поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.11.2014 Бәйрәм

Самарада Сөмбелә көзге уңыш бәйрәме узды (ФОТО)

Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме Сөмбеләгә әзерләнә башлый. Көзге муллык бәйрәмен мул өстәлләр әзерләп, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар. Һәр өйдә яңа оннан төрле камыр ашлары пешерелгән, муллык билгесе булып хезмәт итүче чәкчәк һәм бавырсаклар өстәлләргә менеп утырган.

Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,
Сөмбеләне кем белә?
Сөмбеләне шулар белә -
Кем эшенә өлгерә.
Мул уңышлы көзге бәйрәм
Һәркемне сөендерә.

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда ундүртенче тапкыр уздырылган Сөмбелә бәйрәмендә “Көзге өстәл” күргәзмәсе нәкъ борынгы татарларның бәйрәм өстәле кебек бай булып, сый-хөрмәттән сыгылып тора иде.

Камышлы районы осталары күргәзмәсендә роза чәчәге сыман кисеп бизәлгән карбыз игътибарны җәлеп итә. Яшелчә тулы кәрзиннәр, зур-зур кабаклар, бавырсаклар, cамавыры кайнап торган өстәлләр һәр тамашачыны үз янына чакырып тора сыман. Бу байлыкның “хуҗалары” - татар милли киеме киеп утырган кеше хәтле зур курчак әби белән бабай елмаеп каршы ала.

Янәшәдә Елховка районы вәкилләре бизәгән өстәл. Аларның күргәзмәсе бер өстәлгә генә сыймаган, уңган хуҗабикәләр пешереп килгән алма бәлешләре, кышкылыкка дип тозлап куйган кыяр һәм помидорлары, озаграк саклана торган яшелчәләре матур итеп ике өстәлгә урнаштырылган. Күргәзмәне яхшы итеп оештырылуын күзәтеп торучы районның баш инженеры Николай Налесниковтан бәйрәмгә нинди кәеф белән килүләре турында сорашып тордым.

- Кәеф шәп! Мул уңыш вакытында җыеп алынган, көзге чәчү эшләре беткән. Хәзер инде көнбагышны урып- җыю эшләре тәмамланып килә. Дөрес, кырларыбызны, өлкәбезнең күпчелек районнарындагы кебек үк, күбесенчә инвесторлар эшкәртә. “Биатон” һәм “Агро-Самара” - авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче иң зур инвестор компанияләре. Районыбыздагы “Борма”, “Золотой колос” кебек хуҗалыклар төрлекчелек белән шөгыльләнә башларга ниятли. Аларның теләкләре дә гамәлгә ашыр, дип өметләнәбез.

Авыл халкының авыр эшен зурлаучы бүгенге кебек чаралар тагын да яхшырак, тагын да тырышыбрак эшләргә, үз эшеңнең әһәмиятен, кешегә кирәк булуыңны тоемларга мөмкинлек бирә. Моның өчен оештыручыларга - “Самара өлкәсе хөкүмәтенә, Самара шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга, аның ярдәмчесе Линар Сабировка, өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүровка , гомумән, бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде.

Теплый Станның “Игенче” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Сәет Кәнәфиев тә сүзен оештыручыларга рәхмәт әйтүдән башлады:

- Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү традициягә кереп бара, һәм бу безне бик куандыра. Бер-беребез белән аралашу, мәгълүмат алышу өчен генә дә “Сөмбелә” бәйрәмендә әйдәп баручы хуҗалык хезмәткәрләренең очрашып сөйләшүе - бик файдалы һәм кирәкле чара, - диде ул.

Ә фойеда халык җыела тора. Төркем-төркем булып әле бер күргәзмәне, әле икенчесен карыйлар, кызыксынып теге яки бу ашамлыкның ничек пешерелүе, чигү-тегү әйберләре белән кызыксыналар.

Күптән түгел өлкәбездә барлыкка килгән Самара өлкә “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы рәисе Разия ханым Әюпова җитәкчелегендә хатын-кызлар да чигү-тегү әйберләре һәм аш-су күргәзмәсен оештырганнар иде. Янәшәдә “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара ханым Насыйрова бер төркем хуҗабикәләргә һәм туташларга милли бизәкле күлмәкләрен, калфак һәм изүләрен күрсәтә. Шунда ук кул эшләре осталары мастер-класс та оештырып җибәргәннәр.

Ә Самара “Яктылык” татар мәктәбенең милли этика һәм технология дәресләре укытучысы Асия Сәйфетдинова күргәзмәгә укучылары чиккән кулъяулыклар, йомшак җылы оекбаш-бияләйләр алып килгән иде.

Тамашага килүчеләрнең күпчелеге “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов янында кайнаша. Гармунын сузып җибәрүе булды, уртага Самараның “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов килеп керде. Аңа кушылып, башкалар да бии башладылар.

Җырлап-биеп, бер-берсе белән аралашып, газета-журналларга язылып, күргәзмәләрне карап чыккан халык залга кереп утыра башлады. Шул арада “Сөмбелә” бәйрәменең мөхтәрәм кунаклары да килеп җитте һәм чараның төп өлеше башланды. Аны бик матур итеп Казанның “Риваять” татар фольклор ансамбле ачып җибәрде. Гомумән, әлеге ансамбль, быелгы “Сөмбелә” бәйрәменең кадагы буларак, бөтен бәйрәмне бизәде, туңган күңелләребезгә җылы татар моңы салып китте.

Килгән кунакларны һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин тәбрикләде һәм “Сөмбелә” борынгыдан килгән татар халык бәйрәме булуын искә төшереп: “Киләчәктә дә матур йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, бердәм булып яшик”, - дип, бәйрәмне башлап җибәрде.

Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Сергей Ершов агымдагы елда өлкәбезнең авыл хуҗалыкларында зур эш башкарылуы турында әйтеп үтте:

- Өлкәбез җыеп алынган ашлык буенча Идел буе федераль округында өченче урынны били. Бүгенге бәйрәмдә без авыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәтен зурлап, тук тормышыбыз өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга өлкә хөкүмәтенең Мактау һәм Рәхмәт хатларын тапшырырга рөхсәт итегез, - диде.

Өлкәбезнең алты районыннан килгән алдынгылар - сыер савучылар, механизаторлар, терлекчеләр, агрономнар, фермерлар, крестьян хуҗалыклары җитәкчеләре бүләкләнгәннән соң, “Волгопродмонтаж” төзү компаниясе исеменнән Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин һәм директоры Линар Сабиров хатын-кызларга - мультиваркалар, ә ир-атларга перфораторлар тапшырып чыктылар. Шулай ук Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте әзерләгән пакетларда талкыш-каләвә, чәкчәк һәм бу оешма нәшер иткән журналлар бар иде. Камышлы районы савучысы, “Правда” колхозы ветераны Маһирә апа Ягъфарованың бүләкләрен тотып карый башлаган идем. Ул:

- Бүләкнең зурысы да, кечкенәсе дә булмый. Ә менә авыл кешесен шәһәргә алып килеп шулай зурлаганнары, эшебезгә тиешле бәя бирә белүләре - безгә иң зур бүләк. Бәйрәмне оештыручыларга һәм иганәчеләргә зур рәхмәт.

Кызганычка, гөрләп эшләп торган колхозларыбыз таралып, яшьләребезнең шәһәрләргә китеп бетүе борчый. Авылларга яшь белгечләр җитешми, ә эш күбәйгәннән-күбәя бара - дип, шатлыклары һәм борчулары белән уртаклашты.

“Сөмбелә” бәйрәмендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре генә түгел, өлкәбезнең милли тормышына зур өлеш керткән милләттәшләребез дә бүләкләнде. Мәсәлән, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында шөгыльләнүче футбол һәм волейбол командалары өлкә ярышларында беренчелекне яулап килүе өчен Самара шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов аларга Рәхмәт хатлары һәм кубоклар тапшырды.

Бу Сөмбеләдә элек күрелмәгән хәл дә булды. Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы институтында укытучы милләттәшләребез - профессорлар һәм доцентларның, укытучылар һәм аспирантларның зур эше дә билгеләнеп, аларга да бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә күп еллар эшләп килүче “Йолдыз” бию театры, авыл үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары тамашачыга чын бәйрәм бүләк итте. Яшь талантлар - Похвистнево районы Гали авылының яшь һәм бик талантлы җырчысы Фаил Абдуллов, Кошки районы Иске Фәйзулла авылы егете Риналь Миннебаев, Самарадан Искәндәр Сәетов, Денис авылы сандугачы Рамилә Хәбирова кебек тәҗрибәле җырчылар чыгыш ясадылар. Бәйрәмне бик матур итеп Линар Абсаттаров һәм Эльвира Йосыпова алып бардылар.

Самарада традициягә әверелгән “Сөмбелә” бәйрәме күңелләрдә бары тик җылы хисләр генә калдырды. Аны оештыручыларга - Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә, шәһәр милли-мәдәни автономиясенә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә, “Волгопродмонтаж” төзү компаниясенә, “ИПОЗЕМбанк”ка, “Мир колес” ачык акционерлык җәмгыятенә, талкыш-каләвә ясау остасы Мәүлет Низамовка зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.
 

Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать ХУҖИН һәм аның директоры Линар САБИРОВ авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр.



“Риваять” татар фольклор ансамбле.



Камышлы күргәзмәсе.



“Ак калфак” күргәзмәсе.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре

 


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ 44 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»