поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.11.2014 Медицина

Казанда балалар бетли

Ни сәбәптәндер – үзем дә белмим, әмма балачакта мин бетләүдән курка идем. «Серкәләрең бар», – дип, әни башыма дихлофос сиптергәннән калгандыр бәлки ул курку. Елгада су пычрак, ә бетләр пычрактан барлыкка килә дип, су коенганда чәчкә су тидерми идем.

Казан мәктәпләрендә балалар бетләү очраклары ешайган дигәч, шаккатучылар бер мин генә булмагандыр. Хәзер инде элеккеге кебек атнага бер мунча кергәндә баш юу очраклары да бетте, башны да көн дә юабыз, димәк, эш чисталыкта гына түгел булып чыга.

Соңгы тугыз ай эчендә республика буенча 1184, Казанда 598 педикулез очрагы теркәлгән, күпчелеге – 7‑14 яшьтәге балаларда. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, педикулез Казанның белем бирү учреждениеләренең 40 процентында ачыкланган. Бетләгән балалар «больничный»га җибәрелгән. Ата-аналар, дәррәү, даруханәләрдән бетләүгә каршы препаратлар сатып ала.
 
– Соңгы тугыз ай эчендә бетләү очрагы 23 процентка артты, әмма борчылырлык урын юк, ел ахырына әлеге сан азаерга тиеш, – диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең эпиднадзор бүлеге җитәкчесе урынбасары Евгения Бугрова.
Педикулез очраклары артуга карамастан, Казанда сан, тулаем Россия буенча алганда, түбәнрәк икән.
 
Педикулез белән көрәшү ысуллары
 
Педикулез булган очракта яшәү урыны буенча сырхауханәгә, тире-венерология диспансерына яисә балалар бакчасы, мәктәп табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар сезгә дәвалану препаратларын тәкъдим итәчәк. Әгәр дә кешедә тән бете (платяная вошь) табылса, киемнәрне һәм фатирны дезинфекцияләү өчен Казанның дезинфекция станциясенә яисә Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәгенең дезинфекция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге хезмәт бушлай башкарыла.
 
Баш бетләсә, үзлектән дәваланырга мөмкин. Бет күп түгел икән (алар күкәй салмаган булсалар), чәчне вак тешле тарак белән тарарга. Бетләр күкәй салып өлгергән булса, махсус препаратлар – педикулицидлар куллану кирәк. Инструкциядә язылган барлык пунктларны үтәү мөһим. Урын‑җир әйберләрен һәм өс киемнәрен кайнар пар белән үтүкләргә кирәк.
 
Бер яшькә кадәрге балаларга, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, шулай ук аллергия һәм тән авырулары белән интегүче кешеләргә чәчләрен сирәк тешле тарак белән тарарга яисә чәчләрен кисәргә киңәш ителә.
 
Дезинфекция станциясендә дә ярдәм күрсәтәчәкләр. Ул яллардан кала һәркөнне 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли (Казанда К.Маркс урамы, 17 нче йортта урнашкан).
 
Ә инде һәрдаим үтәлергә тиешле кагыйдәләр мондый:
 
– киемнәрне, урын‑җир әйберләрен 60 градустан да түбән булмаган температуралы суда юарга;
 
– гаилә әгъзаларының һәрберсенең дә үз шәхси гигиена әйберләрен булдырырга;
 
– гаиләдә педикулез белән авырган кеше булган очракта, авыру кагылган барлык нәрсәләрне 10 минут эчендә кайнатырга.  
 
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе киңәшләре
 
Чәчләрне көн саен тарарга, вакытында кисәргә, көн саен юынырга тырышырга, өс киемен һәм урын‑җир әйберләрен, ким дигәндә, 7‑10 көн саен алмаштырып торырга.
 
Балаларның башын һәрдаим тикшерергә, аеруча чигә һәм баш арты өлешләренә игътибар итәргә. Педикулез булу билгесе – чәч төбендәге серкәләр яисә баш тиресендәге зур булмаган яралар.

Эльмира КӘРИМОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»