|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2009 Җәмгыять
КАЗАН БАШКАЛА БУЛДЫКичә мәркәзебезне рәсми рәвештә Россиянең өченче башкаласы итеп таныдылар. Роспатент Казанга шул исемдәге товар билгесе тапшырды. Бу исә "өченче башкала" исеменә дәгъва кылучы тагын бер шәһәр – Түбән Новгородка бер дә ошамады. Инде Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәндә үк ул чактагы президент Владимир Путин Татарстан мәркәзен "Россиянең өченче башкаласы" дип атаган иде. Соңрак бу сүзләрне Казан берничә мәртәбә халыкара күргәзмәләрдә кулланды. Моңа исә Түбән Новгород җитәкчелегенең ачуы чыкты. Өлкәнең ул чактагы губернатор урынбасары Ирина Живихина Татарстан башкаласын судка бирү белән дә өркетмәкче иде әле. Шуннан соң түбәнновгородлылар "өченче башкала" исемен үзләренеке итү артыннан йөри башлады. Тик Татарстан өлгеррәк булып чыкты. Роспатентка безнең гариза Нижгарныкыннан берничә көнгә алдан барып ирешкәнлектән, Россиянең өченче башкаласы булу бәхете Казанга тәтеде. Түбән Новгородка исә "Идел буе башкаласы" исеме белән канәгатьләнергә туры килде.
Дөрес, җитәкчеләребез дәрәҗәле исем алу белән артык мактанмаган кебек, Түбән Новгород та үпкәсен сиздермәскә тырыша. "Идел буе башкаласы" булу отышлырак та әле. Иделне Россиядә генә түгел, Европада да яхшы беләләр", – дигән Нижгар өлкәсенең кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү, кече эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү министры урынбасары Владимир Селезнев.
P.S. Кичә әлеге вакыйгага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек эре шәһәрләр янәшәсендә Казан, гомумән Татарстан, сәясәт һәм икътисадта, милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләрдә әһәмиятле роль уйный. "Әлеге хәл Евразия дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуда Татарстан керткән өлешне тану дип уйлыйм, – дигән ул "Би-Би-Си" радиосына биргән әңгәмәсендә. – Безнең өчен бу абруй да, Казанның Европа дәрәҗәсендәге тормышка омтылуын күрсәтү мөмкинлеге дә". Дәүләт Советы Рәисе Россиянең өченче башкаласы исеменә дәгъва кылган Түбән Новгород шәһәренә карата да мөнәсәбәтен белдергән. "Мондый хокукка Идел буе шәһәрләренең күбесе ия, Түбән Новгород бигрәк тә". Әмма Европа һәм Азия кисешкән урында урнашкан Казан үзенең тарихи һәм географик өстенлегеннән файдаланып, чит илләр белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыруга ирешкән. "Инфраструктура үсеше, халыкара дәрәҗәдәге эре чаралар – болар барысы да Казанның дәрәҗәсе ягыннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургка якынлашуын күрсәтә", - дигән Фәрит Мөхәммәтшин.
--- |
Иң күп укылган
|