поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.11.2014 Язмыш

Үги кыз

Әлфиянең әнисе бүген никтер йоклый да йоклый. Бүлмәнең уртасындагы караватка сузылып яткан да, үзенә «әни, тор инде!» дип сарылган кызына да, тирә-ягында тезелешеп утырган апа-әбиләргә дә игътибар бирмичә, күзләрен йомып ята да ята. Үпкәләде аңа Әлфия. Әнисе янына менеп ятарга рөхсәт итмәгән нәнәсенә дә үпкәләде.

Бүген ул нәнәсендә йоклады. Соңгы арада нәнәсе аны: «Әниең чирли. Аңа тынычлык кирәк!» – дип гел үзендә тота. Әлфиянең өйгә, әнисе, әтисе янына кайтасы килә. Әнисе бик тә ягымлы аның. Әтисе кайчак орышканда, әнисенең кочагына килеп сыенуы була, ул дүрт яшьлек кызын: «Ай, минем зур кызым елый! Зур кызлар еламый бит ул!» – дип чәчләреннән сыйпый-сыйпый юата. Ярата ул Әлфияне. Ни кыланса да, ачуланмый. Элегрәк Әлфия белән куыш, качышлы уйный иде. Соңгы арада гына уйнамый башлады. Берара югалып та торды. 

– Әни кайда?» – дип елаган кызына әтисе:
 
– Чирли әниең. Хастаханәдә. Еласаң, кайтмый, –дигәч, шып туктады Әлфия. Менә әнине алып та кайттылар. Тик аны йокыдан уятучы гына юк. Әти дә әнисенең аяк очына утырган да аннан күзен дә алмый карап утыра. Нәнәсе Әлфияне җитәкләп әнисе янына китерде дә:
 
– Балакаем, саубуллаш инде әниең белән, – дип, күзләрен яулык очы белән каплады. Нигә Әлфия саубуллашырга тиеш әнисе белән? Ул аңламады. Ничек инде йоклап яткан әни белән саубуллашып була? Кызый белә: йоклаган кешеләр сөйләшмиләр бит алар. Әлфия әнисенең ябык күзләренә карап:
 
– Әни, тор инде. Әнә бездә күпме кунаклар! – дип кулыннан тарткалый башлаган иде, нәнәсе иреннәрен турсайткан кызчыкны тагын үз өенә алып чыгып китте.
 
Шул көннән башлап Әлфия нәнәсендә яши башлады. Үз өйләренә нәнәсе белән еш кына җитәкләшеп кереп чыксалар да, анда әнисе дә юк, әтисе дә әллә нинди күңелсез. Кызына бер сүз дә дәшми. Әлфия инде «Әни кайда?» – дигән соравы белән нәнәсен дә йөдәтеп бетерде булса кирәк. Шулай соравы була, нәнәсе кулын бит турысына күтәреп, кызчык белмәгән ниндидер телдә укына башлый. Нигә әни шулай озак кайтмый? Әлфия аны шундый көтә! Тәрәзә яныннан китми көтә. Кайтсын гына иде әнисе! Әлфия аның һәр сүзен тыңлар иде! Киемнәрен дә үзе кияр иде! Уенчыкларын да үзе җыяр иде. Песине дә койрыгыннан сөйрәмәс иде бүтән. Мунчада да үзе юыныр иде. Кайт инде, әнием, тизрәк! Менә мин сиңа нинди бүләк әзерләдем: төсле каләмнәрдән дәфтәр битенә берсеннән-берсе матур чәчәкләр төшердем! Син яратканча, әнием! Кайт кына тизрәк! Тик кызчык күпме генә көтсә дә, кайтмады шул әнисе... Бик тә ерак киткән иде шул ул...
 
Әлфиягә биш яшь тулганда, аны әтисе кереп алды.
 
– Әйдә, кызым, кайтабыз. Сиңа әни алып кайттым! – диде ул, оныгының әйберләрен җыеп йөргән карчыкка карамыйча гына. Әни кайткан?! Кайда булган ул шулай озак? Әнекәем кайткан! Әлфия үзенең шундый зур шатлыгын бүлешмәгән нәнәсен аңламаса да, сөенеченнән нәни колынчыктай сикергәләргә тотынды:
 
– Әни кайткан! Лә-лә-лә... Әни кайткан! Лә-лә-лә...
 
 Әтисеннән дә алда чыгып йөгергән Әлфияне нәнәсе догаларын укып озатып калды... «Әни кайткан! Әни кайткан! Лә-лә-лә...». Шул ике сүзне җырга салып өлгергән кызый атылып өйләренә керде. Бусагадан керү белән, баскан урынында катып калды. Әнисе урынында кара чәчләре өстеннән чәчкәле яулык бәйләгән, тулы гына гәүдәле ят апа утыра. Артыннан кергән әтисеннән Әлфия:
 
– Әти, кая минем әнием? – дип гаҗизләнеп сорады. Аңа әле һаман, бу кунак апага ияреп, әнисе кунактан кайтыр сыман тоела иде. Әтисе аны ят апа каршына җитәкләп китерде дә:
 
– Кызым, менә шушы апа әниең була. Күреш, – диде.
 
– Бәй, нинди матур булып үскән бу кыз! – дип башыннан сыйпаган ят апага Әлфия мөлдерәмә тулы яшьле күзләрен төбәп карап торды да:
 
– Син минем әнием түгел! – дип үкси-үкси мич артына кереп качты. Әтисе белән ят апа үз эшләре белән мәшгуль булды, кызны юатучы булмады.
 
Шулай биш яшьлек кызчык үги әнисе һәм әтисе белән яши башлады. Ялгызлык үзәгенә үткән Нәзимә беренче көннән үк дилбегәне үз кулына алды. Башка җирдә эшләмәсә дә, өйне чиста-таза тотты. Бакчада гөрләп яшелчәләр, бәрәңге үсте. Абзар тутырып мал-туар тоттылар. Башта тыңлашмыйча карышып маташкан Әлфияне беренче ярдәмчесенә тиз әйләндерде үги әнисе. Үзеннән дә зур чиләкләр тотып, су ташыды кызый. Чүп утады. Үсә төшкәч, таңнан торып, сыер сауды. Кечкенә куллары белән кер тактасында дөбердәтеп кер юды. Үзенең бәләкәй генә йомшак җирендә үги әнисенең саллы кулларының тәмен еш татыган Әлфия күз яшьләрен йотарга да өйрәнде. Әтисендә яклау тапмады. Яңа хатынының үги кызына карата каты кыйланганын, җәберсеткәнен күрмәде дә Рәлиф. Бәлки күрергә теләмәгәндер. Нәзимә кызын кеше күрмәгәндә «тәрбияли» белде. Кеше алдында «Әлфиям! Кызым!» дип өзелеп торган үги кызын Нәзимә үзләре генә калганда акыртты да җикертте. Авыл халкы да берни белмәде, ишетмәде. Кеше алдында әйбәт күренә белгән «яхшы хатынның» өйдә ни кыйланганын берсе дә күрмәде. Әлфиянең барып сыенырга дөньяда бер кешесе – нәнәсе калды. Анда да теләгән чагыңда гына чыгып китеп булмый, Нәзимә рөхсәт итсә генә барасың. Нәнәсендә күз яшьләрен тыярга да кирәкми. Алар үзләреннән-үзләре тәгәриләр... Үги әнисеннән күргән кыерсытуларга түзмәгән кызый башта ачыла иде нәнәсенә. Оныгы өчен үзәге өзелгән нәнәсе Нәзимә белән Рәлифкә барып:
 
– Нигә кагасыз шул ятим баланы? Алладан курыкмыйсызмы? – дип якларга тырышканнан соң, үги әнисе Әлфияне караңгы базга салды.
 
– Кара син аны! Мин аны карыйм, үстерәм! Ә ул минем турыда зарланып, әләкләшеп йөри! Үләксә! – дип өстә дөбер-шатыр котырып йөргән Нәзимәне ишетмәс өчен колакларын тотып, көне буе тычканлы, караңгы, салкын базда утырды кыз. Нәзимәнең шул «тәрбияви чарасыннан» соң тотлыга башлаган Әлфия нәнәсенә дә ачылмас булды. Эчен бушатмаса да, болай да рәхәт аңа нәнәсендә. Карчыкның кайчандыр мәрхүмә кызы чиккән сөлгеләр эленгән, чигүле мендәрләр купыраеп утырган бәләкәй генә йортында шундый тыныч Әлфиягә. Әнисе күз нурлары түккән шул мендәрләргә Әлфия бите белән сыена да, үзен чынлап та аңа сыенгандай тоя. Әнисенең куллары тигән күз явын алырлык чәчәкләрне бармаклары белән сыйпый Әлфия. Инде ул аның кире кайтмаслыгын да белә. Аңлатты инде аңа нәнәсе. «Менә шул доганы укысаң, әниең ишетер», – дигәч, Әлфия көне-төне үзалдына кабатлый: «Әгүзе билләһи...»
 
Әлфиягә җиде яшь тулганда, әтисе белән үги әнисе бер елак малай алып кайттылар. Бәләкәй Әнәс чынлап та бик елак булып чыкты. Бала караучыга әйләнгән Әлфиягә малайның һәр яшь тамчысы өчен эләгә башлады. «Нигә карамыйсың баланы?!» – дип, моңа хәтле кулында бала тотмаган Нәзимә бөтен бәлане бәләкәй кыздан күрде. Әнәс чирләп китсә дә, кыз гаепле. Йокламаса да. Ашамаса да. Башта күңеле яткан энекәшен дә Әлфия яратмас булды. Әнәс үсә барган саен, аңа энекәше белән үзенең аермасын ачыграк күрсәтә башладылар. Малай алып кайту хыялы чынга ашкан Рәлиф улын кулыннан төшермәде. Кызын күрсә күрде, күрмәсә юк. Әлфияне бик нәнәсенә дә җибәрми башладылар. Мәктәпкә укырга кергәндә бәләкәй кыз үз эченә ябылган, кыргыйланган иде инде. Җитмәсә, тотлыга да. Усал малайларның «телсез!» дип ирештергәннәренә түзә алмыйча, үзен яклап, сугышып киткән чаклары да булды. Шулай да, үзеннән соралган һәр нәрсә өчен җаваплылык тоерга өйрәнгән Әлфия яхшы укыды. Мәктәптә аңа тыныч, рәхәт иде. Укытучылар орышсалар да, хаклы орышалар. Үги әнисе кебек акыручы-җикерүче юк. Кул күтәрүче юк. Тыңлаша белмәгән, иркә Әнәстән дә ял итә мәктәптә Әлфия. Башка балалар җәйге каникулда мәктәпне искә дә алмаганда Әлфия тизрәк уку башланыр вакытны көтте.
 
Йорт эшләреннән бик бушамаса да, Әлфия нәнәсен ташламады. Әнә ничек картаеп бара нәнәсе. Суга да чак-чак чыга. Үги әнисе ничек кенә орышмасын, ике арада өлгерергә тырыша Әлфия. Нәзимә уянганчы нәнәсенә йөгереп барып, таңнан су, утын кертә. Керен юып бирә. Ашарына хәстәрли. Яшәсен генә нәнәсе! Тик елдан елга бирешә бара шул карчык. Моңа хәтле ике ятим йөрәк бер-берсенә сыендылар. Кызын югалту кайгысыннан айнымаса да, карчык оныгына терәк булырга тырышты. Кулыннан килгәнчә үги ана золымыннан якларга тырышты. Тик җиргә беркем дә мәңгегә килми шул. Беркөн карчык үсеп беткән оныгының кулында тыныч кына бәхилләште дә җан бирде.
 
Мәктәпне яхшы гына бетерсә дә, әтисе белән үги әнисе Әлфияне укытып маташмадылар. Үстердек, үз көнен үзе күрсен, дип, кесәсенә утыз сум акча салып, шәһәргә чыгарып җибәрделәр. Авыр эшкә өйрәнеп үскән кыз заводка эшкә урнашты. Тулай торакта яши башлады. Карап торырлык чибәрлеге булмаса да, акыллы, итагатьле кыз егетләр игътибарыннан читтә калмады. Бер заводта эшләп йөргән төпле акыллы, тыныч холыклы Инсаф белән әзрәк очрашып йөрделәр дә туйсыз-нисез кавышып та куйдылар. Балачагында күрсәткән барлык хаксыз бәхетсезлеге өчен Әлфиягә язмышы бәхетне өеп бирде. Ире Инсаф яраткан хатынын күтәреп кенә йөртмәде. Кызлары Гүзәл тугач, әти-әнинең шатлыктан башлары күккә тиде. Яши-яши фатирлы, машиналы булдылар. Боздай каткан бәгыре әкренләп эреде Әлфиянең. Күңел яралары төзәлә башлады. Бәхетемә күз тидерермен, дип, тыштан күрсәтмичә, эчтән генә сөенде ул. Ходайның рәхмәте, әллә ничек, тотлыкканы да бетте. Нәнәсенең аның өчен кылган догалары юкка китмәде. Ана назын күрми үскән Әлфия иренең әнисен үз анасыдай җылы кабул итте. Башта аның янына атна аралаш диярлек кайтып йөрсәләр, картайгач үзләре янына алып, соңгы көненә хәтле тәрбияләп карадылар.
 
Туып-үскән авылына, башка кайтмам, дип киткән Әлфиягә кайтырга туры килде. Әтисен соңгы юлга озатырга... Кадерсез балачагы өчен әтисенә бәгыре катса да, Әлфия аның салкын кулларыннан тотып, бәхиллек сорады. Тиешлечә хәерен бирде, догасын укытты. Җаның тыныч китсен, әти, бакый йортыңа... Дөньядагы дөньялыкта калсын. Ничек кенә булса да, син миңа гомер биргән, булдыра алгганча үстергән, кулыңнан килгәнчә тәрбияләгән ата кешем. Мин сиңа хәким түгел, әти. Ходай кичерсен хаталарыбызны. Картайган, бөрешкән, элекке зәһәрлеге киткән Нәзимәгә дә ул кызганудан башка берни дә тоймады. Эчеп-исерүдән башы чыкмаган улы белән яшәгән карчыкка җиңел түгел хәзер. Кайчандыр ятим бала күзендәге яшьләр, кипмәслек булып, үз күзләренә күчкәннәр. Битендә дә кара көйгән эзләр бар. Артык иркәләп үстерделәр шул әтисе белән әнисе Әнәсне. Апасының энесенә әйткән үгет сүзләрен ишетмәде дә кебек исерек Әнәс.
 
Кичерде аларның барысын да Әлфия. Башкача мөмкин түгел иде. Йөрәген басып торган, дөньяның рәхәтлеген, матурлыгын күрергә ирек бирмәгән рәнҗү ташын гомере буена йөртүе аңа да җиңел түгел. Алып ташлады ул ташны Әлфия күңеленнән...

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»