• 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Ике татар кызы гостинка/студия эзли до 13 тыс. Даурская, м. Горки якларында. Только собственники! 89196455297- ватс ап
  • Бодай сатыла. 9 сумнан. Тел. 89270861527. Актаныш
  • Актанышта Мутина урамында кирпич йорт сатыла .89600697344
  • Актанышта арпа сатыла 89870627119
  • Сарыклар, суеп итләтә дә сатыла. Актаныш. т89063315104
  • Продаем пшеницу ( яровая). Тел. 8 909 307-07-38 Раиса. С.Федоровское, по цене договоримся, звоните! Есть доставка
  • Ямашев урамында 2 булмэле фатир озак вакытка гаилэгэ арендага бирелэ. Фатирда яшэр очен мебель бар. Собственник.89655846630
  • Тэртипле,начар гадэтлэре булмаган 1 кызга 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм, ДК Химиков куршесендэ 89272469637 шалтыратыгыз
  • 1 октябрьдән Актаныш технология техникумы базасында 1С программасына укыту башлана. Курс үткәннән соң, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 6 ай дәвам итәчәк. Бәясе 12 000 сум (бүлеп түләү мөмкинлеге бар) Урыннар чикле. Белешмәләр өчен телефон: 89061225615
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.ПОРТ,РКБ,ДРКБ янында.Собственник 89053772306.

 

 

 
Архив
 

08.11.2014 Мәгариф

Якшәмбе мәктәбе

Һәркем өчен, кайда гына яшәмәсен, үз туган теле, дине, традицияләре якын. Читтә бу төшенчәләрнең кыйммәте тагын да ныграк сизелә. Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында эшләп килүче Якшәмбе мәктәбе төрле милләт балаларына ата-ана, әби-баба телен, милләтенең асылын өйрәтә. Мондый зур масштабта эшләүче укыту үзәге Татарстанда түгел, Россиядә дә бармак белән генә санарлык.

“Укытучылар җитми”

Һәр атнаның якшәмбесе бу бинаның өченче каты укучылар тавышыннан гөр килә. Әзәрбайҗан, грузин, әрмән, башкорт, татар – нинди генә милләт юк биредә. Тәнәфестә әле бер, әле икенче остазларын, хәтта директорны барып кочаклыйлар, ике як битләреннән үбәләр. Күзәтүе кызык! Бер бүлмәдә грузин җырлары яңгырый. Анда грузин балалары вокал дәресләре ала. Икенче кабинетның идәннәре әзәрбайҗан балаларының милли биюеннән дер селкенә, өченчесендә әрмән алфавитын өйрәнеп утыралар... Коридорда балаларын көтеп торучы төрле милләттән булган ата-аналар да туганлашып беткән, диярсең. Чөкердәшеп сөйләшәләр. 
 
“Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе 1994-95 елларда ачылды. Әмма анда беренче мәлләрдә чуаш, украин, инглиз бүлекләре генә эшли иде. Ел саен теге яки бу бүлек өстәлеп, кысалар киңәя барды. Бүген бездә 25 төркем эшли. 17 милләт өчен класслар булдырылды. Әзәрбайҗан, татар, әрмән, грузин, кореялеләр – кемнәр генә юк. Күпчелекне кавказ халкы алып тора, алар аеруча актив, – дип биредәге тормыш белән таныштыра Якшәмбе мәктәбе директоры, милләте белән грузин булган Майя Хухунашвили. – Әле укыту программаларын булдырдык кына. Кирәкле дәреслекләр юк, китапларны Мәскәүдән сатып алачакбыз. Әлифба, сүзлекләр, авторларның әсәрләрен һәм башка чыганакларны һәр бүлекнең үз илләреннән китерттек. Дәреслекләр табу бер проблема булса, укытучылар эшен аерым билгеләп үтәсем килә. Бездә чын мәгънәсендә үз илен, телен яратучылар, шуны балаларга, киләчәк буынга җиткерергә теләүче патриотлар, энтузиастлар гына эшли. Чөнки Якшәмбе мәктәбенең хезмәт хакына яшәп булмый. Бик аз түләнелә. Шуңа күп укытучыларның башка эше бар. Һәр милләт өчен аерым, белемле, дипломлы үз мөгаллимен табу җиңел түгел. Шунысы күңелне тырный – биредә ачылган бүлекләрнең барысы да эшләми. Кайберләренә балалар килми, кайберләрендә җиренә җиткереп эшләрдәй остаз юк... Бу эшне милли оешмалар хәл итә”. 
 
Татарлар да грузинча өйрәнә
 
“Бирегә йөрүче балалар үз телләреннән тыш, инглиз, корея, немец телләрен үзләштерә ала, – дип сүзен дәвам итә җитәкче. – Корея теле белән кызыксынучылар аеруча күп. Ул төркемгә нибары 10 кореяле генә йөри. Калганнары – 60тан күбрәк бала башка милләттән. “Ни өчен кореяча өйрәнергә телисез?” – дигәч, кесә телефоны, машина һәм башка техниканың шунда җитештерелүен, анда инновацияләр күпкә көчле булуын мисал итеп китерәләр. Карьера үсешен бүгеннән уйлыйлар. Дөрес, ул төркемгә кореялеләрнең үзләрен күбрәк тартасы килә. Чөнки безнең төп һәм беренче максат – иленнән ерак булганнарга, аларның балаларына үз телләрен тагын да тирәнрәк өйрәтү, традицияләрен барлау, шуңа игътибар юнәлтү бит. Үзебезнекеләр – руслар, татарлар да күп йөри. Халыклар дуслыгы йортына кунакка гына дип киләләр дә, биредәге җылылыкны күреп, балаларын укырга бирәләр. Бүген бездә уртача 320 бала белем ала. Иң мөһиме – уку бушлай! Бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Милләтара бүленеш юк. Һәр пәнҗешәмбе саен сәгать 2дә Толерантлык көне үткәрелә. Атна саен төрле экскурсияләр оештырабыз, аралашабыз, төрле концерт программалары куябыз. Нәүрүз, Корбан бәйрәме, Туган тел көне – берсе дә игътибардан читтә калмый.
 
Балаларның күпчелеге 4 яшьтән килә. Зурлар – 20-21 яшьлек студентлар да бар. Без 18 яшькә хәтле генә кабул итәргә тиеш. Әмма яратып, теләп киләләр икән, ничек баш тартыйк?! Әле бер апа олы яшьтә булып та Якшәмбе мәктәбенә язылды. Грузиннарга бернинди катнашы булмаган ханым грузин телен үзләштерә”. 
 
“Ереваннан әлифба ташыйм”
 
Мария Хачатурян – биредә иң озак эшләүче укытучыларның берсе. Аның Якшәмбе мәктәбендә укыта башлавына 20 ел тула. Ул Татарстанга Ереваннан килгән. Туган иленә ел саен хәзер кунак булып кына кайта. Якшәмбе мәктәбендә балаларга әрмән теле һәм аның әдәбиятын өйрәтә. Иң кызыгы –Мария ханым Ереванда университетта рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген үзләштергән. Ә хәзер Россиядә балаларга әрмән телен өйрәтә. 
 
Аның төркеменә 15 әрмән баласы йөри. Барысы хакында да тәфсилләп сәгатьләр буе сөйли алыр иде остаз. Һәркайсын якын итә. Үзенең ике оныгы – Анаид белән Давид та бирегә йөреп укыйлар. 
 
“Ел саен туган илдән сумка-сумка үзебезнең алфавитны, әрмәнчә язылган дәфтәр, китап, дәреслекләр төяп кайтам, – ди Мария. – Таныш-белеш: “Гомер буе мәктәп, балалар, дип җан аттың. Башка берәү үз иленнән тәмле чәй, тәм-том, башка күчтәнәчләр җыеп китәр иде. Ә синең һаман шул – китап та дәфтәр!” – диләр. Монда белем алучы әрмән балаларына булсын, дип тырышам. 
 
Улым Михаил да (ул Халыклар дуслыгы йортында әрмән милли оешмасын ачучы) еш кына балачагын искә алып көлә: “Әни, кечкенә чагымда туңдырма алырга да акча бирмәгән вакытларыңны хәтерлим әле. Ә башка балалар өчен, олы яшьтә булсаң да, үз акчаңа дәреслекләр, дәфтәрләр ташыйсың”, – ди. Монда шундый үз эшен яраткан, акчаны беренче планга куймаган остазлар гына эшли”. 
 
Якшәмбе мәктәбенең директор урынбасары, милләте белән әзәрбайҗан булган Айнура Алиева да биредә күптәннән, Казанга килгәненә 17 ел үткән. “Бакуда тусам да, Казан кешесенә әйләнеп беттем инде”, – дип елмая Айнура. Биредә оештыру эшләрен башкарудан тыш, балаларга әзәрбайҗан теле һәм әдәбиятын өйрәтә ул. Олы улы Нурлан биредә укыган. Хәзер биюгә йөри. Кече баласы Архан әле дә монда укый икән. Айнура ханым: “Бу уку йортын әле күпләр белми. Кайчак ирем белән кунакка баргач, сүзара сүз китеп, сораша башлыйлар. “Син шунда эшлисеңмени?! Ник без бу мәктәп хакында белмибез соң? Әйтмисең дә! Балаларыбыз русча, инглизчә өйрәнеп үсә. Ә туган телне кем өйрәтә? Әйдә, урнаштыр безнекен дә!” – диләр. “Килегез соң! Анда ишек һәркем өчен ачык!” – дип җавап кайтарам”.
 
“Башка төбәкләрдә мондый мәктәп юк” 
 
Ирек ШӘРИПОВ, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе урынбасары:
 
– Күпмилләтле Якшәмбе мәктәбе – Татарстан халыклар ассамблеясе каршында эшләп килүче милли оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күрсәтүче иң яхшы индикатор. Әгәр Якшәмбе мәктәбе булып та, аның бүлекләре балалар, ата-аналар белән эшләми икән, димәк, киләчәге юк, дигән сүз. 
 
Балаларга туган телен өйрәтү, моның өчен шартлар тудыру – ул төбәктәге, республикадагы милли сәясәтнең дә ачык чагылышы. Бездә яшәүче татарлар, руслар гына түгел, ә бөтен җирле халыклар да, мисал өчен, чуаш, удмурт, мордва һәм мариларның балалары – һәрберсе үз туган ягында үз телендә белем ала. Татарстанда да дистәләгән милли мәктәпләре эшләп килә. Бүтән төбәкләрдә алай түгел бит. Республикада шушы җирле милләтләргә кагылсак, үз туган телен өйрәнүче балалар саны 70 проценттан артык. 
Озак еллар Удмуртиядә яшәдем, эшләдем. Татар балаларына туган телне өйрәтергә тырыша идек, үзенә күрә уңышларга да ирештек – татар гимназияләре, татар сыйныфлары ачтык. Әмма туган телен өйрәнерлек татар балалары санын 5 проценттан да арттыра алмадык. Татарстанның бу мәсьәләдә күпкә алга китте. 
 
“Дүрт оныгымны йөртәм”
 
Рәшидә ГАНИЕВА, 4 онык әбисе: 
 
- Якшәмбе мәктәбенә 4 оныкны алып киләм, дәресләре беткәнче көтеп торам. Балалар монда төрле милләт биюләрен, җырларын өйрәнә, шул рәвешле милләтләр дуслыгы булдыра. Аралашалар, әле дәрес беткәч тә кайтасылары килми. Көннәр буе компьютер каршында тик утырганчы, монда йөрүләренә сөенеп туя алмыйбыз. 
 
“Сеңлемне дә иярттем”
 
Сабина ДЖАФАРОВА, 14 яшь:
 
- Әти-әнием Егана белән Мафиз икесе дә Бакудан. Билгеле, балаларына үз телләрен, тарихын өйрәтәселәре килде. Танышларыннан ишетеп, сеңлем белән мине бирегә укырга бирделәр. Әзәрбайҗан алфавитын, телне өйрәндек, төрле язучы-шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныштык. Хәзер Якшәмбе мәктәбенә биергә йөрим, 80нче мәктәптә укыйм. Әзәрбайҗан кызы булсам да, татарча яхшы беләм. Биш телдә – әзәрбайҗан, төрек, татар, рус, инглиз телләрендә аралаша алам.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 11 |
Гаилә һәм мәктәп печать

Фикерләр

№9 (890331) / 16.11.2014 22:35:50

Хормэтле, интернет челтэрендэ утыручы иптэшлэр!Кеше язганны гаеплэп утырмасагыз иде ,узегезнен дэрэжэлэрегезне тошереп. Мин татарчаны бик яхшы белэм. Жомлэлэрдэн, сузлэрдэн,эйткэн фикердэен гаеп табып утырмасагыз иде. Узегез яна фикер эйтегез!

№8 (889713) / 09.11.2014 23:06:30

"Менэ бит ул узебезнен милли бизэклэрне оста итеп кондэлек тормышыбызда куллана белу" -

Мисал өчен, татарчасы болайрак - "менә бит, милли бизәкләребезне көндәлек тормышыбызда осталарча куллана белү, ничек шәп!" - диелсә, укучыны дәртләндеребрәк җибәрер кебек.

Әйтик, шуның урыччасы: "Вот оно, как здорово, умение по-мастерски пользоваться в каждодневной жизни национальными украшениями". Бу сүзгә-сүз дип әйтерлек һәм шул ук вакытта, мәгънәви дә тәрҗемә.

Коръәннең урысчасы, Элмир Кулиевның (әзәрбәйҗанлы) тәрҗемәсендә, шул чамадарак. Әмма Коръән кеше тарафыннан язылган гади китап түгел. Э. Кулиев бүгенге исламиятьтә танылган зур галим.

Башкорт галимнәре Коръәнне 93тә үк бергәләп тәрҗемә иттеләр! Безнекеләр кебек аерым-ярым тегелл.

№7 (889693) / 09.11.2014 21:05:16

Эле,ачуым бер килмэгэе, Казандагы тэре йорешлэрендэ бер пожилой гына татар апасы,"тегелэргэ"ияреп,Изге Мэрьям бит ул безненчэ,поддержать итэргэ кирэк дип ырылдап тора.Эх егетлэр...

№6 (889688) / 09.11.2014 20:39:12

Нәтиҗә - сәбәптән, "Сүзгә сүз мәгънәви тәрҗемә" була алмый, или сузгэ суз, или мэгнэви икесе бергэ була алмый. Мэсэлэн алдагы постагы менэ бу жомлэне "Менэ бит ул узебезнен милли бизэклэрне оста итеп кондэлек тормышыбызда куллана белу" не сузгэ-суз тржемэ итик: "Вот он наше национальное узоры мастерский каждодневном жизни использовать умеет" ничек, эйбэт анлашыламы?

№5 (889676) / 09.11.2014 19:55:59

Бу фотодагы ханымнын костюмы охшый мина. Менэ бит ул узебезнен милли бизэклэрне оста итеп кондэлек тормышыбызда куллана белу. Афэрин.

№4 (889658) / 09.11.2014 17:49:40

Ә сәбәп - нәтиҗәдән. Әмма, сәбәпләрнең сәбәпчесе - Аллаһ! Татарларга әле юл ябык. Ни өчен? Сәбәп бер генә. Ул, Аллаһ Тәгаләдән иңдерелгән Хак дингә хыянәт иткәнебез өчен. Татарның бер өлеше, югары динен түбән дингә алыштырып артка чигенгән, ягъни, мөртәткә әйләнгәне өчен. Әхирәтне белмәгәнебез, ә дөньяны артык нык яратканыбыз өчен. Бу - татарларга Аллаһның җәзасы. Менә ни өчен Уфада бу эш, ягъни урыс маршы - "тәре походы" - барып чыкмады, ә Казан оятка калды. Бу мәсьәләдә күпме генә бәхәсләшсәк тә, Уфа чистарак һәм алдынгырак булып чыкты. Афәрин. Барыбер сөеник! Башкортлар өчен сөеник! Чөнки башкортлар һәм без - динебез ислам дине, телләребез, моңнарыбыз якын, әмма алар үзгә һәм без дә үзгә. Тугандаш халыклар без!

Ышаныр-ышанмас ышанучыларга бу аңлашылмаска да мөмкин. Әмма минем өчен бу ачык хакыйкать. Башкортлар Коръәнне 93нче елда ук үз ана телләрендә сүзгә сүз мәгънәви тәрҗемә ясадылар. 93нче елдан алып, бүгенгәчә, мин башкорт нөсхәсе белән файдаланырга мәҗбүрмен. Ә урыччада инде заманча итеп бирелгән Коръән, Хәдис, Сира гыйлемнәре турында әйтәсе дә юк. Алар хәттин ашкан.

Ни кызганыч, бу эшне татарның әле бүгенгәчә булдыра алганы юк. Бу - безнең бүгенге хәлебез. Татар гарәп телендәге Коръәнне зурайтып, бизәкләп күргәзмәгә куя. Ягъни мишура - тышкы күренеш - бала-чага уены белән шөгыльләнә. Әйтегез әле, мин ул Болгарга куелган Коръән белән нишли алам? Мактану, башкаларны шаккатыру өчен куелдымы ул анда? Шайтанга шул гына кирәк тә - ни эшләтсәләр дә эшләтсеннәр, тик укымасыннар гына. Атеизмнан аерыла алмаган хакимиять өчен дә, халык никадәр надан булса, шуның кадәр, алар өчен, андый халык белән идарә итү җиңелрәк. Чөнки адаштырылган халык, кая борсаң шунда борылырга гына тора. Бүген, татарчада Коръәннең берничә төрле тәфсире бар. Әмма ул тәфсир. Сүзгә сүз мәгънәви тәрҗемә түгел. Тәфсирне укыганда, кеше ирексездән тәфсирләүчегә иярергә мәҗбүр. Бу очракта ул, "үз каланчасы" югарылыгында уйланып, фикер йөртүдән дә мәхрүм ителә. Аңлашылып җитмәгәндә генә ул, тәфсирләрдән файдалансын. Анда да берсеннән генә түгел, ә берничәсеннән. Шулчак, йөрәгенә кайсы якынрак һәм туры киләрәк, ул шуны кабул итә. Кабат-кабат укыган саен, тирәнрәк аңлый, Аллаһ насыйбы белән, ин шәә Аллаһ!

Белегез шуны! Хакыйкый мөселманнар бер кайчан да, бернәрсәне дә югалтмый да, оттырмыйлар да. Аллаһ аларга я җиңү, я җәннәт - икенең берсен - бүләк итә, ин шәә Аллаһ! Моның өчен, билгеле, нык кына тырышырга тиеш булабыз!

Үземә һәм сезнең өчен дә иң яхшы теләкләр белән Аллаһка ялваручы ибн Сәбил.

P.S. Татар хәле әлегә фәләстиннан түбәнрәк.

№3 (889616) / 08.11.2014 22:33:02

Эрмэн телен, эрмэн балаларына гына ойрэтэлэр, тынычланыгыз эле!

№2 (889613) / 08.11.2014 22:21:50

Эх егетлэр, дорес эйтэсен. Шулай шул башкаларга яраклашырга тырышып бернигэ ярамаган торек, гарэп телен ойрэтэбез дип купме чаштылар. Шул вакытта Иркэ кебеклэр татар телен нигэ кирэк ул, кухня теле дип мыскыл итмэкчелэр.

№1 (889610) / 08.11.2014 22:14:15

Эрмэн телен ойрэтэлэр имеш.Без шундый толерант республика ки,башкаларга ярарга тырышып,узебезнен газиз телебезне онытабыз(

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом