поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.11.2014 Җәмгыять

Син бәхетле! Балаларың, хатының, яраткан эшең, социаль ипотекаң бар...

Социаль ипотека халыкка арзанайтылган бәядән фатирлар тәкъдим итә. Дөрес, соңгы елларда ул да туктап калды кебек. Имеш, аның урынына башка программа эшли башлаячак дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Болар һәм социаль ипотекага кагылышлы башка мәсьәләләр турында Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт ШӘРИФУЛЛИН белән сөйләштек.

Абыемны юбилеенда котлыйлар... – Син бәхетле, балаларың, хатының, яраткан эшең, социаль ипотекаң бар... Беренче карашка мәзәк тоелса да, уйлап карасаң, социаль ипотека программасы белән фатир алу һәркемгә дә тәтеми шул. Аның буенча тораклы булганнарга чынлап та уңыш елмайгандыр, бәлки. Бигрәк тә Казан җирендә. Классик ипотека белән тораклы булу өчен «калын» кесә кирәк, банклар да кредит бирәм дип атлыгып тормый, ә социаль ипотека исә халыкка арзанайтылган бәядән фатирлар тәкъдим итә. Дөрес, соңгы елларда ул да туктап калды кебек. Имеш, аның урынына башка программа эшли башлаячак дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Болар һәм социаль ипотекага кагылышлы башка мәсьәләләр турында Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт ШӘРИФУЛЛИН белән сөйләштек.
 
– Мидхәт Газизович, социаль ипотека программасы белән фатир алган кеше аны түләп бетереп тагын шул программа буенча торак алуга чиратка баса аламы?
– Элек була иде. Тик хәзер үзгәрешләр керде. Тәмле бәлеш күп булмый дигәндәй, кеше үз гомерендә бер генә тапкыр социаль ипотека программасыннан файдалана ала.
 
– Программа тукталдымы әллә? Беркөнне Дәүләт торак фондында 2013 елга кадәр торакка мохтаҗ икәнлегегезне расламагансыз икән, фатир оту мөмкинлегегез юк, диделәр миңа.
– Бу алай ук түгел. Моны дөрес аңларга кирәк. 2012 елдан 2013 елның 11 мартына кадәр чиратка басканнар төп чиратка күчереләләр. Алар өчен 600ләп фатир уйнатылачак. 2013 елның мартыннан соң документ тапшыручылар исә якынайтылган чиратны көтәргә мәҗбүр. Мондыйлар дүрт меңгә якын гаилә. Аларга әле исәп номеры да бирелмәгән. Чөнки хәзер торак төзелү урыны билгеләнмичә, чиратка бастыру юк. Мохтаҗ гаиләләр реестрга кертелми. Дөрес, бу Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә генә шулай. Чөнки төзелеш җирләренә кытлык. Башка районнарда исә ипотека тулы көчендә эшләп килә.
 
– Алайса ипотекага яңа гына документ тапшырганнарга тиз генә фатир булмаячак икән...
– Ни дисәң дә, бу программа шартларына туры килеп чиратка бастырачаклар дигәнгә дә сөенергә кирәк. Бүген бушка беркем дә фатир бирми. Классик ипотекага фатир алу бюджет өлкәсендәгеләргә, яшь гаиләләргә шулай ук авырга туры килә. Чөнки процент ставкалары югары. Ә социаль ипотекада квадрат метрлары арзанайтылган бәядән фатирлар тәкъдим ителә. Беренчел кертем 10 процентны тәшкил итә. Калган өлешен дә 7 процент еллык ставка белән генә түләргә кирәк.  Җитмәсә, һәр туган балага ташламалар каралган. Ана капиталы белән дә ипотека кредитын капларга мөмкин. Ә торакның озак төзелүе, чиратны озак көтү – вак мәсьәлә. Фатир була дип көтәсең бит инде. Көтәргә әйберең булсын.
 
– Ана капиталы дигәннән, редакциягә бер укучыбыз мөрәҗәгать иткән иде. Үз исеменә социаль ипотека программасы буенча фатир алган. Кызы бар. Ул бала тапкан очракта кредитның бер өлешен дәүләт бала өчен бирә торган ташлама белән капларга буламы?
– Әгәр кызы ипотека килешүенә кертелгән икән, була. Юк икән, димәк, юк. Дөрес, кызны фатир алганнан соң да килешүгә кертергә була. Әмма моны җирле үзидарәдәге комиссия хәл итәргә тиеш.
 
– Тагын бер хаттагы сорауга да тукталып китик инде. Укытучыларга социаль ипотека программасы буенча торак алганда өстәмә ташламалар каралган. Укытучылар гаиләсе фатирны 2010 елда алган. Әмма аларга бернинди дә ташлама ясарга теләмиләр, ди. Нигә икән?
– Бер ел эш тәҗрибәсе булган, яше 35 яшьтән артмаган яшь укытучыларга социаль ипотека программасы белән фатир алганда чынлап та ташламалар каралган. Мәгариф һәм фән министрлыгы фатир бәясенең ун процентын күчерә. Әмма бу 2012 елның 1 гыйнварыннан соң фатир алучыларга гына кагыла.
 
– Программада быел үзгәрешләр кертелмәдеме?
– Үзгәрешләр бар. Казанда уйнатылачак «Салават күпере» белән М-14 төзелеш комплексларында торак сайлаучыларга кагыла бу. Конкурста катнашучылар белән махсус килешү төзи башладык. Хәзер яңа кагыйдә буенча конкурста катнашып фатир оттың икән, нәкъ шул фатирны аласың да. Элек кеше откан фатирыннан канәгать булмыйча, миңа монысы ошамый, теге кирәк дип сайлана иде, бу кыенлыклар, буталчыклар китереп чыгара. Яңа кагыйдә нигезендә, откансың икән – фатирны аласың, алмыйсың икән, фатирсыз каласың. Шуңа да сайлаганда алдан ук бик игътибарлы булырга, уйлап эш итәргә кирәк.
 
– Социаль ипотека урынына яңа программа киләчәк диләр...
– Юк, бу дөрес сүзләр түгел. Социаль ипотека бетми. Җитәкчеләр һәр җыелыш саен бернигә карамыйча социаль ипотеканы саклап калу турында сүз кузгаталар. Социаль өлкәгә кризис кагылырга тиеш түгел, диләр. Димәк, социаль ипотека да яшәячәк. Яңа программа дигәндә, керемле йортларны күз уңында тотып әйтәсездер. Бу проект Татарстанда чагыштырмача әле яңа гына эшли башлады. Әмма ул социаль ипотеканы алыштырмый, ул – аерым.
 
– Арендалы торак инде бу аңлавымча... Казанда бу программа буенча тораклар салына башладымы инде?
– Башка оешмалар өчен җавап бирә алмыйм, ә менә Татарсанның Дәүләт торак фонды өч йорт төзи башлады. Аның берсе Журналистлар урамында Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ) галимнәре, укытучылары, аспирантлары өчен булачак. Айдаров урамында бер йорт сафка басачак. Шулай ук Горький шоссесы урамындагы йортның кайбер фатирлары арендалы торак өчен файдаланылыр дип көтелә.
 
– Арендалы торак буенча фатир алучыларга нинди таләпләр куела?
– Монда бюджет өлкәсендә эшләргә тиеш дигән катгый таләпләр юк. Бары кеше торакка мохтаҗ булырга һәм эшләргә тиеш. Эш урыны буенча гариза тапшырыла. Аннары аларны җитәкчеләре район хакимиятенә җиткерә. Шуннан гаризалар шәһәр муниципалитетында карала, аннары Татарстан хакимиятендә фатирларны бирү хәл ителә.
 
– Бәяләргә килгәндә, арендалы торак ничә сумга төшәчәк?
– Фатир өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәясен кертмичә, бер бүлмәле фатир ун меңнән дә ким булмас инде ул. Әле һәр җирле үзидарә илдәге икътисадый хәлне истә тотып, үз процентларын өстәргә хокуклы. Кыскасы, 12 меңнәр булырмы икән... Әлегә бу төгәл генә билгеле түгел.
 
– Хәзер дә бер бүлмәле фатирны вакытлыча алып тору шул тирә тора, бу фатирны ахырдан сатып алырга мөмкинме соң?
– Кеше, теләсә, анда гомере буе да яши ала. Вакытлыча теркәлергә дә хакы бар. Тик менә килешүдә, фатирларны сатып алу мөмкин түгел, дип искәртелгән.
 
– Социаль ипотека программасы белән чиратка басу өчен төп шартның берсе – бюджет өлкәсендә эшләү. Кешенең бюджет өлкәсендә ничә ел стажы булырга тиеш?
– Эш стажы алай зур роль уйнамый. Иң мөһиме 2НДФЛ документы алырлык булсын. Аннары гаиләдә бер кешегә айлык керем җиде мең сумнан да ким булмаска тиеш. Бюджетка карамаган оешмалар да социаль ипотекада катнаша ала. Оешмалар ай саен кергән табышларының 1 % өлешен фондка күчереп барып, квота җыя алалар. Квота аларның хезмәткәрләренә социаль ипотека программасында катнашу хокукы бирә.Чиратка басып, килешү шартнамәсе төзелгәннән соң, гаилә исәп счетына ай саен өч мең сум артык айлык кертем салып барырга тиеш. Бу – торак базарында бер квадрат метрның уртача бәясенең 11 процентын тәшкил иткән сумма. Ул үзгәреп тора.
 
– Авылда теркәлгән кеше Казанда социаль ипотекага чиратка баса аламы?
– Юк. Казанда фатир алу өчен Казанда даими теркәлгән булу кирәк. Вакытлыча теркәлү дә рөхсәт ителми. Элек программада катнашу өчен кешенең калада биш ел даими «прописка»сы булуы мөһим иде. Хәзер бу алай түгел. Әмма авылдан килдем дә, берәрсенә пропискага кереп социаль ипотека белән фатир алдым дигән сүз түгел. Монда документ тапшыручы активлаштыру процессын үтә. Ягъни аның документларын җентекләп тикшерәләр – фатир алыр өчен генә махсус теркәлмәгәнме ул, чынлап та торакка мохтаҗмы.
 
Социаль ипотека программасы буенча чиратка басу һәм программада катнаша алу турында төгәлрәк җирле хакимияттә белешергә мөмкин. Кызыксындырган сорауларны (843) 221-69-49 номеры буенча Татарстан Дәүләт торак фондына, шулай ук «ШК» редакциясенә дә юлларга мөмкин.
 
Динар Хәмидуллин фотосы.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»