поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.11.2014 Милләт

Дамир Исхаков Кырымда күргәннәрен сөйләде

Иске Кырым шәһәрендәге Үзбәк хан мәчетенең 700 еллыгы уңаеннан ярымутрауда халыкара гыйльми-гамәли конференция булып узды. Җыелышта нинди мәсьәләләр күтәрелде? Кырымда хәлләр ничек? Андагы кардәшләребез ничек көн күрә? Әнә шундый сораулар белән әлеге җыелышта катнашкан тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаковка мөрәҗәгать иттек.

– Мәчетнең салынуына 700 ел икән, димәк, кырымта­тар­ларының исламны кабул итү­е­нә дә ким дигәндә җиде гасыр?

– Мәчетнең исеме шартлы. Үзбәк хан исеме белән аталса да, төзелү вакыты язылган алгы өле­ше, ишек яны – портал башка урын­нан күчереп салынган дип исәпли алар. Әлеге мәчет бер­ничә тапкыр үзгәртеп корылган. Хә­зерге тышкы кыяфәте – ХVI гасыр мәчете. Чынлап та, Үзбәк хан исе­меннән  язылган бик әһәмиятле язма бу. Чөнки бүген дә ислам динен кайчан кабул итте икән ул дигән бәхәсләр бара. Үзбәк хан 1312нче елны тәхеткә утыра. Ди­мәк, ике елдан, ягъни 1314нче елны аның исе­меннән мәчет салына икән, шул вакытка туры килә бу. Каланың әүвәлге исеме Кырым. Төркичә атама инде – Корма, Кырым. Әнә монголларның Кара Корым ди­гән башкаласы да булган. Ул атама төркиләрдән алынган. Әле Солхат дигән исеме дә булган. Монысы греклардан калган атама дигән фараз бар. Монгол исеме дә булуы мөмкин. Әмма төп исеме – Кырым. Кырым яры­му­травының, Кырым ханлыгы­ның исеме дә шуннан алынган. Кы­рымтатар­лар­ның үзатамасы да шуннан килеп чыккан. Заманында аннан бүленеп чыгып Яңа Кырым шәһәре дә корылган булган. Шуңа күрә тора-бара Иске Кырымга әйләнгән.
 
Кешеләр югала
 
– Хәзерге вакытта анда кырымтатарлары яшиме? Күчеп кайта алганнармы?
 
– Ул Бакчасарай районына керә. Хәзер анда кырымтатарлары шактый гына. Аларның күп­леге ягыннан икенче район бу. Әһәмиятле туристик зонага керә торган урын. Республика башкаласы Симферопольдән дә ерак түгел ул.
 
– Шулай да кырымтатарлары ислам динен кайсы гасырларда кабул иткән?
 
– Бәлкем исламны Алтын Ур­даның төп халкыннан иртәрәк тә кабул иткәннәрдер. Чөнки аларга ХIII гасырда ук сәл­җүкләр йогынтысы булган. Кырымда 1260нчы елларда мәчет төзелгән дигән мәгълүматлар бар. Димәк, ХIII йөзнең икенче яртысында, һичшиксез, сәлҗүкләр йогынтысында ул җирләрдә исламлашу башланган. Шуңа күрә Идел буена караганда (болгарларны исәпкә алмаганда) иртәрәк тә булуы мөм­кин. Әмма Бәркә хан да бар бит әле. Алтын Урда башында торып, ул да шул дәвердәрәк исламны кабул иткән. Билгеле, Урда, татарлар Үзбәк хан заманында тулаем исламлаша.
 
– Әлеге мәчет тыюлык статусында сакланамы?
 
– Элек тыюлык эченә кергән, әмма совет чорыннан бу заманга күчкәндә исемлектән төшеп калган. Бүген аның хуҗасы юк, хә­зерге вакытта ниндидер “Жил­ком­хозсервис” оешмасы балансында диделәр. Аны мөфтият үз кулына алырга уйлый-уйлавын. Аннан ху­җасы кем булыр, кем сак­лар – билгесез.
 
– Соңгы вакытта Кырымдагы мәчет-мәдрәсәләрдә тентү­ләр, төрлечә басым ясаулар бара, дип сөйлиләр.
 
– Җыелыш вакытында андый борчулы чыгышлар яңгырамады. Анда кырымтатарларыннан булган шәхесләр, әйтик, вице-премьер Руслан Бальбек катнашты. Андагы мөфтият тә дәүләт карамагында инде. Әмма үзара аралашуларда андый борчылулар, әйтик, кешеләр югалу турындагы хәбәрләр ишетелде. Журналист Юлия Латынина бел­дергәнчә, 18 кеше түгел, 4-5 кеше. Барыбер бу да – күңелсез нәр­сә. Алар кулга алынганмы, үтерелгәнме – билгесез. Минем­чә, анда кырымтатарларның бер өлешенә, Милли Мәҗлес эшчән­легенә бәйле басым бара. Мәс­ә­лән, Мостафа Җәмилев кулында булган “Кырым” фондын япмакчылар икән. Милли Мәҗлеснең үзенә дә хәзер эшләү чикләнде.
 
Җәмилевне кертмиләр

– Милли Мәҗлесне икегә бүлмәкчеләр дип тә ишеттек.
 
– Аны ябу, бүлү алай ук җиңел түгел. Мостафа Җәмилев зур тәҗ­рибәле көрәшче, оста подпольщик буларак, аны нык уйлап корган. Милли Мәҗлеснең һәр депутаты халык тарафыннан сайланган. Район дәрәҗәсендә дә аның органнары бар. Шуңа күрә аны автомат рәвештә ябып булмый. Халык тарафыннан сайлап куелган органны халык үзе генә юкка чыгара ала. Кырым эчендә җыела алмасалар, башка җирдә дә җыела алалар. Мәскәү моны да онытмаска тиеш. Чөнки Мос­тафа Җәмилев Корылтайны Төр­киядә җыярга уйлый икән дигән сүзләр дә ишетелде. Дөрестерме-юктырмы, шундый сүзләр йөри. Әмма монда эш Милли Мәҗлестә генә түгел. Хакимият органнарына халык ышанып бетми. Бу элеккеге вәзгыятькә дә, хәзергесенә дә бәйле. Хәзерге хакимияткә кереп эшләүчеләр дә халык арасында ихтирам казанмаган әле. Тагын бер җитди проблема – урта катлау, зыялылар белән эш­ләү җитми. Милли Мәҗлеснең бер өлеше читтә, Украинада калды хәзер. Кырым эчендә кем эшләргә тиеш дигән мәсьәлә бар. Хакимияткә бик якын булучы­ларның абруе юк. Хәзер нормаль кешеләрне тупларлык оешма кү­ренми. Милли Мәҗлес басым ас­тында булгач, моның белән шө­гыльләнә алмый. Яңа рәис Рефат Чубаров та хәзер Киевтә. Аннан торып оештыру эшләренә җи­тәкчелек итеп булмый. Мин гади кешеләр, зыялылар белән аралаштым. Әле бит халык саны тагын да артырга мөмкин. Үзбәк­станнан 70-80 мең кеше кайтуы бар диләр. Инде кайтучылар бар.
 
– Шул ук вакытта биш мең­ләп кырымтатары, монда дин тоту кыенлашыр дип, Киев тарафына күчеп киткән дип әй­түчеләр бар.
 
– Әйе, андый хәбәр дә йөри. Төгәл әйтүче юк. Бәлкем бу дин то­туга гына түгел, дини юнәлеш туры килмәүгә бәйледер. Россия эчендәге вәзгыять үзенчәлек­ле­рәк. Әйтик, кайбер дини юнә­лешләр бездә тыелган, ә Украинада тыелмаган иде. Күчеп китү­ләр шуңа бәйле булырга мөмкин.
 
Татарны татар кайгыртмаса

– Татарстанга Бакчасарай районы беркетелгәне билгеле инде. Республикабыз анда ниш­ли ала?
 
– Үзбәк хан мәчете комплексын, мәдәни ядкяр буларак, за­ман­чыл дәрәҗәдә торгызырга иде. Бу эшкә Татарстан алынса, бик яхшы булачак. Сер түгел, Мәс­кәү йогынтысы кертәләр дип, республикабызга бераз шик­ләнеп карау бар анда. Мин реставраторлар белән сөйләш­тем: коточкыч зур сумма таләп ителми. Үзбәк хан мәчетен тулаем торгызып бетерү өчен 20 миллион сум акча кирәк. Әгәр мәд­рәсәне дә кертеп, тулы бер туристлык комплексы итеп торгызыла икән, җәмгысы 32 миллион сум акча җитә. Бәлкем моны Президентка тәкъдим итәргәдер. Әй­тик, Минтимер Шәймиев Болгарны торгызды. Рөстәм Миңнеха­нов Татарстан Республикасы исе­меннән шушы эшкә алынса, безнең тарафтан бу бик әһә­миятле адым булыр иде. Дөнья­күләм ислам өммәте өчен дә, кырымтатар җәмгыятендә Татар­станның абруен күтәрү өчен дә яхшы булачак бу.
 
Кырымтатар җәмәгатьчелеге белән аралашу нәтиҗәсендә тагын бер тәкъдимем туды. Кырымтатар зыялылары белән эш­ләү өчен, Татарстан Хөкүмәте, әйтик, мәдәни башлангычлар фон­ды дип аталган аерым бер фонд булдыра ала. Хәзер аларга, мәктәпләр, хас­таханәләр төзү өчен, Мәскәү дә акча бирергә җыена. Менә шуннан тыш мә­дәни мәнфәгатьләрне кайгырту өчен бер фонд кирәк. Мә­сәлән, Кырымда ярымутрауның тарихы турында шактый гына юл тасвирламалары нәшер ителгән. Әмма кырымтатарларының тарихына багышланган шундый кечке­нә­рәк китапчыклар юк. Гомумән, Кырым турында язганда бүген дә татарлар ничектер читтәрәк калып килә. Анда православ һәй­кәлләрен бик күп тасвирлыйлар. “Мөселман Кырымы”, “Татар Кырымы” дигән аерым тасвирламалар, тарихи китаплар нәшер итеп булыр иде. Мәктәпләр өчен “Кы­рымтатарларның тарихы” дигән дәреслек эшләргә мөмкин. Татарстан тарихчыларының тәҗри­бәсе зур: без инде татар тарихы буенча икенче буын дәреслекләр әзер­ләдек. Кырымда андый дә­реслек юк. Бу эшкә кырым­та­тарларының үз галимнәрен дә җәлеп итеп булыр иде, без дә кат­наша алыр идек. Әнә Рад­ловның үз вакытында чыгарылган күп томлы татар авыз иҗаты басмасы бар. Себер татарлары шуның үзләренә караган өлешен хәзер бастырып чыгарды. Аның Кырымга багышланган өлеше дә бар. Шуны да кабат бастырып, халыкка кайтарырга ки­рәк. Әлеге хезмәт нигезендә мәк­тәпләр өчен уку ярдәмлеге дә эшләргә мөмкин. Минемчә, без­нең тәҗ­рибәне һәм методологияне кулланып, Татарстан галимнәре бе­лән кырымтатар галимнәре бу эшләрне бергәләп эшләргә тиеш. Уртак эшчәнлек шушылай араларыбызны якынайтыр иде. Чынлыкта бер-беребезне начар бе­лә­без. Кырымтатарлар үз эчлә­ренә бикләнеп яшәргә күнеккән. Хәзер алар Татарстанга килеп йөри башлады һәм күп кенә нәр­сәнең үзлә­ренә дә кирәк икән­легенә төшен­де. Әмма тәҗри­бәне тәгаен эшлә­гәндә генә үз­ләш­терергә була.
Бу фондны Татарстан үзе булдырырга тиеш. Әгәр бу тәкъдим Кырымда кемгәдер ошамый икән, фонд эшчәнлегенә Мәс­кәүне дә җәлеп итеп, бергәләп эшләргә мөмкин. Сәясәттән бераз аерылганрак мәдәни эшләр турында сүз бара монда. Шул чакта Кырымда бер фәнни үзәк тә барлыкка килер иде.
 
– Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының анда филиалы бар түгелме соң?
 
– Әйе, анда филиал ачылган. Хөкүмәтебез аларга биш штат бир­де. Ул эшли башларга тиеш. Әмма аның белән генә булмый. Мин әйткән нәрсәләр киңрәк. Аны бу филиал гына башкара алмый. Анда тел, әдәбият белгеч­ләре дә керергә тиеш. Кырым­татарларның башлангыч академик үзәген шушы фонд аша корырга була. Минем күзәтүемчә, кырымтатарлар Казандагы кар­дәш­ләреннән егерме елга артта калган. Совет чорында да алар­ның мөмкинлеге булмады. Бергә эшләгән сурәттә алар безнең дә­рәҗәгә тиз күтәреләчәк.
 
– Соңгы вакытта Үзбәкстан якларыннан күпме кеше кайтканын ачыклый алмадыгызмы?
 
– Моны дәүләт органнары гына белә, ахры. Бу мәсьәләне әллә ни куертмыйлар. Кырымтатар­ларның санын арттырырга те­ләүчеләр дә күренми анда. Кайтып урнашканнардан да 12 мең­ләп гаилә җирне үзенә беркетә алмаган әле. Кайбер татарлар­ның кайтасы да килми. Үзбәк­станда милекне әллә ни кыйбатка сата алмыйсың. Шул ук вакытта Кырымдагы бәяләр Россиянеке төсле. Пенсияләребез ике тапкыр артты дип, башта картлар шатланган иде. Бүген бу артуның нәтиҗәсе юкка чыкты инде. Мә­сәлән, бензин бәясе безгә караганда кыйммәтрәк. Икътисадый яктан алга таба проблемалар булачак. Кырымтатарлар арасында туризм, хезмәт күрсәтү өлкә­сендә шөгыльләнүчеләр күп. Туристлар саны бик нык кимеде, дип зарландылар. Димәк, алар­ның кереме шактый кимегән. Шуңа күрә Татарстан Кырымда эш йөрткәндә икътисадый якны да уйларга тиеш. Мәсәлән, Татар конгрессы декабрь башында “Та­тарстанның эшлекле партнерлары” дигән киңәшмә уздырырга җыена. Минемчә, Кырымнан да вәкилләр чакырырга кирәк. Бәл­кем берәр уртак нәрсә чыгарып булыр. Безгә, Татарстанга, гому­мән, Кырым турында түгел, татар Кырымы хакында уйларга кирәк. Чөнки башкаларны башкалар да кайгыртыр. Татарны татар кайгыртмаса, башка кайгыртучы булмаска мөмкин.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 161 | 07.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»