поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.04.2009 Мәдәният

САНДУГАЧЛАРЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ, ЯКИ “ТАТАР МОҢЫ” ГАЛА-КОНЦЕРТЫННАН ИСТӘ КАЛГАННАР

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында 5 ай дәвам иткән “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының җиңүчесе билгеле булды. Аны 14 шәһәрдән җыелган 2000 катнашучы арасынан сайлап алганнар. Ул исемгә Ирек Фатыйхов лаек булды. Баштан башлыйк…

 

Татар моңы дигәч, күңелдә нинди җыр яңгырый?! Күпләрдә Илһам Шакиров башкаруында “Сандугач”тыр, мөгаен. Әлеге җырның язылу тарихы болайрак булган. Гөлшат Зәйнәшева шигырь текстын иҗат иткәч, көй язар өчен аны ахирәте Сара Садыйковага тәкъдим итә. Бу шигырь очраклы рәвештә генә Рөстәм Яхинга да эләгә. Ул аңа тиз арада көй яза.  Ә Сара Садыйкова очрашкан саен Гөлшат Зәйнәшевага “Сандугач” өчен үпкәсен белдергән, чөнки ул да бу шигырьгә үз көен язарга теләгән. Александр Ключаров бу җырны ишеткәч: “Бу гади “Сандугач” түгел. Бу “Сандугач” үлемсез!”, - ди. Ул хаклы була. Моңарчы Илһам Шакиров башкарган җырны гала-концертта Башкортстаннан Фидан Бикмурзин җырлады. Шуны да әйтик, Ф.Бикмурзин өченче дәрәҗә дипломга ия булды. Тамашачы канәгать калды, бугай. Башкаручы ошадымы, “Сандугач”мы әйтүе авыррак. Хәер, аларны аерып карарга да кирәкмидер.

 

Киевта үткән сайлап алу вакытында катнашучылар арасында татарча җырлаучы  12 солдат егетеннән торган төркем дә була. Хикмәт аларның солдат булуында түгел. Ә бу төркемдәге егетләрнең нибары берсе генә татар. Һәм шул егет калганнарны татарча биергә, җырларга өйрәткән! Алар Зөфәр Хәйретдинов репетуарынан “Мин бәхетле бары синең яныңда” дип  җырлады. Жюри составында булган Зөфәр Хәйретдиновның егетләр җырлап бетергәнче йөзендә канәгать елмаю булды. Янында утырган Салават Фәтхетдинов та “син дә шулай җырлап карамыйсыңмы?” дигәндәй көлеп Зөфәргә төрткәләп утырды. Бу төркемнең солист егете Илдар кебек һәр кеше 12 кешене татарча җырларга өйрәтсә, бөтен дөньясы татарча җырлар иде, мөгаен.

 

Рәшит Ваһапов исемен ишеткәч, җырга-моңга гашыйк дәү әнием искә төшә. Моңлы тавышына сокланып авылдашлары аны “сандугач Гайшә” дип йөрткән. Дәү әни үзләренең Рәшит Ваһапов башкаруындагы “Урман” җырын аеруча яратуларын сөйли иде. Ул чакта “Урман” Рәшит Ваһаповның визит карточкасына әйләнгән. Икенче төрле ул җырны “Урманчылар” җыры дип тә йөрткәннәр. Чөнки шактый халык Себергә урман кисәргә җибәрелгән. Ә бу хезмәт шактый авырлардан. Үз язмышы белән якын булгангадыр, халык бу җырны үз иткән, бу исә Рәшит Ваһаповны ул вакытның бик популяр җырчысына әйләндергән, халык күңелендә үз урынын табарга булышкан. Конкурста шул җырны башкару бәхете Әтнәдән Айзат Вәлиевкә эләкте.

 

Мәскәүдә үткән сайлап алу конкурсында Костромадан килгән конкурсант егет, татарча җырлап, халык уен коралларында өздереп уйнавы белән шаккатырган. Татарча аралаша башлагач, мин татар түгел бит, мин черногорец дип әйтеп салган егет. Коцертта Милош Левчинский  Рөстәм Вәлив эшкәртүендә менә дигән итеп “Авыл көе”н башкарды.

 

Алып баручылар конкурсантларны игълан иткәндә кайбер җырлар белән бәйле хәтирәләрне сөйләделәр. “Рамай” җыры белән бәйлесе аеруча истә калган. Ул фаҗигале мәхәббәт тарихы белән бәйле. Кыз сугыштан сөйгәнен көтә. Ә  егет аннан шәфкать туташына өйләнеп кайта. Кыз моны күтәрә алмый үлеп китә. Шушы вакыйганы искә алганда “Рамай”ны җырлыйлар. Шул рәвешле җыр халык күңеленә үтеп керә.

 

Беренче дәрәҗә конкурсантлар арасында Алинә Прокофьева да бар иде. Ул гала-концертта «Болын» җырын башкарды. Сәхнәдән сары күлмәктә “чууут”, “чууут” дип өздергән кыз үзе дә сары сандугачны хәтерләтте.

 

Гала-концертның икенче өлешендә кунаклар үз чыгышларын тәкъдим итте. Америкадан Эдуард һәм тормыш иптәше Оксана Әхмәтшиннар чыгышы үзенчәлекле иде. Эдуард саксофонда үзе иҗат иткән “Әни” композициясен башкарды. Тормыш иптәше ул уйнаганга биеде. Чыгыш искитмәле булды.

 

Алсу да кабат Казанга кайтты. Бөгелмәдән якташлары аңа хәйрия эшчәнлеге өчен Һади Атласи исемендәге орденны бүләк итте. Алсу “Кышкы романс”, “Шәл бәйләде” һәм “Сандугач” җырын башкарды. Соңгы җырны башкарганда янымдагы кыз рус телендә “гафу итегез, сандугач дип еш җырладылар,  ул кошмы?” дип сорады. Еш кына татар җырында сандугач дигәндә, кечкенә генә кошчык түгел, ә ярату, сагыну хисләрен кичерүче образ күзалдына килүен аңлатырга тырыштым. Катнаш гаиләдә тәрбияләнгән яңа танышым, татарча белмәсә дә, татарча җырлар тыңлый икән. Димәк, сәнгать аша үз телеңә, үткәнеңә игътибар, кызыксыну тудырырга мөмкин.

 

Гала-концерт ахырырында Мәдәниять министры Зилә Вәлиева җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. “Татар моңы”ның киләчәге булыр дип ышандырды.

 


Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 05.04.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»