|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2014 Дин
Дингә басып, хәмерле табыннардан баш тарткач, туганнар белән арабыз бозылды“Дин юлына баскач, намаз укый башлагач, туганнар белән арабыз бозылды. Юбилей, туй ише мәҗлесләргә чакыргач, хәмерле табын артында утырырга теләмичә, берничә мәртәбә бармый калдым. Шуңа ачулары килде. Мондый күңелсезлеккә юлыгучылар мин генә түгелдер. Андый вакытта мөселман кешесе үзен ничек тотарга тиеш? Әлеге сорауга берәр хәзрәт җавап бирә алмасмы? Дөрестән дә, хат авторы җибәргән сорау күпләрне борчый. Дин юлыннан киткәч, гаиләдә аңлашылмаучанлык килеп чыгу очраклары шактый. Бу хакта газетабызның даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек. – Рамил хәзрәт, кайчак кешенең дин юлыннан китүен туганнары кабул итми, тузга язмаганны эшләп йөри инде диләр, мыскыл итәргә дә мөмкиннәр. Мондый очракта Ислам дине нишләргә куша? – Бүгенге җәмгыятьтә мондый хәлләр еш очрый. Ире дингә керә, намазга баса, күп кенә гөнаһлардан арына, ә хатыны аны аңламый. Яки, киресенчә, хатыны шәригать кануннары белән яши башлый, тышкы кыяфәтен, киемен үзгәртә, ә иренә бу ошамый, чөнки үзе әлеге дәрәҗәгә җитмәгән. Шул сәбәпле гаиләдә аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кемнеңдер Аллаһы Тәгаләгә күңеле ачылып китә, ә янындагы кешенең – юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә (с.г.в.), Расүл булгач, туганнары аңа каршы килгән. Иң беренчеләрдән хатыны Хәдичә, аннары якын дуслары Әбүбәкер, Гали һ.б. сәхабәләр Ислам динен кабул итә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Әгәр дә берәрегез гаиләдә алданрак иманга килсә, дингә керсә, башкаларны дингә өндәгәндә сабыр булыгыз”, – ди. Бу бер көндә генә эшләнә торган эш түгел. Монда сабырлык, йомшаклык, динебезне өйдәге башка кешеләргә аңлату нияте кирәк. Яныбыздагы кешенең хак юлдан ерак торуы – безнең өчен зур дәрес. Син аны бер, ике мәртәбә үгетләп карыйсың, тик барыбер дөрес юлга кертә алмыйсың. Ни өчен Аллаһы Тәгалә аның күңеленә нур салмый? Чөнки син үзең дә тиешле дәрәҗәгә җитмәгән әле. Намазга басмаган ирең яки хатыныңны дөрес юлга кертергә дигән ният белән яшәсәң, үз өстеңдә дә эшлисең, иманыңны да ныгытасың дигән сүз. Шәт, әлегә намаз гына укырга өйрәнгәнсеңдер. Гарәп хәрефләрен танымыйсың, Коръән укый белмисең, нәфел гамәлләрен үтәмисең, әдәп-әхлак кагыйдәләре, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында да мәгълүматың аз. Иреңне яки хатыныңны дингә керергә өндәү боларны өйрәнү, гыйлемеңне арттыру өчен стимул гына бирә.
– Сине мыскылласалар, кимсетсәләр, үзеңне ничек тотарга?
– Бу урында берничә мисал китерергә телим. Беренчедән, Фиргавенне искә төшерик. Дөньяда аның кебек явыз зат юк. Ул ирләрне, сабый балаларны үтергән, әшәкелекләр эшләгән. Шундый хәерсез затны да дингә өндәү өчен Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәрне җибәрә. Ул: “Фиргавен белән йомшак итеп сөйләшегез”, – ди. Нинди явыз затка да Аллаһы Тәгалә йомшак, күркәм итеп эндәшергә куша. Хатыныбыз, иребез, балабыз, әти-әниебез, туганыбыз Фиргавен түгел ләбаса! Шуңа да алар белән тагын да матур, йомшак, итагатьле итеп аралашырга бурычлыбыз. Без аларга шул рәвешле диннең нинди югары дәрәҗәдә икәнен күрсәтергә тиеш. Әйтик, ире 20-25 ел юньсез юлда йөри, хатыны түзеп яши, ди. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән көннәрдән бер көнне бу ир намазга баса. Әлбәттә, хатынына дини чикне үткәнче психик киеренкелектән арынырга кирәк әле. Ул: “Ирем юньсез юлга кире кереп китмәсме? Иманы ныкмы икән?” – дип хафаланачак.
Ибраһим (г.с.) кечкенәдән Аллаһы Тәгаләгә инанган. Ә әтисе мөшрик була, потлар ясап сата. Коръәни Кәримдә аларның икесенең әңгәмәсе тәкъдим ителә. Кечкенә Ибраһим: “Әтием, – дип матур итеп эндәшә. – Ярдәм дә итә, зыян да китерә алмый торган потларга табынма, шайтан юлыннан барма инде. Аллаһы Тәгалә миңа әз генә гыйлем биргән”. Әтисе: “Тукта, таш белән башыңа сугып үтергәнче өемнән чыгып кит!” – дип аны куа. Ибраһим (г.с.) ишекне ябып чыгып киткәнче: “Әти, мин китәм. Гомерем буе сиңа дога кылырмын”, – ди. Бу – иманга килгән бала белән динне аңламаган әтисе арасындагы мөнәсәбәт. Гомумән, Коръәндә, хәдисләрдә мондый мөгамәлә хакында тәфсилләп аңлатыла.
– Дингә кергән кешегә сәерсенеп карау белемсезлегебез нәтиҗәсеме, әллә шайтан котыртуымы?
– Дин күп вакыт кешенең табигатенә каршы килә. Адәм баласы дөньядагы табигый хис-тойгы белән яшәргә өйрәнгән, шуңа да динне – гайре чик, юнәлеш дип кабул итә. Аның таң атканда йоклыйсы килә. Дин исә торырга, кояш чыгарга сәгать ярым алдан намаз укырга куша. Табигый хис белән генә яшәгән кеше намазлы бәндәнең иртән ник торганын аңламый. Адәм баласы матдияткә дә бирелгән булса, рухиятнең мәгънәсен бөтенләй аңламый. Ул: “Урламыйм, хәләл ризык белән тукланам, кеше үтермим, кыйнамыйм, миңа намаз уку нәрсәгә кирәк?” – дип уйлый. Кайберәүләр исә гөнаһка бирелгән, тормышы да шуның белән бара. Аның өчен гөнаһ эшләү гадәткә кергән. Әйтик, ялганлап сату – бизнеска, зина кылу – ял итүгә, хәмер эчү – бәйрәмгә әйләнгән. Ә дин боларны тыя. Теге кеше моны белгәч: “Намазга бассам, ял да итә алмыйм, хәмер эчмәгәч, бәйрәмнәр дә бетә”, – дип уйлый. Аның өчен дөнья ишелгән кебек тоела.
Өченчедән, кешедә мин-минлек, тәкәбберлек булырга мөмкин. Ул әлеге сыйфатлары йогынтысында ниндидер бер затка, ягъни Аллаһы Тәгаләгә буйсына алмый. Бу – иң авыр халәт. Мәккә мөшрикләре дә гөнаһка чумган була. Алар 300 процент белән кредит биргән, зина кылганнар, хәмер эчкәннәр, сугышканнар, бер-берсен үтергәннәр. Бу гадәти тормыш рәвеше булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) исә боларны хәрәмгә саный һәм тыя. Адәм (г.с.) белән Иблисне мисал итеп китерик. Бөтен фәрештәләр Адәмгә сәҗдә кыла, ә Иблис басып кала, чөнки ул үзен хәерлерәк дип саный, аңа тәкәбберлеге комачаулый. Хәзер җәмгыятьтә укытучы, галим, табиблар, зыялылар арасында дөньяны үзләренчә күрүче консерваторлар күп очрый. Алар арасында яшәгән берәр зат дингә керсә, аңлашылмаучанлык чыгасын көт тә тор. Дини кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхәтен сорап, Аңа тәвәккәл кылып яшәргә тиеш. Коръәни Кәримдә: “Дингә хикмәт һәм матур вәгазь белән өндәгез. Сүзгә килсәгез дә иң матур кыяфәттә бәхәсләшегез”, – диелә.
– Хатта әйтелгәнчә, туганнар белән ара бозылса нишләргә?
– Дөрестән дә, алар сине юләр, акылсыз, сектант итеп кабул итәргә мөмкин. Әмма туганнар белән араны өзәргә ярамый. Алар тарафыннан турыдан-туры зыян килсә, яный башласалар, тормышың, сәламәтлегең куркыныч астында калса гына аралашмый башларга рөхсәт ителә. Гомумән, кеше Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дуслаша һәм аерылыша ала. Шуны онытмыйк: дин бервакытта да зыян китерми.
Энҗе БАСЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|