поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.11.2014 Тарих

Шагыйрь Дусмәмбәт (XV гасырның II яртысы-XVI гасырның 20 еллары)

XV-XVI гасыр татар поэзиясендә, элекке дәверләрдән аермалы буларак, сугышчы-шагыйрьләр иҗаты пәйда була. Бу осталарның иҗат үрнәкләре Әсән Кайгы (Дәрдемәнд – М.Ә.), Чалкйез, Казтуган һәм Дусмәмбәт кебек шагыйрьләр аша Нугай Урдасыннан телдән-телгә күчеп сакланган.

Аларның, әлбәттә, язуга төшерелгән үрнәкләре дә булуында шик юк. Чөн­ки бу шагыйрьләрнең әсәрләренә дис­тәләгән гарәп-фарсы алынмалары һәм ислам белән бәйләнешле мәдәни күренешләр дә килеп кергән.

Әлеге шагыйрьләрнең иҗат җи­меш­ләре хәзерге заман укучысына берникадәр җиткерелде. Ләкин иҗат үзенчәлегенә, проблемаларына кагылышлы аналитик фәнни хезмәтләр әлегә күренми. XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башы нугай һәм казах мәгърифәтчеләре аларның мирасын туплау юлында эшләп, шагыйрьләрнең якынча туган, үлгән елларын анык­лап, игелекле гамәл кылган*. Шуңа нигезләнеп, казах әдәбиятчылары Әсән Кайгы, Чалкийез, Казтуган һәм Дусмәмбәтне үзләренең шагыйрьләре дип саный.
 
Әмма бу шагыйрьләр урта гасыр татар дәүләтләрендә туган. Аларның иҗатлары да XV-XVII гасырларда оешкан һәм Алтын Урда территориясендә яшәүче күчмә татарларны берләштергән Нугай Урдасы һәм аның күршеләре Казан, Кырым, Әстерхан, Олы Урда ханлыклары әдәбияты белән бәйләнгән. Әдипләрнең әсәрләре татар телендә булып, Кавказ нугайлары телендә сакланган шигырьләре татар теленә бик якын, ләкин инде казах теленә күчерелгәннәре уку өчен кыенрак.
 
Алтын Урданы Аксак Тимер җимер­гәннән соң, XV гасыр башында Идегәй нәселе Нугай Урдасы дәүләтен оештыра. Аның әмирләре Казан һәм башка татар ханлыклары белән тыгыз этник, мәдәни, сәяси, икътисади багланышта яшәгән. Башка татар ханлыкларындагы кебек, Казанда да Нугай Урдасының ялланып хезмәт итүче морзалары күп була. Әлеге этник-мәдәни мөнәсәбәтләр татар шәҗәрәләрендә [1], мәкаль-әйтемнәрдә, борынгы этнонимнарда, топонимнарда, антропонимнарда, «Идегәй», «Гайсә улы Амәт», «Чура батыр», «Таһир-Зөһрә», «Кузый Күрпәч белән Бәян Сылу», «Бүз егет», «Сәйфелмөлек» кебек дастаннарда чагыла. 
 
Шул сәбәпле, без нугай, кырым, казах, каракалпак телләрендә борынгыдан сакланып калган истәлекләрне үз мирасыбыз итеп тә саныйбыз. Югыйсә бит Алтын Урда татарларының язма әдәби мирасын үзбәк, казах, каракалпак, нугай, кумык, балкар халыклары да, гәрчә аларда борынгы кулъязма текстлары сакланмаган булса да, үзләренеке итеп карыйлар.
 
Дусмәмбәтнең тормыш юлына кагылышлы кайбер мәгълүматлар нугай, казах галимнәре тарафыннан тупланган унике шигырьдән табыла [2]. Алар түбәндәгедән гыйбарәт:
 
1) Шагыйрь татар шәһәре Азауда (бүгенге Азов) туган һәм яшәгән;
2) Аның өчен Азау Истанбулдан ким түгел, Азау – исламның бер терәге, биредә аның Ишәкәй, Кушай исемле ике улы үсә;
3) Аталары аларны алты елдан Азау каласының хуҗалары булыр дип белдерә;
4) Дусмәмбәт үзен Азауның бер почмагында үскән анар (гранат) агачы җимеше дип горурлана;
5) Дусмәмбәт үзен хан улыннан яки би улыннан да түбән санамый [3].
 
Олы Урда җимерелгәч, аның зур өлеш халкы Әстерханга кушылып, бу ханлыкны көчәйтеп җибәрә. Ләкин Бүз Урда (Нугай Урдасы) Әстерханның көчәюен үзе өчен куркыныч дип күрә һәм Кырымның аны басып алуына теләктәшлек күрсәтә. Шул фетнәдән соң кырымлылар Әстерханны ташлап Кырымга кайтырга чыгалар. Алар юлга чыгып өч көн үткәч, артларыннан Нугай Урдасы (Бүз Урда) гаскәре кырымлыларны эзәрлекләп килә. 1523 елның июнендә Кырым гаскәрендә, чыгышы белән Азаудан булган «бәк улы Мөхәммәд» Мәскәү кнәзе Василий Ивановичка хат җибәргән [4]. Без бу «бәк улы Мөхәммәд»не шагыйрь Дусмәмбәт белән бер үк кеше булган, дип уйлыйбыз (аның тулы исеме Дуст+Мөхәммәд булырга тиеш). Юкка гына Дусмәмбәт үзен хан улыннан, бәк улыннан ким санамый. Аларны эзәрлекләп килгән Нугай Урдасы гаскәренең башында Кырым ханы Мөхәммәдгәрәй белән дус булып, Бакчасарайдан Әстерханга килгән, ханга хыянәт иткән Мамай мирза торган. Юкка гына Дусмәмбәт үлем алдыннан язган шигырьләренең берсендә аны искә алмый. Мамай мирза Кырым ханлыгы җирләренә кадәр барып җитеп, анда зур һәлакәт һәм бөлгенлек оештыра.
 
Июнь аендагы фетнәләр вакытында, Дусмәмбәт, Әстерханнан атта качып барганда, аның артыннан атылган уклар шагыйрьнең умырткасына һәм атына килеп кадала. Ярасы үзе язганча:
 
«Яра бик каты, җан татлы,
Яра авызына кан катты.
Яра табиблары юк микән
Ярама филтә салырга,
Җайсыз, яман калып барамын
Янымда бер туганым югыннан!» [5]
 
Батыр шагыйрь үлемнең күзенә карап торган һәм:
 
«Үкенмәстәй булганмын,
Ир Мамайның алдында.
Шәһид кичтем, үкенмәм!...»[6] 
 
Дусмәмбәт, күрәсең, Мамай мир­заның заговорын өнәмәгән һәм үзенең үлемен шәһидләр үлеме белән тиң, дип раслаган.
 
Дусмәмбәтнең әсәрендә атлы сугыш­чының яралангач кичергән авырлык­лары тасвирлана. Яралыга беренче ярдәмнең нинди булырга тиешлеге җентекле бәян ителә. Сугышчының умыртка җеге арасына ук кадала, ярадан зырлап кан ага. Аны туктатыр өчен җәрәхәткә билдә (филтә) салу кирәк икән. Бу ысул белән җәрәхәттән кан агуны туктату төрекләрдә дә мәгълүм. Билтә\\пилтә\\филтә сүзе төрек телендә дә бар. Рус галимнәре аны рус телендәге төрек алынмасы дип саныйлар, татар телендә инде XVI гасыр башында ук бу сүз барлыгын белмиләр [7].
 
Кан агу туктатылмаса, күп кан югалтудан үлү ихтималлыгы татар сугышчыларына, әлбәттә, мәгълүм булган. Умырткадагы җәрәхәттән аккан канга кеше ялгызы гына үз-үзенә «билтә» сала алмаган. Аңа кан оешып, җәрәхәтнең авызы йомылып кан туктаганны көтәргә яки үләргә генә кала. Шуңа да шагыйрь янымда якын туганым да юк, дип офтана. Димәк, Дусмәмбәт дошманнардан качып барганда яраланган. Шигырьдә яраны бәйләүчеләр «җарыкчылар» дип атала. Әмма Дусмәмбәт янында алар да булмаган.
 
Шагыйрьнең икенче бер шигырендә җайдакка һәрвакыт кирәкле әйбер – затлы итеп эшләнгән үрмә камчы тасвирлана. Телгән тасмалардан камчы үрү өчен өч яшьлек ат тиресеннән ясалган күн каеш кирәк. Камчы сабында кулга киеп тота торган элмәк-болан тиресеннән эшләнгән каеш. Камчы сабы-җиздән, ә аңа чорнап беркетелә торган үрмә алтын белән бизәлгән.
 
Шагыйрь үзенең хатынын затлы нәселдән – Әли аганың кызы иде, ди. Аның матурлыгын, садәлеген, тыйнак­лыгын Сөләйман Бакырганыйның «Ярты алма» поэмасында кулланылган аллегорик сыйфатлар белән мактый [8]:
 
«Маңгае – көнгә тимәгән,
Җилкә чәчен үрмәгән,
Сирпелеп, адәм битен күрмәгән,
Ничек көне кичте икән?» [9]. 
 
Дусмәмбәт, җитлеккән сугышчы булып танылгач, Ак Җаек буйларын, андагы Бүз Урда далаларын (ягъни Мангыт илен, Ак Урданы – Нугай Урдасын) күрәсе килеп ямансулый:
 
«Әйләнәсең Ак Җаек,
Ат салмый үтәр көн кайда?
Иңсәсе биек Бүз Орда,
Иңене күрер көн кайда?
Кара болан тиресен
Итек кылыр көн кайда?
Бөдерәдән бау тагып, 
Кирәүкә кияр көн кайда?
Гөмбер-гөмбер кешнәтеп,
Көрәнне менәр көн кайда?
Тулгамалы ак балта,
Тулгап учлар көн кайда?
Алты колач(лы) ак нәйзә,
Очынып чәнчер көн кайда?» [10]
 
Шагыйрьнең бу юллары борынгы татар дастанының бер фрагменты белән аваздаш:
 
«Кара болыт башымнан
Китәр көне булырмы?
Карагайлы кара урман
Үтәр көнем булырмы?
Кайгыларның башымнан
Китәр көне булырмы?» [11]
 
Ихтимал, шагыйрьнең яшьлеге Бүз Урдада узгандыр. Ул вакытта аны көбә күлмәк, кара болан тиресеннән тегелгән итекләр, алты колачлы озын сөңгеләр, садак тулы уклар, укларның очу куәтен арттыручы «башаклар» кызыктыргандыр. Шигырьдә коралны тоту, куллануны аңлаткан терминнар да бар.
 
Яугир Ак Җаекның әйләнәсен атыннан төшмичә генә әйләнеп чыгу турында хыяллана. Татар халкы урта гасырларда ук инде гүзәл Җаек елгасы буйларының бөтен үзенчәлекләрен чагылдыра торган атамалар хәзинәсе булдырып, аннан үзләренә ориентир өчен практик эштә кулланыла торган белем (ягъни топонимик атамалар) алган.
 
Безнең эра башларына ук Җаекның төркичә исеме антик дәвер географы Птоломей (II гасыр) хезмәтенә дә кереп калган [12]. Җаек елгасы буендагы татарлар турындагы хәбәрләр XIII гасыр вакыйгаларына бәйле булган татар шәҗәрәләрендә дә күренә [13].
 
Кыскасы, бу шигырьдә Дусмәм­бәтнең тирән белемгә ия булган һәм татар язма әдәбияты белән яхшы ук таныш булган кеше икәнлеге ачыла.
 
Шагыйрьнең «Тугай, тугай, тугай су» дип аталган шигыре дә яугир ирнең актив тормыш шаукымы белән яшәүче шәхес икәнен сиздерә. Бу шигырьдә дә яугирнең җәясе, аннан ничек атуы, һ.б. гамәлләре тасвирлана: 
 
«Тубырчыгына биек җәя салып,
Дошман аттым, үкенмәм.
Туганал (иярле – М.Ә.) сыртлы нар (дөя – М.Ә.) җигеп,
Күч төзедем, үкенәм.
Ту (байрак – М.Ә.) койрыгы бер тотам,
Тулпар мендем, үкенмәм,
Туган айдан нурланып,
Дулыгы (шлем – М.Ә.) кидем, үкенмәм.» [14]
Батыр үзенең төнге сәгатьләрен дә образлы итеп яза:
«Зәрле (бизәкле – М.Ә.) урындык өстендә,
Ал чыбылдык эчендә,
Толымчыгын таратып,
Ару сөйдем, үкенмәм,
Бүген соңдыр, үкенмәм,
Үкенмәстәй булганмын...» [15]
 
Әлеге шигырьдә шул дәвер кешесенең йокы бүлмәсен тасвирлаган сурәтләр күренә. Димәк, татарлар XV-XVI гасырларда чыбылдык эчендә йок­лаган. Йокы урыны «урындык» дип аталган ятак мәгънәсендәге бизәкле мебельдән гыйбарәт.
 
Дусмәмбәт алдагы бер әсәрендә каты яраланып, авыр сыкраулар белән язылган юллары, шагыйрь хәленең үтә фаҗигале булуын сурәтли. Ул анда ватанына исән килеш кайтып җитәргә өмете калмаганын һәм юлдашларына әманәт итеп тапшырылырга тиешле сүзләрен әйткән:
 
«Узучылар, узмагыз,
Узсагыз, безнең биткә карамагыз,
Безнең биткә карасагыз,
Ишәкәй, Кушай – ике ул
Алдыгызга җир кочаклап,
Җылап чыксалар, ни әйтерсез?
Аларга әйтерсез, шул булсын:
Җимешеннән кош артып (аерылып – М.Ә.),
Җарага мамык түшәтеп,
Килеп ятыр, дигәйсез!
Аны әйткәнгә тимәмче –
Борынгылар төшкән, барган җул
Борылып, йөрәгенә төште,
             дигәйсез!» [16]
 
Бу юлларда үзен авыр хәлдә ташлап калдырган юлдашларына үпкә сүзләре бар. Ул аларга үз язмышы турында гаиләсенә, балаларына җиткерүне үтенә. «Минем ике улым җылап сезнең каршыгызга чыксалар, ятимнәргә сез нәрсә дип җавап бирерсез?» – ди. Ул балаларына: «Әтиегез юлда җәрәхәтләрен бәйләп калды, «җан кошы»ның җимешеннән чыгуын әйтерсез», – дип үтенә. Бу мотив Төрки каганат ташбилгеләрендә үк бар. Үлгән каган каберләре өстенә куелган таш сыннарда очып киткән кош сурәтен тасвир итү дә үлемнең, җан бирүнең бер символы. Төркиләр үлемне җанның кош булып очып китүе белән чагыштырган [17].
 
XVI гасырдагы татар кабер ташындагы шигырьдә бер егетнең җаны кош булып очып чыгу түбәндәгечә тасвирлана:
 
«Безем куанычымыз китте,
Мәгәр шонкар булып очты.
Табылмас эстәгәнемез 
Аһ-зарларымыз берлә 
Өмүтләре­безне өзүб киттичидер». 
                     [18]
 
Җанның кош булып тәннән очып китүе Габдулла Тукайның «Өзелгән өмид» шигырендә дә бар:
 
«Очты дөнья читлегеннән,
Тарсынып күңлем кошы...» [19]
 
Дусмәмбәтнең иҗат пафосы Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» циклындагы «Кошчык» шигыренә дә килеп керә:
 
«Оч син, кошчык,
Көчле җырым булып,
Шушы сиңа соңгы теләгем.
Тәнем калсын монда,
(Нәрсә ул тән?)
Барсын илгә минем йөрәгем!» [20]
 
Дусмәмбәтнең шигырьләре ХХ йөзнең беренче чирегендә Әстерхан татарларында, нугайларда, Нугай Урдасы менталитеты югалып бетмәгән Җаек елгасы буе казахларында сак­ланган. Дусмәмбәт иҗаты – яугирлек поэзиясенең бер үрнәге, борынгы төрки һәм татар әдәбиятындагы традицион образлар системасының кыйммәтле мирасы. Аның әсәрләрендә көрәш мәйданын сагынып торуы күренә. Әлеге шигырьләр фәкать Нугай Урдасы дәверендәге чәчәк аткан каһарманлык дастаннары мохитендә генә туа алган. Озак гасырлар кичкән мондый әсәрләр күп булсалар да, кулъязма нөсхәләренең Урта Идел киңлекләрендә сакланып калуына шартлар булмаган. Әмма Дусмәмбәт рухы татар шигъриятендә, аеруча Габдулла Тукай, Муса Җәлилләр иҗатында дәвам итә.
 
* * *
 
1. Әхмәтҗанов М. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан: «Мәгариф», 2002. – 343 б.; Әхмәтҗанов М. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 351 б.
2. Доспамбет жырау // Алдаспан. – Алматы: «Жазушы» баспасы, 1971. – Б.66-72.
3. Алдаспан. – Б.68, 69.
4. Зайцев И.В. Астраханское ханство. – М.: Изд. Фирма «Восточная литература» РАН, 2004. – С.93.
5. Алдаспан. – Алматы: «Жазушы» баспасы, 1971. – Б.69-70.
6. Шунда ук. – 72 б.
7. Краткий этимологический словарь русского языка. – М.: Гос.учебно-пед.изд-во Министр.прос. РСФСР, 1961. – С.356
8. Сөләйман Бакыргани. Ярты алма китабы // Бакырган китабы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2000. – 196 б.
9. Доспамбет жырау // Алдаспан. – Алматы: «Жазумы» баспасы, 1971. – 70 б.
10. Шунда ук. – Б.70-71.
11. Авторның шәхси архивыннан.
12. Гарипова Ф. Татарская гидронимия. Книга первая. – Казань, 1998. – 244 б.
13. Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре. – Казан: Татар.китап нәшр., 1995. – Б.12-16, 18-23.
14. Алдаспан... – Б.71.
15. Шунда ук. – Б.72.
16. Шунда ук. – Б.72.
17. Айдаров Г. Язык орхонских памятников древнетюркской письменности VIII века. – Алма-Ата, 1971. – С.295
18. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1960. – Таблица № 61
19. Өзелгән өмид \\ Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. Т.II. – Казан: Татар.кит.нәшр., 985. – Б.150.
20. Кошчык \\ Муса Җәлил. Әсәрләр. Биш томда. Т.II. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – Б.80. 
 
 
1
 
 
2
 

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ
Безнең мирас
№ 11 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»