|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2014 Криминал
Татарстанда "авылга авыл" сугышканнарЙолдыз авылында күмәк сугышта егетләр биталар белән бер-берсен тукмаклаган. Авыл җирлеге рәисе полиция чакыргач исә, сугыш кырында канга буялган монтировкалар, биталар, машиналар гына кала. Автомобиль салонында арматуралар да булган. 10 ноябрь төнендә Чистай районының Александровка авылы егетләре Йолдыз авылына машиналарга төялешеп килгән. Чистай полициясе килеп җиткәч, сугышучылар кача. Полиция исә эвакуатор белән ташландык машиналарны штрафстоянкага куя. Хәзерге вакытта сугыш чыгаручылар сак астында. Әлегә аларның исемнәрен әйтмиләр. Берничә кеше хастаханәгә эләккән. Калганнары әлегә полициядән качып йөри. Тулырак укырга: В Татарстане молодежь устроила массовое побоище
--- |
Иң күп укылган
|