|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2014 Мәдәният
Камал театры спектакле “Алтын битлек”нең лонг-битенә кертелде“Алтын битлек” Милли театраль премия-фестивале беренче мәртәбә 2013-2014 сезон спектакльләре арасыннан игътибарга лаек эшләрне аерып алып, премиянең лонг-битен игълан итте. Исемлектә премиягә тәкъдим ителгән номинантлардан кала конкурс программасына кертелмәгән, ләкин экспертлар тарафыннан яхшы бәя алган спектакльләр дә бар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының “Банкрот” спектакле дә шул исемлектә. “LONG-LIST” – инглиз теленнән “озын-бит” дип тәрҗемә ителә. Әлеге система төрле конкурс һәм премияләр практикасында киң кулланыла. Мәсәлән күп кенә драматургия фестивальләре (“Любимовка”, “Дебют”, “Яңа татар пьесасы” һ.б.) җиңүчеләрне игълан итәр алдыннан лонг-бит бастырып чыгаралар: белгечләр тарафыннан игътибарга лаек дип саналган пьесалар исемлеген. 2014 елдан башлап “Алтын битлек” фестивале дә узган сезон спектакльләренең лонг-битен бастырырга дигән карарга килде. Фестиваль шартлары буенча, конкурс программасы игълан ителгәнче агымдагы сезон спектакльләренең лонг-битен игълан итү мөмкин түгел, чөнки кайбер эшләр экспертлар советы алдыннан гына карала. “Алты битлек” Милли театраль премиясен оештыручылар сүзенә караганда, “LONG-LIST” системасын кертү Россия театрлары спектакльләре арасындагы, төрле сәбәпләр аркасында (мәсәлән, номинацияләрнең чикле булуы) фестиваль программасына кертелми калган, әмма игътибарга лаек спектакльләрне атау нисбәтеннән эшләнә.
“2013-2014 сезонның иң игътибарга лаек спектакльләре” исемлегенә быел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Г.Камал пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Банкрот” спектакле дә кертелгән.
Театрны, әлеге спектакльне тудырган иҗат төркемен ихлас күңелдән котлыйбыз.
|
Иң күп укылган
|