поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.11.2014 Тарих

Сечен районының Красный Остров авылының беренче депутаты Хәлил Сөләйманов турында

Сечен районының Красный Остров авылы күренекле шәхесләргә бай авыл. Шуларның берсе – Хәлил Сөләйман улы Сөләйманов. Ул 1905 елда туган, һәрвакыт җитәкче урыннарда эшләгән, Горький өлкәсеннән РСФСР югары Советының беренче чакыру депутаты, партиянең 18 съезды делегаты булган. Хатыны Алимә апа белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Без сезгә икенче балалары Роза Мозолина-Сөләйманованың балачагы, гаиләсе турындагы хатирәләрен тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучылар.

Сугышчан балачак

1941 елның июнендә миңа әлдә унбер яшь тә тулмаган иде. Әти фронтка киткәндә, мин кыз туганнардан олысы идем, сугыш дигән нәрсәнең нинди афәт икәнен күз алдыма китерә дә алмадым, ул әллә кая еракта, безгә кагылмас дип уйладым, ә күрәселәр алда булган икән.
 
Сеңелләрем әле нәни булганга, мин әнинең бердәнбер ярдәмчесе идем һәм ул өйдә юк чакта аларны карый, мич яга идем, сыерыбызга печәнне дә әни белән әзерли идек. Дус кызым белән утын әзерләү дә минем вазифам иде – нинди генә койма җимермәдек без аның белән. Шунысы искиткеч – бер генә дә тотылмадык.
 
Иң авыры ачлык иде. Карточка буенча көненә кеше башына бирелгән 150 грамм ипи, әлбәттә, тамак туйдырырга җитми иде, әле бит аның да күп өлеше бәрәңге, көрпәдән (отруби) тора иде. Сугыш буена бернинди тәм-том күрмәдек, төрле үлән, кыр суганы ашадык. Бервакыт әни белән кыр суганы үскән аланга тарыдык, аны күп итеп өзеп, өйгә кайтканда бездән дә бәхетле кеше юк иде, ә ул суганнан әни пешергән шулпа иң тәмле ризык булды.
 
Мәктәптә озын тәнәфесне көтеп ала идек, чөнки анда бер телем ипи белән кайнатылган су бирәләр иде. Туйганчы ипи ашау безнең иң зур хыялыбыз иде, шуңадыр да мин әле дә булса икмәкне беркайчан да ташламыйм, ашарга җитәрди генә сатып алам, калса да сохари киптереп, ашка файдаланам.
 
Берчак сугыш вакытында әни каяндыр әрем белән буталган он бераз табыштырды. Шул оннан пешергән көлчәләрне (лепешка) ашаганда, әчелекләреннән күздән яшь бәреп чыкса да, ул безнең өчен иң тәмле ризык булды. Өйдә бер телем дә ипи булмаганда, өч яшьлек Лираның ашарга сорап елаганы әле дә исемдә. Ачлыктан хәтта сыерыбыз да елый иде. Туганыбыз, 15 яшьлек Борис, безне ашата башлагач бераз хәлләребез җиңеләйде. Ул дәресләрдән соң колхоз эшенә йөрергә тотынды. Ирләр аз булганга, аны комбайнчы ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Ул һәр көн бераз ашлык, бәрәңге китерә иде. Аларны аңа яшертен генә олылар бирә булган.
 
Сугыш безне тиз олыгаерга мәҗбүр итте, балачагыбыз булмады диярлек, без бик иртә үзебезгә йөкләнгән җаваплылыкны сизә башладык. Безнең әти сугышка хәтле райкомның беренче секретаре булып эшләде, шуңа да мин анда юлны яхшы белә идем. Бервакыт анда барырга карар кылдым. Мине беркем дә туктатмады һәм туп-туры беренче секретарьнең кабинетына килеп кердем. Иптәш Бибиков (кызганычка, исемен хәтерләмим) мине бик җылы каршы алды, хәлләребезне сорашты. Мин барысын да сөйләдем һәм ул безгә ярдәм итте, әлбәттә. Мин әрсезләнеп тагы берничә тапкыр бардым аңа һәм ул бер генә дә борып җибәрмәде.
 
Ниһаять, сугыш тәмамланды. Кемдер иртән безнең тәрәзәне шакып, “Сугыш бетте!” дип кычкырды. Сикерешеп тордык, елашабыз, әмма бу шатлык яшьләре иде. Әни сандыктан кызыл ефәк күлмәген алып, өй түбәсенә элеп куйды, андый “байрак”лар һәр түбәдә диярлек җилфердәде.
 
1945 елның көзендә әти сугыштан кайтты һәм авыр булса да, бүтән, тыныч тормыш башланды. 

Әти-әни
 
Безнең әтиебез Хәлил Сөләйманов һәм әниебез Алимә икесе дә 1905 елда Красный Остров авылында туганнар. Олыгая барган саен минем аларга булган мәхәббәтем, рәхмәт хисем, алар белән горурлануым арта гына бара.
 
Алар икесе дә укуга омтылганнар. Хатын-кызның төп вазифасы – гаиләне карау дип санаган әби-бабай әнине укырга җибәрмәгән, ул качып китә булган. 17 яшендә әти Мәскәүгә китеп, тимер юлда йөк ташучы булып эшли башлый, профсоюзлар мәктәбендә курсалар уза, үзалдына укып, урта белем ала. Аннары да ул һәрвакыт укыды, бик сәләтле иде.
 
Хезмәт баскычыннан да югарыга тиз күтәрелде һәм райкомның беренче секретаре дәрәҗәсенә тикле җитте. Ун елга якын РСФСР югары советы депутаты булып торды, партиянең XVIII cъездына делегат итеп сайланды.
 
Сугыш башлангач, 1941 елның беренче июлендә үзе теләп фронтка китте һәм Берлинга хәтле җитте. Искиткеч хикәяче буларак, ул безгә сугыш турында бик күп сөйли иде. Ничек барлык вакыйгаларны, даталарны, елгалар, шәһәрләр исемнәрен исендә тота дип, исем китә иде кечкенә чакта, ә бит ул барысын да йөрәге аша уздырганга берни дә онытмаган. Сугышта чакта әни ике тапкыр похоронка алды, әмма, бәхеткә, икесе дә хата булган, әти орден-медальләр тагып, майор исеме белән кайтты. Әти дөньяда чакта аның сөйләгәннәрен яза бармавыма әле дә булса үкенәм, бер китап язарлык иде бит. Индивидуалки Барнаула - это возможность для одиночных мужчин и женщин насладиться компанией приятной и привлекательной партнерши. Они могут быть доступны в любое время суток и готовы удовлетворить любые фантазии и желания клиента. Индивидуалки Барнаула предлагают широкий выбор услуг, включая эротический массаж, оральный секс, анальный секс, BDSM и многое другое. Кроме того, они могут предоставлять свои услуги в любом месте, включая дом, офис или гостиничный номер.
 
Әтине гади халык та бик ярата иде. Ул һәр кеше белән уртак тел таба белде, һәрбересен тыңлый иде. Бик гадел, намуслы иде әтиебез.
 
Гаилә учагын җылытучы әниебез һәрвакыт ачык йөзле, энергиясе ташып торган матур ханым иде. Ул беркайчан да зарланмады, авырлыклар алдында коелып калмады. Мин аның эшсез торганын бер дә хәтерләмим, әтине дә ул укырга өнди иде һәрчак, бар эштә дә таянычы булды.
 
Без, балалар, барыбыз да яхшы укыдык, югары белем алдык. Әниебез бик зирәк кеше булганга, аңа киңәш сорап килүчеләр күп иде, аның һәр сүзе, һәр киңәше дөрес иде. Минем тормыш иптәшем үземнән олырак, тәҗрибәлерәк һәм аңа кияүгә чыкканда әнигә шул хакта әйткәч: “Берни түгел, артыннан җитәрсең”, - диде ул. Ирем белән 40 елдан артык яшәү дәверендә мин, чынлап та, аның дәрәҗәсенә ирештем.
 
Без барыбыз да матур гаиләләр кордык, әни кияүләрен яратты, алар да әнине яраттылар, ихтирам иттеләр. Бәйрәмнәрдә еш кына бергә җыелып, татар, рус җырлары башкара идек. Матур тавышлы Лирабыз башлап җибәрә, аңа көчле тавышлары белән әти һәм Борис кушылалар, аннары калганнар. Тормышта төрлесе була инде, әмма хәтердә күбесе күңелле мизгелләр генә калган, ә инде әти-әниебез белән иң якты, иң матур хатирәләр бәйле, әлбәттә.
 
Әбием
 
Минем балачак авыр сугыш елларына туры килсә дә, күп кенә матур мизгелләр дә хәтердә калган, бигрәк тә әти-әнинең кече ватаны – Красный Остров авылы күңелдә һәрчак җылы хисләр тудыра. Минем аны Яшел Остров дип атыйсым килә иде, чөнки авыл урамнары җәй буе яшел үлән белән каплана иде. Ул елларда транспорт булмагангадыр, үлән бер дә тапталмыйча, матур келәм кебек тип-тигез тора иде. Заманасына карата, күбесе өйләр матур, төзек иде, искереп, ауган-егылганнарын хәтерләмим. Ике катлы зур, матур мәктәп бинасы барысыннан да аерылып, авылны бизәп торды. Аны безнең әти беренче секретарь булып эшләгәндә төзеткән. Бу аның вазифасы белән бердәнбер тапкыр файдалану очрагы булгандыр.
 
Менә шул матур авылда безнең Мәрьям әбиебез яшәде. Халык арасында аны яратып “Мням апа” дип йөртәләр иде. Әбекәебез искиткеч ярдәмчел, киң күңелле, изге җан иясе иде, аның өеннән бер дә кеше өзелмәде, бигрәк тә сугыш елларында. Сыеныр почмагы булмаган һәрбересенә ул урын тапты, күңел җылысы бар кешегә җитте. Икмәге кайвакыт булмаса да, бәрәңгесе һәрчак бар иде һәм барысын да кундырып, ашатып-эчереп озата иде. Аның зур сандыгы бар иде, ул сандыкның ачкычын әбием һәрчак үзе белән йөртте. Без аның сандыкны ачканын түземсезлек белән көтә идек, чөнки ул безгә аннан алып “подушечка” конфетлары бирә иде. Бу балачакның иң бәхетле мизгелләре булгандыр.
 
Әбием бик чәй яратты, өстәлдә җырлап торган самавырдан куе һәм кайнар чәй эчә иде. Самавыр җырлап торсын өчен аңа күмер салып торырга кирәк иде. Мунчадан соң унар чынаяк чәйне нибары бер конфет белән эчә алуына исебез китә иде. Әбиебез бик кызыклы хикәяче буларак, безгә бик күп төрле вакыйгалар турында сөйли иде. Үзенең яшьлек еллары, күршеләре, Кырымга йөреп, мал ташыган бабаебыз турындагы хикәяләрне без телебезне йотып тыңлый идек. Ә инде әкият сөйләсә, сулыш та алмый идек. Ул безнең өчен нәкъ Арина Родионовна булды. Бигрәк тә салкын кышкы көннәрдә мич башына утырып аның сөйләгәннәрен тыңлау истә калган. Тышта буран, торбада җил улый, ә безгә әбекәй янында җылы, рәхәт... Ул шул хәтле мавыктыргыч итеп сөйли белгәнгәдер, аның күбесе хикәяләре әле дә булса исемдә.
 
Мин әбиемнең кунаклар чакыруын бик ярата идем, чөнки бу көнне аерым өстәл артында безне, балаларны бик тәмле итеп ашаталар иде. Ә кунаклар башта самавырдан чәй эчәләр, аннары итле шулпа, тары сөтләше ашыйлар иде. Бигрәк тә уртасындагы күзенә сары май салынган сөтләш тәмле була иде. Минем андый сөтләшне гомеремдә ашаганым булмады, әле дә булса тәме авызда тора кебек.
 
Әбием дини кеше иде, хәтем-догалар, намаз укыганы исемдә, шул ук вакытта ул төрле ырым-шырымнарга да ышана иде. Бервакыт көпә-көндез өй эче төнге кебек караңгыланды. Әбием кучарка алып, аны ишек-тәрәзәләр янында селкеп, догалар укырга тотынды – җен-пәриләрне куды. Кояш тотылу булгандыр инде, ә әбием: “Ходай Тәгалә шулай итеп адәмнәрне кылган гөнаһлары өчен җәзалый, гафу итсә, кояшны кайтара”, - диде.
 
Әбиебез ярты гасырдан артык инде юк, тик мин аны бер генә дә хәтеремнән чыгармыйм, ә ул сөйләгән әкият-хикәяләрне оныгыма сөйлим. Ә кайвакыт барысын да ташлап авылга, балачакка кайтасы килә... 
 
 
1
 
 
 
Ирина НИКИТИНА (СӨЛӘЙМАНОВА) язмасыннан әзерләнде.
 

Ирина НИКИТИНА (СӨЛӘЙМАНОВА)
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»