|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2014 Мәгариф
Мәктәпләр акча җыймыйча яши аламы?Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның ата-аналардан законсыз акча җыярга ярамый дигән боерыгы күпчелек белем бирү учреждениеләре җитәкчелеген шүрләтсә дә, кайберәүләр моңа һаман да игътибар бирми әле. Бакча, мәктәпләрдә бүген вәзгыять ничегрәк соң? Күптән түгел Чаллы прокуратурасы тугыз бакчада, биш мәктәптә әти-әниләрдән акча җыю очракларын ачыклаган. Башкалабызда әти-әниләрдән сабыйларын бакчага урнаштыру өчен акча таләп иткән мөдир өч елга үз җәзасын алган. Ике ай эчендә Казан хокук яклау үзәгенең “кайнар элемтә”сенә 570ләп шикаять килгән. Алар Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт шәһәрләре, Арча, Балтач, Сарман, Саба, Теләче районнарыннан. Зарларның өчтән бере Чаллы шәһәренә туры килә. Мәктәпләрдәге шикаятьләр нигездә эш дәфтәрләре, җыештыручы, каравыл хезмәте өчен акча җыюга кагыла. Бакчаларда исә әти-әниләрдән сабын ише әйберләр, уенчык, җиһазлар сатып алдыру борчый. “Мәктәптән тыш чараларны үзебез уздырачакбыз”
Көзге каникул алдыннан белем йортларында узган әти-әниләр җыелышларында да законсыз акча җыярга ярамаганлыгын искә төшерделәр. Әмма укучыларга сыйныфта эчәр өчен су алу, каравыл хезмәте һәм башка вак-төяк кебек мәсьәләләрдә нишләргә? Акча җыюны дәвам итәргәме, әллә туктатыргамы? Әти-әниләр аптырашта.
Ике бала әнисе Гөлназ Мөхәммәтова акча җыюны тыюга уңай карый. “Гаилә хәле һәр кешенеке төрлечә. Аз хезмәт хакы алган кеше акча каян тапсын? Быел уку елы башында меңәр сум акча җыйганнар иде, мин җыелышка бармагач, бирмәдем”, – ди ул.
– Кызыбыз быел 4нче сыйныфны тәмамлый. Инде чыгарылыш кичәсен уздыру мәсьәләсе дә килеп туды. Шулай да әти-әниләр белән киңәшеп, аны һәм мәктәптән тыш башка чараларны үзебез уздырырга булдык, – ди Казаннан Диләрә Гапсәләмова. – Безнең мәктәптә акча жыю дигән әйбер болай да юк иде. Бары тик балаларга бүләкләр алдык, татар сыйныфы булгач, Корбан ашлары үткәрәчәкбез. Шөкер, быел да бу бәйрәм бик матур булды, мулла чакырттык. Ә менә улым йөргән балалар бакчасында курчак театры спектакльләре белән башланды. Бакчада ата-аналар комитеты әгъзасы буларак беләм: үзебезнең кирәк-яракларга, шул исәптән карандаш-мазарга акча бирмәүче ата-аналар да бар иде. Шунысы кызганыч, хәзер күпләр театр кебек чаралардан ваз кичте.
Театр, концерттан тыючы юк
Мәгариф министрлыгының мәгариф идарәләренә җибәрелгән боерыгын күпләр укучыларны театрларга, музейларга алып бару тыела дип кабул итте. Һәм күпләр моның белән риза да түгел. “Безнең тарафтан бер генә мәктәпкә, мәгариф идарәсенә дә балаларны күмәкләп театрларга, концертларга, күргәзмәләргә йөртүне тыю булмады. Бу – күп районнарда мәгариф идарәләренең эшләнеп бетермәгән эше. Шушы көннәрдә министрлык районнарның мәгариф идарәләре өчен тиешле регламент әзерләячәк”, – дип аңлата Энгель Фәттахов. Министр белдергәнчә, республика бюджетыннан мәгариф системасына акча тиешле дәрәҗәдә бүлеп бирелә. Мәктәпләр, балалар бакчаларында бөтенләй акча җыймаган районнар бар. Әмма аларда балаларга белем бирү өчен шартлар тудырылган.
– Ата-аналардан җыйган акча белән генә мәктәп проблемасын хәл итеп булмаячак. Без ата-аналардан акча җыюга каршы. Бу юнәлештә эшне тиешле органнар белән берлектә системалы рәвештә алып барачакбыз, – ди Энгель Фәттахов. Мәктәпләрдә уку әсбаплары өчен акча җыю мәсьәләсе хәл ителгән. Ә менә башка максатлар буенча зарларын белдерүчеләр һаман да бар әле.
Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Бу очракта андый гамәл кылучыларга озак көтәргә туры килмәячәк. Гаеплеләр көне-сәгате белән җәзасын ала тора. Шуңа күрә бу очракта белем йортына тап төшермәү күпкә хәерлерәктер. Ә инде мәктәп яки бакчада матди як буенча нинди дә булса проблема бар икән, аны нигә Мәгариф министрлыгына җиткермәскә?!
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|