поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.11.2014 Медицина

Чиратлар үзәккә үтте

Сырхауханәләрдәге чиратлар тәмам үзәккә үтте, дип күп кенә ата-аналар зарлана. Андагы вәзгыятьне үзгәртергә омтылыш та бар, югыйсә: табибка интернет аша да язылырга була. Әмма хастаханәләрдә кадрлар җитми, ә әти-әниләр балалары белән чиратта утыруын дәвам итә. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә соң?

Елаклар хоры

Ике бала әнисе Әлфинә Шәрәпова Түбән Каманың 1нче балалар сырхауханәсендә табибларның эш сәгатьләрен тәртипкә китерсеннәр иде, ди. “Җәй көне табиблар ялга киткән була, тик расписаниедә бу хакта мәгълүмат бирелми, алдан язылып киләсең, ә табиб юк, – ди ул. – Интернет аша язылмыйча килүчеләр дә, язылучылар да, күкрәк балалы аналар да – һәммәсе барыбер табиб ишеге каршындагы чиратта очраша. Кабул итү вакытын озайтсыннар иде, белгечләр өлгерми бит. Бер айга кадәр балалар чиратсыз кабул ителә. Икенче ае киткән балага аңлатып кара син чиратның ни икәнен! Күкрәк балаларын кабул итүдә дә үзгәрешләр кертәсе иде. Аерым көн яисә кабул итү бүлмәсе, димме... Юкса, 14 яшьлек үсмер дә чиратта, ике яшьлек сабый да... Тула өлкәсендә яшәүче иптәш кызым үзләрендәге тәртипләр турында мактап сөйләгән иде. Баланың авырлыгын, буен үлчәү кебек вакытны ала торган кабинетлары аерым. Табибка кергәнче үк әти-әниләр балаларын үлчи, күрсәткечләре әзер була. Безгә дә үзгәрешләр кирәк”.

Арчада яшәүче ике бала әнисе Аида Фатыйхованың да зарлары байтак җыелган. Анда бары тик “тере” чират икән. “Улым белән балалар бакчасына бару өчен белешмә алырга килеп, чиратта торган сабыйлардан инфекция йоктырып кайткан чаклар да булды. Күкрәк баласы белән медицина тикшеренүе үткәндә дә кысан коридорда чиратта торасың. Бер бала еласа, бөтенесе елый башлый. Алдан язылып, табибның билгеләнгән вакытта кабул итүе – бөтен әти-әниләрнең зур хыялы инде ул”, – ди Аида ханым.

Казандагы 11нче балалар сырхауханәсенә 4 яшьлек кызы Самира белән килгән Камилә Шәмсетдинова исә, чираттан зарланмый. “Интернет яки телефон аша шалтыратып язылуны керткәч, тәртип урнашты. Һәркемне язылган вакытында кабул итәләр”, – ди ул.

Чит илдә дә чират бар


Англиядә медицина өлкәсендә хезмәт күрсәтү системасы Россиянекенә охшаган. Тик аларда участок табиблары юк, “гаилә табибы” дип атала. Кеше эш урынын алыштырган очракта, аның авыру тарихы икенче гаилә табибына тапшырыла. Алдан язылып кабул итәләр. 60 яшьтән узган өлкәннәр һәм балалар өчен дарулар бушлай.

Франциядә исә сырхауханәләр юк, табиблар шәхси кабинетларында “тере” чират буенча кабул итә. Ә гаилә докторын һәркем үзе сайлый.

Америка, Израиль, Португалия һәм Германиядә табиблар өйгә йөрми. Алдан язылып яки гадәти чират буенча кабул итәләр. Әгәр табибка кушкан вакытта килмәсәң, ул язган режимны һәм күрсәтмәләрне үтәмәсәң, иминият акчалары түләнми һәм дәвалану өчен авыру үз кесәсеннән чыгарырга мәҗбүр була. Гадәттә, гаилә табиблары үз пациентлары белән яхшы таныш. Авырып киткән очракта аңа бу хакта әйтеп шалтырату да җитә, ул үзе “больничный кәгазе” ача.

Белгечләр фикере

“Табиблар тиешледән өч тапкыр күбрәк эшли”

Роза ӘХМӘДИЕВА, Казанның 2нче балалар сырхауханәсенең баш табибәсе:


– Хәзер сырхауханәләрнең гади чират системасыннан алдан язылуга күчеп барабыз. Ләкин һәр яңалык тулы куәтенә эшләп китсен өчен вакыт, тәҗрибә кирәк. Моңа кадәр эшләгән программаны үзләштереп бетерү өчен дә 5-6 ел кирәк булды. Июль аена кадәр сырхауханәдәге табибларга doktor16.ru сайты аша язылып килсәләр, җәйдән бирле дәүләтнең хезмәт күрсәтү порталы – uslugi.tatar.ru аша язылырга мөмкин. Шулай ук телефон аша регистратурада язылу да бара. Теркәү палатасы, пенсия фондындагы сыман “тере” чиратны җайга салучы инфоматлар урнаштырылсын иде. Ул җайланма чит илләрдә бик популяр һәм үзен аклый.

Бүген сырхауханәдәге төп кагыйдә – алдан язылган кешеләр үз вакытында кабул ителергә тиеш. Бу хакта һәр табибның ишегенә язып куелган. Язылмыйча килүчеләрне дә табиблар кире бормый, тик алар инде озак көтәргә мәҗбүр.

Инвалид, ятим, күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге балалар чиратсыз кабул ителә. Әгәр инвалид бала кирәкле кабинетка кадәр барып җитә алмый икән, аның янына табиб үзе төшә. Керү ишегеннән ерак түгел, без махсус шундый кабинет булдырдык. Коляска да бар.

Безнең сырхауханәдә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе – сәламәт бала көне. Сишәмбе күкрәк балаларын кабул итсәк, пәнҗешәмбе күбрәк балалар бакчасы һәм кече мәктәп яшендәге балалар килә. Һәркем үзенә каралган вакытта йөрсә, гауга да чыкмас иде. Чиратта утырып, балама инфекция йоктырдым, диючеләр байтак. Авыру бала белән килеп, башкалар янына чиратта утыру этик кысаларга да сыймый. Югыйсә, керү ишеге янындагы кабинетка авыру баланы карау өчен табиб чакырту мөмкинлеге булдырдык бит.

Кагыйдә буенча, табиб 3 сәгать эчендә 22 баланы карарга тиеш. Шуннан артыгы өчен иминият ширкәтләре сырхауханәгә зур штрафлар сала. Тик табиблар кайчакта бер көндә 50-60 балага кадәр кабул итә. Һәр авыруны карау өчен уртача 10-12 минут вакыт каралган. Әмма кемгәдер 5 минут җитсә, кемгәдер 20 минут сарыф ителә. Әти-әниләр дә табибларның хезмәтенә хөрмәт белән карап, аңлашып эшләсәк иде.

“Медицина өлкәсе – үзенчәлекле”

Марат НУРМИЕВ, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүмати һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе:


– Өлкәннәр сырхауханәләренә караганда, балаларныкында алдан язылып табибка күренү ысулы активрак эшли. Дөрес, ул чиратлар проблемасын 100 процентка хәл итә алмый. Ул бары тик табибларга булган йөкләмәләрне генә тигез итеп бүлергә булыша. Әйтик, мисал өчен, дүшәмбе көнне халык сырхауханәләргә агыла, ә чәршәмбе көнгә бу сан бераз кими төшә.

Uslugi.tatar.ru порталына кереп табибка язылу өчен, авыруның сырхауханәгә, билгеле бер участокка беркетелгән булуы шарт. Әгәр авырлыклар туса, сырхауханә регистратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Табибның да кинәт кенә авырып китүе һәм башка сәбәпләр аркасында эш вакыты үзгәрүе бар. Бу очракта алдан язылган авыруларга шалтыратып хәбәр итәргә, сырхауханәдә дә мәгълүмат урнаштырылырга тиеш. Районнардагы сырхауханәләргә дә кагыла бу. Мәсәлән, Балык Бистәсендә әлеге яңалыкны аеруча яратып кабул иттеләр. Инфомат белән эш итәргә өйрәтү актив оештырылды.

Үземнең балам Казанның 1нче балалар сырхауханәсенә беркетелгән. Портал аша язылып киләбез, табиб кабул иткәнне 15 минуттан артык көткәнебез юк.

Әти-әниләргә киңәш итеп шуны әйтәсе килә: алдан язылсагыз да, билгеләнгән вакыттан 20 минут алданрак килсәгез иде. Әгәр язылган көнне килә алмасагыз, порталга кереп алдан билгеләү кирәк. Сезнең урынга башка берәү языла алачак.

ГМ киңәшләре:

- сырхауханәгә барыр алдыннан баланы ашатып, өйдән запас вакыт белән чыгып китегез;
- сумкагызга печенье, алма, су салырга онытмагыз;
- температура 38гә менгән яки нык авыручылар, һичшиксез, алдан кабул ителергә тиеш;
- балагызның мөмкинлекләре чикләнгән икән, өстенлекләрдән файдалану өчен, бу хакта алдан әйтү кирәк. Табибларның: “Сезнең балагыз инвалидмы?” – дип сорарга хокукы юк.

Сырхауханәләр буенча зарларны (843)5-11-41-15 телефоны яки www.minzdrav.tatarstan.ru сайты аша җиткерергә мөмкин.


Сан


- 2014 ел башыннан 1 октябрьгә кадәр Казанда 471066 кеше сырхауханәләргә электрон чиратка баскан, Түбән Камада 527695 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган.
 - ТР сырхауханәләренә барлыгы 325 инфомат урнаштырылган.
 


Рәйхан ФӘҮКАТОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 11 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»