылык күренеше киң таралыр дип уйламыйм. Әмма проблема барлыгын күрмичә, танымыйча булмый.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|