|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2014 Җәмгыять
Әхлак (Өзек)
Хөсет [көнчелек] Адәмнәрнең кулында булган мал вә нигъмәткә яки дәрәҗә вә мәртәбәгә көнчелек итеп, ул мәртәбәнең аңарда булуын күпсенү – хөсет вә көнчелектер. Бу исә шәригать буенча бик гөнаһлы вә гакыл буенча бик бозык күрелгән вә яман холыклардандыр.
Бәндәләргә дәүләт вә нигъмәт Аллаһы Тәгаләнең бүлеп (тәкъсим итеп) бирүе илә хасил буладыр. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре үз нигъмәтләрен үз колларының теләсә кайсына теләсә ничек итеп бирер, анда һичкемнең эше юктыр. Шулай булгач, берәүгә Аллаһы Тәгалә биргән дәүләткә көнчелек итү, Аллаһы Тәгаләнең тәкъсименә (бүлеп бирүенә) риза булмау – Аллага каршылык итүдер. Бу исә бик кабих вә бик зур гөнаһлы яман сыйфаттыр.
Кайбер кешеләр берәүнең бай булуына яки дәрәҗә вә мәртәбәсе югары булуына, хәтта аның галим булуына да көнчелек итеп, ул дәрәҗәнең аңардан китүен теләрләр. Болар исә бик олуг чиргә дучар булган авыру кешеләрдер. Бу шундый авырудыр, моңардан дару табылмас. Теге кеше үлми яки аңардан ул дәүләт китми торып, сәламәтләнә алмас.
Балалар, сез моннан бик сакланыгыз, көнчелек илә һич файда итә алмассыз, сез көнләгән илә Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәте дә бетмәс, кимемәс, бәлки ул кешенең янә ахирәттә мәртәбәсе артыр. Пәйгамбәребез: «Көнче кеше Аллаһның нигъмәтенә дошман булган кешедер – аннан сакланыгыз», – диде. Гакыллы кеше Тәңресенең нигъмәтенә дошман булырмы? Көнче кеше һичвакыт шат булмый, даими кайгыда булыр. Һәм көнче кеше шундый мәшәкатьтә булыр ки, ул мәшәкать өчен әҗер бирелмәс һәм ул шундый хурлыкны муенына йөкләр. Аның өчен һич яхшы сүзләр әйтмәсләр, бәлки хурларлар гына. Көнчелек – иң явыз холыклардан вә иң яман сыйфатлардандыр. Аллаһы Тәгалә явыз шайтаннардан үзенә сыгынырга кушкан җирдә көнчеләрдән дә үзенә сыгынырга кушкандыр. Ул нәрсәдән Аллаһка сыгынабаз.
Тәвазыг (Тәвазыйг)[түбәнчелек, тыйнаклык, әдәплелек]
Тыйнаклылык дип әйтүебез алчаклык* булып, үзен башкалардан түбән дәрәҗәдә күреп, кече күңелле булудыр. Һәркемгә мәртәбәсенә күрә түбәнчелек күрсәтү – пәйгамбәребез вә изгеләр, галимнәр холкыннан булып, Аллаһы Тәгалә каршында кабул булган сыйфаттыр. Кешенең югары дәрәҗә вә мәртәбәләргә ирешүенә беренче сәбәп булыр. Әмма үзебезгә һәрвакыт яхшы фикердә булып, үзебез белән башкаларны чагыштырып, нәфесебезне башкалардан артык булуын сөябез, яратабыз. Бездә кешене һәртөрле хурлау моннан киләдер. Бу исә гакылсызлык, тәкәбберлек һәм дә горурлык галәмәтедер.
Кешене хурлау – ул кеше үзебездән өстен, зур булсын, ким вә кечкенә булсын яки үзебез илә бердәй булсын – һич дөрес түгел. Чөнки бу хурлау кеби начар сыйфатны үзебез илә бер булган тиңдәшләргә дөрес күрмәк гакылсызлыктыр. Шуның өчен тыйнак, тәрбияле, инсаниятле булып, һәркем илә күркәмлек белән эш күрмәк – иң тиешле бер гамәл булып, дөнья вә ахирәт сәгадәтенә ирешергә сәбәптер. #daddy casino рабочее зеркало 2023 #daddy casino онлайн #daddy casino зеркало #daddy casino играть на деньги #daddy casino официальный сайт бонус #daddy casino регистрация #daddy casino рабочее зеркало #daddy casino официальное зеркало #daddy casino бездепозитный бонус #daddy casino бонусы #daddy casino официальный сайт #daddy casino промокод daddy casino - официальный сайт и зеркало #daddy casino фриспины #daddy casino вход #daddy casino играть онлайн #daddy casino зеркало 2023 #daddy casino онлайн #daddy casino бонус #daddy казино онлайн #daddy casino рабочее зеркало на сегодня #daddycasino #уникальный #daddy casino игровые автоматы
Әмма кешенең тышкы кыяфәтенә карап хөкем итмәкнең соңы – үкенмәктер. Чөнки күп вакытлар адәм, күргән кешесенең кигән киеменә карап, әдәплелек күрсәтеп хөрмәт итәр яки хурлар. Зиннәтле, яхшы киемнәр эчендә гакылсыз, инсаниятсез бер адәм булмасмы? Яхшы холыклылык, кәмаләт гадәте простой киемнәр илә уратылган булмасмы? Гакыллы адәмне киеменнән түгел, эш вә хәрәкәтеннән танырлар. Шуның өчен, һәркемгә йомшаклык, түбәнчелек илә эш итмәктә бер зарар булмаган кеби, мең төрле файда булыр.
Әмма үз-үзен зур күреп, тәкәбберлек иткән кешенең, әлбәттә, хурлык, рисвайлыкка төшмәке шиксездер. Кыскасы, инсанга үзеннән өстен вә ким, түбән булганнарның барчасына тыйнаклык вә түбәнчелек илә үзен алардан ким тотып, түбән дәрәҗәдә дип белмәк кирәктер. «Адәмнең үз кимчелеген белмәктән артык гыйлем вә мәгърифәт булмас», – дигән мәкальне хәтердән чыгармаска кирәк.
Тәкәбберлек – олугланмак
Адәм баласының үзен олуг күреп, башка кешене түбән вә ким дәрәҗәдә күрүе – тәкәбберлектер. Бу исә бик яман вә чирканыч сыйфаттыр. Каты күңелле, усал кешеләрнең әх-лакыннандыр. Мөселман кешегә тәкәбберләнү бөтенләй дөрес булмас. Пәйгамбәребез: «Берәүнең күңелендә тузан кадәр генә тәкәбберлек булса да, оҗмахка кермәс», – димештер. Адәм никадәр олугланса да күккә җитә алмас, олуглану – шайтан фигыледер.
Тәкәббер кеше адәмнәр арасында кадерсез булыр, көлке вә мәсхәрәлеккә калыр. Ул күңелен күтәргән саен аны Аллаһы Тәгалә түбән төшерер. Аллаһы Тәгалә түбән төшерсә, бәндәләр арасында кадере вә хөрмәте калмас, хурлык вә түбән дәрәҗәгә төшәр.
Пәйгамбәрләрнең, олуг галимнәрнең һич үзләрен зур күрми, бик түбән дәрәҗәдәге кешеләр илә тиңсенүен сөйләрләр, алар белән мәҗлестәш булырлар. Вә бик вак нәрсәләрне дә үзләре эшлиләр иде. Әмма моңа карап алар ким дәрәҗәдә булмадылар. Бәлки кечекләнгән саен, Аллаһы Тәгалә югары күтәрде. Алар кыямәткә кадәр олуг исем илә зикер ителәләр. Балалар, сез дә тәкәбберлектән бик саклана күрегез.
Гайбәт
Бер мөселманга кардәшенең ярамый торган эшен кешегә сөйләү – гайбәттер. Гайбәт дигән нәрсә – шәригатебездә бик зур гөнаһлы хәрәм вә кабих фигыльләрдәндер. Пәйгамбәребез гайбәт сөйләүчеләрне адәм ите ашаучылар, димештер. Гакылы бар кеше, әлбәттә, үз карендәше булган адәмнең итен ашауны мәкруһ күреп, аннан сакланыр.
Гайбәт сөйләүченең ахирәттә хәле бик мөшкел булган кеби, дөньяда да адәмнәр арасында иң кадерсез, иң ышанычсыз яман кешеләрдән саналыр. Берәүнең хәтере өчен икенче берәүдәге юк гаепләрне бар итеп сөйләр, соңра бу сүзләр ул кешегә ишетелсә, йөзе кызарыр, оятлы булыр. Шулай итеп, халык арасында ышанычсыз булып калыр. Халык аңардан сакланыр, аның алдында сүз дә сөйләмәс.
Гайбәт сөйләп йөрүченең һичбер сүзенә ышанырга ярамас, чөнки ул ышанычлы яхшы кешеләрдән булса, үз карендәшенең гаебен сөйләп, яман атын сатып йөрмәс. Бәлки карендәшендә яман сыйфатлар булса, аны кешегә белдертмәскә, халык алдында аны оятлы итмәскә тырышып, ул гаепле эшне карендәшенең үзенә генә әйтеп, гүзәл нәсыйхәт илә аннан тыярга тырышыр иде. Берәүнең гаебен сөйләү – ул кешенең гаурәтен ачудыр. Яхшы кеше кайчан кешенең гаурәтен ачсын? Әлбәттә, ачмас. Сез, балалар, мондый яман холыклы булудан бик саклана күрегез! Гайбәт сөйләүченең авызы сасы, күңеле кара, йөзе нурсыз, сүзе ышанычсыз, үзе кадерсез булыр.
*Алчаклык – акык йөзлелек, кече күңеллелек.
1911 ел
Текстны басмага Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН әзерләде
К.БИККОЛЫЙ, Г.ГОСМАНИ |
Иң күп укылган
|