|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2014 Шоу-бизнес
«Татар Җыры» - матурлык фестивале (ФОТО)Яңа ел бәйрәме алдыннан тамашачылар өчен генә түгел, татар эстрадасы җырчылары өчен дә зур бәйрәм көтелә. Аларның һәркайсы өчен эксклюзив «Алтын Барс» сыны сөенечле яңа ел бүләге булачак. Кышның көтеп алынган музыкаль премиясе концерты тамашачыларны кабатланмас чыгышлар белән генә түгел, ә үзенчәлекле сәхнә киемнәре, башкаручыларның образлары белән гаҗәпләндерәчәк. Ел саен «Татар Җыры» фестивале республикабызның танылган стилистлары җавап бирә. Бу ел да искәрмә түгел: юбилей елы фестиваленең төп үзенчәлеге – образлар өстендә күмәкләшеп эшләү. Менә дигән нәтиҗәгә ирешү өчен, җырчыларның сәхнә образларын быел стилистлар, фотографлар, визажистлар һәм тантананың баш режиссеры белән бергәләп уйланылды. Матурлык турында үзенчәлекле күзаллаулы, яңа фикерләр багажы һәм һөнәри осталыкка ия талантлы кешеләрнең квартеты тудырган җырчыларның образы аларның шәхесен, мөмкинлекләрен дә ачачак.
Заманча якты сәхнә образлары тудырырга омтылып, сәхнә киеме прическа, макияж һәм җырчының чыгышы белән бергә уйланыла. Барлык күлмәк-костюмнар да үзенчәлекле, оригиналь эскиз буенча Европаның иң затлы тукымаларыннан тегелә. Җырчының стиле ике-өч ай дәвамында уйланылып тормышка ашырыла. Әлеге иҗади хезмәт яшәү рәвешенә әйләнә.
Образларны тудыру эше артистларга гына түгел, ә фестиваль концертын алып баручыларга да кагыла. Алып баручыларның үзенчәлекле стиле – фестивальнең визит карточкасы ул. Фактуралы тукымалар, затлы бизәнү әйберләре, модалы чигелеш, ачык төстәге ташлар, чәчәкләр һәм башка нәзәкатьле аксессуарлар образны аерып тора һәм баета.
Концертны алып баучыларның стильләре алышынып тору «Татар Җыры»ның төп үзенчәлекләренең берсе. Уңышлы, кабатланмас образлар концерт барышында кабат-кабат тамашачыларны шаккаттырачак әле. Берәү дә битараф калмаячак. Сайт каталог индивидуалок проститутки Иваново
Фестивальнең партнерлары: ОАО «Татнефть», ООО «Камкомбанк»ның Казандагы филиалы, Иль дэ Ботэ парфюмерия һәм косметика кибетләре челтәре, ITEC-Kazan чит илдә белем алу.
1
2
3
|
Иң күп укылган
|