поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.04.2009 Җәмгыять

ШИНЕЛЬМЕ, АКЧАМЫ?

Армиягә барасың килмиме? Рәхим ит – законлы рәвештә дәүләткә акча түлә. “Правое дело” фиркасенең рәистәше, “Деловая Россия” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Борис Титов бу атнада хәрби бурычын үтәргә теләмәүчеләргә армия хезмәтен закон тарафыннан танылган акчалата компенсация белән алыштырырга чакырды. Аның фикеренчә, шул рәвешле хәрби комиссариат хезмәткәрләре кесәсенә керә торган ришвәт акчасын армия чыгымнары өчен тотарга, ягъни армия сафларына алынучыларны тиешле дәрәҗәдә киендерү, тукландыру мөмкинлеге туар иде.

Илфак ШИҺАПОВ, язучы һәм продюсер:

 

– Бер яктан, мондый “откуп”ны рәсмиләштерү начар булмас иде, чөнки бездә армиягә бармас өчен барыбер риш­вәт бирәләр. Акча РФ Саклану министрлыгына түгел, ә аерым кешеләр кесәсендә кала. Икенче яктан карасаң, бу рәсмиләштерел­сә, җыен хәерче кеше ба­ласы илне сакларга ки­тәчәк, ә байларның уллары акча түләп котылачак.

 

Армиядән азат булыр өчен акча түләү хәлне ях­шы яисә начар якка үз­гәртер дип уйламыйм. Бүген хезмәт итәм дигәннәр дә бар, барырга теләмәүчеләр дә шактый. Шинель киеп бер ел дәвамында солдат боткасы ашаудан курыккан кеше ничек тә булса армиягә эләкмәүнең җаен табачак.

 

Армиягә бармауны закон буенча сатып алу 90 нчы елларда фахешханәләрне рәс­миләштерергә теләүләре белән тиң. Ләкин Русиянең коррупциягә каршы кө­рә­шер­гә хәле дә, ысулы да, те­ләге дә юк. Шуңа күрә мондый закон чыгарып, әллә ни уңыш­ка ирешеп булмас дип саныйм.

 

Рөстәм ЗАКИРОВ, җырчы:

 

–  Бу гамәлне дөрес дип санамыйм. Барысы да акча түли башласа, илне кем саклар? Аннары, мәсәлән, ар­миягә бармас өчен 300 мең сум кирәк, дип әйт­­сәләр, авыл җирендә яшәгән кеше моны түли алмаячак, ә бай рәсми рә­веш­тә хәрби билетны сатып алачак. Шуңа күрә беренче чиратта бу сумманы барысы да түли алырлык итеп ке­шеләр өчен яшәү, акча эш­ләү шарты тудырырга кирәк, аннан соң гына таләп итәр­гә.

 

Ельцин президент булганнан бирле армия турында сөйләшәләр, ләкин һаман тәртип юк. Профессиональ армия булдыралармы ин­де?! Тәртип урнаштырылса, әл­лә нинди “откуплар” турында уйлап утырырга ки­рәкмәс иде. Шушы ил гражданы буларак, һәр кеше бу илгә хөрмәт белән карарга тиеш, ул юк икән, әллә нин­ди закон чыгарсаң да, бернигә ирешә алмыйсың.

 

Ирек АРСЛАНОВ, Казан мэриясенең Телләр үсте­рү, иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы:

 

– Бу мәсьәләне яхшы яисә начар дип кенә бәяләп булмый. Әгәр мәктәп­ләрдә патриотик тәрбия тиешле дәрәҗәдә алып барылса, элеккеге кебек НВП (башлангыч хәрби әзерлек – ред.) дәресләре, хәрби кафедралар булса, бу очракта “откуп” үз-үзен аклар иде, бәлки. Акча түләгән очракта да егетләр ниндидер хәрби әзерлек үтәргә тиеш. Бернинди әзерлек үтмичә, акча түләп армиядән котылу дө­рес түгел. Шушы юл белән яшьләрнең миләренә дәүлә­тебез беркемгә кирәкми, аны сатып җибәрергә дә бу­ла дигәнне сеңдерәбез бит! Егетләр һәм ата-аналар акча түлибез, ә калганы минем эш түгел, илне башкалар сак­ласын дип ваемсыз уйлап утырачак. Мо­ның белән ришвәтчелекне җи­ңү мөм­кин түгел. Рәсми рә­вештә бер сумма булса, аның законнан тыш акча каеру очраклары тагын да кү­бәячәк.

 

Сүрия УСМАНОВА, хокук яклаучы:

 

– Мондый тәкъдим Украинада да яңгырады. Берничә дәүләттә акча түләп армиягә бармау бар. Мәсәлән, Төр­киядә теләгән кеше, бигрәк тә югары уку йортларында белем алучы студент егет­ләр, армиядә тулы срок хез­мәт итмәс өчен акча түли. Без­нең акчага әйләндерсәң, 230 мең сум килеп чы­га. Лә­кин дәүләткә акча бир­гән очракта да ул закон буенча бер ай дәвамында армиядә хез­мәт итәргә ти­еш. Бер уйлаганда мондый га­мәл дөрес тә кебек, икенче як­тан караганда, бу закон ак­часы булган кешеләр өчен генә тәгаенләнгән. Алайга китсә, андыйларның балалары бүген дә армиядә хезмәт итми. 

 

Хафиз МИРГАЛИМОВ, КПРФның Татарстан бүлеге башлыгы:

 

– Армиягә бармау өчен акча түләүне рәсмиләштерү коррупцияне законлаштыру дигән сүз. Медведев президентлыкка килгәч, корруп­ция­гә көрәш башлады, лә­кин әле­гә уңай нә­ти­җәләр кү­рен­ми. Әгәр бездә социаль дәүләт төшенчәсе бар икән, Конституциядә  генә калмасын, ул законнар аркылы эшләргә тиеш.

 

Минемчә, һәр сау-сәла­мәт егет армиядә хезмәт итеп кайтырга тиеш. Безнең балалар бакчаларында, мәк­тәпләрдә, югары уку йортларында илгә карата патриотик хис­ләр уяту кебек тәр­бия чаралары кирәкле  дә­рә­җәдә куелмаган. Телевизорда да тәрбияви кинолар күрсәтелми, анда бары тик үтереш, сугыш, көчләү. Урам­­да да яшьләрнең бер кулында сыра, икенчесендә – тә­мәке. Нинди хәл инде бу?! Элек армиягә бармасаң, сине чирле, булдыксыз дип уйлыйлар иде. Әгәр безнең дәүләт социаль, тәрбия мәсь­әләләренә игътибар итми икән, бернинди уңышка ирешә алмаячакбыз. Барыбыз да балаларыбызга һәр ир-егет ил алдындагы бу­рычын үтәргә тиеш дигән­не аңлатырга кирәк. Кайбер кешеләрнең мондый тәкъ­диме бервакытта да без­нең дәүләт законында чагылыш табарга тиеш түгел дип саныйм. Катгый рә­веш­тә каршымын. Военкоматлардагы риш­вәтчелеккә каршы кө­рәш­не көчәйтергә ки­рәк, ләкин башка ысул бе­лән.

 

Мәктәп балаларының һәр унынчысы Бөек Ватан сугышы башлану датасын, һәр дүртенчесе ул вакыттагы бөек хәрби командирларны, һәр өченчесе сугышның хәлиткеч бәрелешләрен һәм мизгелләрен белми, һәр икенчесе Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган кешенең берсен генә дә исенә төшерә алмый. Сезгә ошыймы-юкмы, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе шул. Бу исә ул сугышта катнашучыларның исәннәре яшьләрне тәр­бияләүдә күп нәрсә эшләгән вакытта шундый хәл кү­зәтелә, – диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын зурлап бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү бу­енча оештыру комитеты утырышында.

 

Сүз уңаеннан, узган елның җәендә оештыру комитетының беренче утырышын үткәргәндә сугышта катнашучылар 15 352 булса, 19 мартка алар 14 036 кеше генә калды, дип белдерде Президент.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 12 | 27.03.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»