|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2009 Шоу-бизнес
"ТАТАРЛАР" ДИСКОТЕКАСЫНДА РЭППЕРЛАР ЯРЫШЫ БУЛАЧАКТатар җырчыларының R&B һәм рэп укып, үзара ярышканнарын күрәсегез киләме? Алайса, 15 апрельдә Казанның «Пирамида» төнге клубында узачак чираттагы «Татарлар» дискотекасына рәхим итегез! Татар яшьләрен әледән-әле яңа һәм берсеннән-берсе кызыклы тамашалар белән шаккатыручы «Татарлар» дискотекасы «Рэп battle» дип исемләнгән кичәгә чакыра. Бу юлы дискотека татар яшьләре арасында R&B һәм рэп юнәлешен үстерү, бу агым белән шөгыльләнүче яшьләрне барлау максатын күздә тота. Кичәдә җырчы Илдар Ямалиев, Libertas, T&B JeeDMeeN, Сәйяр һәм Инсаф төркемнәре катнашачак. Шуны да әйтергә кирәк, ярышларда җиңелүче булмаячак, чөнки һәр катнашучы төрле номинацияләрдә бәяләнер дип көтелә. Дискотекада шулай ук go-go, INFERNO breakers брейк-дэнс биюләре башкарылачак. Яшьләрне иң текә, иң заманча татар көйләренә ди-джей Lilu, Danila һәм Off биетәчәк.
Гадәттәгечә, дискотеканы сүз эзләп кесәгә кермәүче, үткен телле Фәнил Вакказов алып барачак. Ул оештырган күңелле һәм мавыктыргыч бәйгеләрдә көч сынашкан яшьләр дискотеканың мәгълүмати иганәчесе «Intertat.ru» газеты, «Чай и Ко» чәй йорты һәм «SUN PLAZA» кызыну студиясенең истәлекле бүләкләренә ия булыр. Чараны оештыруда шулай ук bulmas.ru һәм matbugat.ru сайтлары да мәгълүмати ярдәм күрсәтә.
Билгеле булганча, «Татарлар» дискотекасы әле күптән түгел генә, ягъни узган елның 17 декабреннән үткәрелә башлады. Шушы кыска гына вакыт эчендә «Татарлар» яшьләр арасында нык популярлашты. Аның һәр кичәсе яшьләр тарафыннан сагынып көтеп алына. Моның хикмәте дә бәлки һәр дискотеканың үзенә күрә үзенчәлекле һәм кабатланмас булуына бәйледер. Әйтик, беренчесе «Шәрык» клубы оешуының 102 еллыгына, чираттагысы «Гашыйклар көне»нә, ә «Күңелдә наз — йөрәктә яз» дип аталганы яз темасына багышланды. Һәрчак яңалыкка омтылган «Татарлар» дискотекасы бу юлы рэпперлар ярышы оештырырга ниятләде.
Шулай итеп, татарлар арасында популярлашып киткән «Татарлар» дискотекасы 15 апрельдә «Пирамида»да узачак. Бәйрәм кичке сәгать 9дан иртәнге 4кә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Керү бәясе алдан алган билет белән 150 сум, дискотека көнендә — 250 сум.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|