поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.11.2014 Могҗиза

Карабашта өрәкләр бармы? (ФОТО)

Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә кинәттән пәйда булган аңлата алмаслык ияләрнең сурәтләре тиз арада интернет челтәре аша таралып, бөтен Татарстанны шаулатты. Бистәдә яшәүче Айдар Садыков тау битендә пәйда булган өрәкләрне видеорегистраторга төшереп алган.

Кемнәрдер моны шаяру дип кабул итсә дә, мистик затларны күрер өчен төннәрен кизү торучылар да күп. Видеодан соң, кизү торучылар төшереп алган фотолар да йөри интернетта. Имештер, алар да күргән. «Бездән бер‑ике метр гына ераклыкта иделәр», – диючеләр дә бар.

Аяк тартмаган юл
 
Аның ише тузга язмаган хәбәрләр халыкта һәрвакыт кызыксыну уята. Шулай да әле яши генә башлаган гомеремдә бер тапкыр да шүрәле, җен‑пәри һәм албасты ишеләрне күргәнем булмагач, ышанырга ашыкмадым. Ә шулай да күңелдә шом бар. Аяк тартмый, бер сүз белән әйткәндә. Төнен әллә нинди маҗаралы төшләр күреп, саташып чыккач та бармаска микән әллә дигән уйлар да кергәли башлады... Шулай да Ходайга тапшырып, юлга чыктым.
 
Автобус китәргә әле бер сәгатьләп вакыт бар. Укый торыйм булмаса дип, киосктан бер газета алган идем... абау, монда да Англиядәге иске замок өрәкләре турында язганнар ич! Укып бетереп, һаман автобусны игълан итмиләр, инде кузгалыр вакыт узып та бара түгелме соң дип, йөгереп урамга чыксам, автобустан җилләр искән! Әллә әйтми калдырганнар, әллә әйтеп тә ишетмәгәнмен – бер сүз белән әйткәндә, нидер миңа бармаска куша Карабашка, бар-мас-ка!..
 
«Шаяру бу!»
 
Ничек итсәм иттем, Карабашка барыбер барып җиттем. Тау итәгенә сыенып утыра ул. Тирәсендә сулыклары да, сазлыклары да бар. Керә-керешкә үк ниндидер бер серле томан сарган сыман тоелды бу бистәгә. Үзем юл буйлап Карабашка атлыйм (биредә урнашкан сәнәгый базаларда сирәк‑мирәк эт өргән тавышлар ишетелгәли, ләкин кешеләр күренми), үзем юлда берәрсе очрамас микән дип өметләнәм. Әһә, бер машина күренә бит! Туктамады, выжлатып үтеп китте. Аннары тагын берсе, тагын...
 
Шикләнеп атлый торгач, бәхетемә ниндидер бер гараж сыман урыннан этләр өркетер өчен таяк тотып бер апа килеп чыкты. Адымымны кызулатып куып тоттым да кемлегемне, каян, нәрсә өчен килүемне аңлатып та бирдем. Юлдашым үзен Роза-Розалия дип таныштырды. Баксаң, Розалия апа әлеге өрәкләр хикәяте белән «таныш» (күрүчеләр аларны икәү булган дип ышандыра), өстәвенә, шушы калкулыкларга терәлеп диярлек салынган йортта да яши булып чыкты. Тик үзе бу хәлләргә ышанмый.
 
– Ниткән өрәк ди инде, яшьләр шаяргандыр әле! – диде ул шартлатып.
 
Шулай да, үз көйләренә әкрен генә яшәп яткан Карабаш кешеләренә «яңалык» алып килеп, бистәне шаулаткан булып чыкты бу фантомнар.
 
– Берәр атна чамасы кич саен тау итәгенә утызар машина җыела. Минем дә балалар Бөгелмәдән кайттылар да шунда барырга җыендылар бер кичне. Киленемнең куркуы гына тыйды үзләрен, – ди Розалия апа.
 
Тумышы белән Карабаштан ул. Хәзер күпкә кечерәеп шәхси кулларга күчсә дә, элек биредә миллионер яшелчә колхозы булган. Карабаш кәбестәләрен ашамаган төбәк калды микән илебездә?! Колхозның шәп чагында Розалия апаның ире дә Уфа каласына кәбестә тапшырырга киткән. Төнге юл. Арыганлык баса. Уфага җитәрәк юлдашын уятып, үзе ял итеп алырга уйлый бу. Шулчак юлда тәпиләүче кара киемле хатынны абайлап ала. Атлый ди шулай, узган машиналарга күтәрелеп тә карамый икән. Яныннан узып китим дигәндә, җәяүле... эреп юкка чыккан.
 
Розалия апа шулай ук өй иясе белән очрашуын да сөйләп шаккатырды. Ә үзе юк‑барга ышанмаган була тагын!
 
Курыкканга – куш
 
Бара торгач, Комсомол урамына килеп тә чыктык. Сулга борылган юл өрәкләр күренгән калкулыкларга илтергә тиеш. Сулда – гаражлар, уңда абзар ише корылмалар кала. Әнекәем, монда берәрсе чыгып, «Һәйт!» дип кычкырып җибәрсә, көпә-көндез дә егылып китәрсең! Минем шикләнгәнемне күреп, Розалия апа озатырга алынды, рәхмәт яугыры. Ярыйсы ук иркен юл безне элеккеге колхоз биләмәләре һәм карабашлылар чүплек иткән тирәлек аша мәгърур да, искиткеч матур да, серле дә тау итәкләренә алып китте.
 
Карап торышка гап‑гади тау итәге. Нефть качалкалары эшли тора, биектә антенналар урнаштырылган. Мондый техникалы җирдә йә берәр тимер яктылыкны сындырган, йә монтаж инде бу дип җиңел сулап куйган гына идем, тынлыкны ярып җир астыннан сәер җанвар тавышы яңгырамасынмы! Юлдашым, йөземне күреп булса кирәк, көлеп үк җибәрде:
 
– Күрмисеңмени, бораулаучылар эшләп маташа, җиргә торба төшерәләр алар.
 
Чордашлар Сәрия апа белән Альберт абый да Розалия апа кебек үк өрәкләргә ышанмавын белдерде.
 
– Әлмәт яшьләре килеп шаярышкан шулай, – диде алар.
 
Альберт абый:
 
– Болай алга китеш булмаса, Карабаштан яшьләр китеп, шул карт‑коры гына калмагае. Йөрерсең аннары өрәк булып, – дип өстәп тә куйды.
 
Әңгәмәдәшләремнән шулай ук Карабаштан төп юл аша икенче бистәгә илткән чатын «Шайтан борылышы» дип аталганын да белдем. Ул урында аварияләр еш булып,  зыян күрүче яки һәлак булучылар күп булган икән.
 
Җирле халыктан сораша торгач, республиканы шаулаткан «өрәк» бик күп еллар элек тау башында үле килеш табылган кыз баланыкы «булуын» да белдем. Әллә шунда үтереп киткәннәр, әллә харап итеп шунда ташлап калдырганнар – бичара кызның туганнары җинаятьченең кем икәнен һаман да булса белми, имеш...
 
«Өрәк түгел, җен»
 
«Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисов:
 
– Исламда өрәк дип, гадәттә, кеше  үлгәннән соң очып чыккан җанын әйтәләр. Җаннар берничек тә кеше күзенә күренә алмый. Карабашлылар әйтә торган өрәкләрне җеннәр дию дөресрәк. Без  кешеләр дөньясыннан кала, әле фәрештәләр һәм җеннәр дөньясы да барлыгы билгеле. Җеннәр, шул ук шайтаннарның да төрлесе була: бар оча торганы, бар кеше эчендә утыра торганнары, бар мәче, эт, елан һәм башка кыяфәткә керүчеләре дә. Алар кеше күзенә үз сыйфатлары белән күренми. Төрле нәрсәләр сыйфатын алырга мөмкиннәр. Бу очракта төгәл генә карабашлылар җен йә шайтаннарны күргән дип әйтеп булмый. Хәзер бит яшьләр интернет, телефон белән артык мавыгалар, әллә нинди видеолар төшереп, интернетка элеп куялар. Үзләренчә сенсация ясыйлар.
 
«Алар бар!»
 
Анатолий Емельянов, экстрасенслар бәйгесендә катнашучы, танылган күрәзәче:
 
– Мин ул видеоны карадым, монтажга охшамаган. Кайдадыр күренүче ак фигуралар – бу тискәре энергия тупланмасы. Андый өрәкләр күп вакытта фаҗига булган урыннарда пәйда булалар. Әйтик, авария булган җирләрдә, авиакатастрофа урыннарында. Шулай ук мәетләр күмелгән урыннарда да күренергә мөмкиннәр. Гадәттә, аларның ир яки хатын өрәге икәнлеген аныклап була, тик бу очракта фигура формасыз. Мин үзем дә Казанда берничә җирдә өрәк күрдем, үзем күрмәсәм, ышанмас идем, үз күзләрем белән күргәч ышанам. Берсендә хатын‑кыз өрәге күрдем, соңрак ул урында чокырда яшь кыз мәете табып алдылар – үтереп шунда ыргытканнар. Аннан берничә тапкыр бер урында ир‑ат өрәге күрдем. Соңрак анда машиналар кую урыны төзи башлагач, мәет калдыкларына тап булдылар. Аларны җыеп икенче урынга күмгәч, бу өрәк килүдән туктады.
 
Өрәкләргә сорау бирү, гомумән, алар белән нинди дә булса элемтәгә керү – куркыныч. Карабашта яшьләр хәзер тау итәгендә дежур тора диләр, бу бөтенләй мәгънәсез. Өрәкләр белән очрашу, аларны күзләү авыруларга, үлемнәргә китерергә мөмкин.
 
 
Интернетта Карабаштан менә шундый фото куелган
 
 
Өрәкләр шушы тау битендә күренә диләр
 
 

Рәдифә НОГМАНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»