поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.11.2014 Җәмгыять

Үсмерләр туган көннәренә татуировка ясата - әти-әниләргә нишләргә?

Татуировка – махсус машинага беркетелгән энә ярдәмендә төрле төстәге пигментларны тире астына кертеп, тәнгә бизәк төшерү. Хәзер үсмерләр арасында туган көненә бүләк урынына тәненә татуировка ясарга рөхсәт сораучылар да очрый икән. Нигә әти-әниләр моңа шулай каршы? Бар да шулай ук куркынычмы?

“Эшсезлектән ясаттым”

Армиядә вакытта беләгенә “Нет в жизни счастья” дип язып кайткан бабаем бу язуы турында искә төшергәннәрен яратмый. Дин кешесе буларак та, биш бала, дистәләп онык һәм оныкчыкларның дәү әтисе буларак та үкенә ул. Чөнки католик чиркәү тәнне бизәкләүгә каршы килмәсә, ислам динендә бу гамәл катгый рәвештә тыела.

Казанда яшәүче Сергей Федоров беренче татуировкасын 15-17 яшьләрдә иректән мәхрүм ителгән елларда төшерә. Җилкәдән күкрәккә, сул кулга хәтле сузылган аждаһа, уң кулның беләгендә – пәрәвездә утыручы алагаем зур үрмәкүч, аякта – диңгездә давылга эләккән кораб... “Кем нинди сәбәп белән ясыйдыр, мин эшсезлектән ясаттым. Берсен төшергәч, икенчесен дә ясатасы килү теләге туа. Үкенәчәксең, диючеләр булса да, яшь вакытта кеше сүзе колакка керми. Хәзер үзем әти булгач, үкенәм менә... Җәй көне автобуста кыска җиңле футболкадан йөрергә кыенсынам. Ярый, җәмгыятьтә татуировкалы кешеләрне төрмә белән генә бәйләп карау бетте, – ди ул. – Тәннәрен бизәкләгән кызларны да аңламыйм. Кечерәк кенә рәсем булса бер хәл, зур һәм төсле рәсем ясаучылары еш очрый. Татуировкалы әни һәм әби булгач, үзләрен ничек хис итәрләр икән дип уйлыйм”. Җилкәдәге аждаһа рәсеме ясалып бетмәгән икән әле, аны төгәлләргә теләге юк Сергейның. Тәнендәге рәсемнәрне бик бетерер иде, тик бик кыйбатка төшәчәк икән.

Үз балаларының да татуировка ясатуын теләми ул. “Үземнең дә тәнем бизәкле булгач, аларга ярамый дип әйтүе кыен булачак, әлбәттә. Тик барыбер ясатмаска киңәш итәчәкмен”.

“Күбрәк кызлар мавыга”


Тату-салонда тәнгә рәсемнәр төшерүче Айрат Сөләйманов фикеренчә, чын тату ясаучы ул рәссам, сәнгать әсәре, матурлык тудыручы. 15 елдан артык кешеләрне “бизәү” белән шөгыльләнсә дә, үзенең тәнендә бер рәсем дә юк аның. “Татуировка ясарга килүчеләрнең яше 19-60 тирәсендә тирбәлә. 18 яшькә кадәрге үсмерләргә ясамыйбыз, бу татуировка ясаучылар арасында язылмаган закон, табу. Аларның фикерләре тотрыклы түгел бит әле, шуңа күрә тәннәрен бозасы килми. Үсмерләр сирәк килә, анда да әти-әниләре белән генә. Ә иң өлкән клиентыма 64 яшь. Россиядәге иң беренче десантчы иде ул. Яшьлектә ясаткан татуировкасына төзәтмә керттек”, – ди Айрат. Тату белән хәзер кызлар күбрәк мавыга башлаган. Өстәвенә, кечкенә генә рәсем түгел, ә күләмлене ясатырга телиләр. Икесе өчен дә уртак мәгънәгә ия, яисә берүк төрле рәсем төшерергә теләгән бер-берсен яратучы парлар да еш килә икән. Андыйларны тату остасы кире үгетли. “Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм – андыйлар аерылыша”, – ди ул.

Соңгы арада модага ультрафиолетлы татуировкалар кереп бара. Көн яктысында ул тәндә бөтенләй күренми, ә төнге клублардагы ультрафиолет яктысында исә янып тора. Мондый төрне аеруча клубларда ял итүче яшьләр ярата икән. Аны тәнгә кертү технологиясе шул ук, буяуларның составы белән генә аерыла.

“Бер дустымның 20 яшьлек улы тату ясатырга теләк белдерде. Әтисе бу теләген бик хуплап бетермәде. Без болай сөйләштек. “Ярар, ясыйбыз, тик әйдә уйлашыйк, иң шәп идеяне табыйк, эзләник”, – дип вакытны суздык. Бер ай эчендә егет суынды. Димәк, аның тату ясату нияте вакытлыча гына булган. Әти-әниләргә дә шулай эшләргә киңәш итәр идем. Хәзер хна белән вакытлыча гына бизәк төшерү популярлашып бара. Төрле төсләре барлыкка килде. Якынча бер атна чамасы тора. Хна белән тату ясап, фотога төшеп, кешеләр белән берәр атна аралашып карау кирәк. Балагыз үзен ничек хис итәчәк? Үзенә карата нинди мөнәсәбәт тояр?” – ди Айрат Сөләйманов.

“Татуировка – үзеңә зыян салу”

Татьяна БӘШИРОВА, психолог:


– Тәнгә бизәкләр ясауның ике төп сәбәбе бар. Беренчесе – шәхеснең үзен эзләве. Икенче сәбәп – баланың кумирына охшарга тырышуы, наданнарча мода артыннан иярүе. Татуировкалар психологлар тарафыннан хупланмый, үзеңә зыян салу күренеше, дип билгеләнә.

Үсмер татуировка турында сүз башлый яисә рөхсәтсез генә тәненә рәсем ясатып кайта икән, бу әти-әни өчен уйланырга билге инде. Балагызның кызыксынуларына, тормышына игътибарыгызны арттырыгыз. Тик һич тә катгый рәвештә тыярга ярамый. Мондый тыюлар үсмернең карарын ныгыта гына. Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе юк икән, тәненә вакытлыча гына бер бизәк төшереп карарга тәкъдим итегез. Бәлки, шул вакыт эчендә бала татуировканың чынлап та кирәк булу-булмавын аңлар.

“Туган көненә бүләккә – тату”

Светлана ПИСАРЕВА, ике бала әнисе:


– 14 яшьлек кызыбыз туган көненә бүләк урынына татуировка ясарга теләк белдерде. Фикереннән кире кайтарып булмады, ризалаштык. Салонны үзем эзләп таптым, рәсемне дә бергә сайладык. Әгәр аның теләгенә каршы төшсәк, теләсә нинди арзанлы салонга барып, үзенә зыян китерер, дип курыктым. Тәннең чекерәеп күренеп тора торган өлеше булмасын дип, җилкәсенә кечкенә генә рәсем төшерделәр. Болай матур килеп чыкты.

“Салоннар чиста булсын!”

Юлия БУТОРИНА, табиб-дерматовенеролог:

– Татуировкаларны псориаз, бронхиаль астма, шикәр диабеты, кан авырулы кешеләргә ясату катгый тыела. Хроник тире авырулары булганда, дәвамлы рәвештә дарулар эчкәндә табиб белән алдан киңәшләшү зарур. Сәламәт кешенең организмы да тире астына кертелгән пигментны ничек кабул итүен алдан белеп булмый, буяуның кайбер компонентларына аллергия күзәтелергә мөмкин.

Тату-салоннардагы чисталык һәм стерильлек сырхауханәләрдән ким булырга тиеш түгел. Энәләрнең бер тапкыр гына кулланыла торган булуы, клиент каршында ачылуы шарт. Юкса, С һәм В гепатиты, ВИЧ инфекциясе йоктыру куркынычы зур.

Хәзер кызлар арасында перманентлы макияж ясату да модага кереп бара. Бөтен процедуралар уңышлы үткәннән соң да белгеч язган киңәшләрне төгәл үтәргә кирәк. Иренен матурлаткан бер ханымның күпмедер вакыттан өске ирене буйлап сөялләр чыккан иде. Баксаң, ул яра төзәлеп бетмәгән килеш көнбагыш ашаган, шуннан инфекция эләктергән икән. Тәндәге кечкенә генә киселгән урын да – җәрәхәт. Татулы урын кояшта тизрәк кызып, пешәргә дә мөмкин.

Татуировканы бетереп була, тик һәр очракта да түгел. Заманча лазер ярдәмендә җимерелгән пигмент лимфа аша чыгарыла. Мондый очракта махсус белеме булган дерматовенерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң кечкенә (шырпы кабы зурлыгында) тату төшерү 2 мең сумнан башланса, аны кире чыгару күпкә озаграк һәм кыйбатрак процесс. Моның өчен бер елга якын вакыт китәргә мөмкин. Каракучкыл тәнле кешеләрдәге буяуны чыгару тагын да кыенрак, соңрак аксыл эз калырга мөмкин. Яшел, коңгырт төс кулланылган, Таиланд ише экзотик илләрдә ясалганнарын исә бөтенләй бетереп булмый.

Факт

Альберт Эйнштейн, Николай II, Сталинның татуировкалары булган.

Бу кызык!

“Иң татуировкалы” кеше Шотландиянең Скай утравында яши. Аның тәненең 99,9 процент өлеше леопард тиресен хәтерләтүче бизәкләрдән гыйбарәт. Аяк бармаклары арасы һәм колак эче генә бизәксез.

Чит илдә ничек?

• Шри-Ланкада Будда татуировкасы төшерелгән туристларга илгә керү тыела.
• Латин, Азия илләрендә күбәләк татуировкасы кызларның җиңел холыклы булуын аңлата.
• Америкада олысы-кечесенең тәнен бизәкләве бернинди криминаль төсмерне дә, аерым субкультурага бәйлелекне дә белдерми. Әмма анда тату ясаткан кешеләрнең 17 проценты аны бетерергә тели.
 


Ләйсән НИЗАМОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 11 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»