02.11.2014 Җәмгыять
“Әле тагын алыр идем!”
Авыру балалар янында еш булырга туры килә. Кайчак аларны тәрбияләүче әти-әнисенә карап сокланмый мөмкин түгел. Бала тудыру йортында: “Синең балаң авыру”, – дип әйтелгән сүз бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерә. Сабыйларын калдырып чыгучылар да юк түгел.
Василий
Арчада яшәүче Гөлнур ханым Яковлева да чит кеше баласын алырмын дип бер дә уйламаган. “Элек Казанга барып эшләп йөрдем. Дәрвишләр бистәсендә урнашкан психоневрологик диспансерда эшләргә туры килде. Авыру балаларны кызгансам да, артык игътибар итмәскә тырышам. Өйдә ике балам да бар бит әле. Эшкә киләм дә кайтам. Шулай итеп өч ел эшләдем, – дип искә ала ул. – Бервакыт иртәнге якта бергә эшләүче хатын килеп керде. “Анда бер гарип малайны китергәннәр. Ни сөйләшә белми, күзе дә күрми, ишетми дә”, – ди бу. Төшке ашны малайга мин ашаттым. Бүлмәгә килеп керсәм, каршымда мөлаем йөзле сабый утыра. Аның зәңгәр күзләренә кереп чумдым. Әллә кайсы ягы белән яраттырды ул мине. Көне буе шул баланы уйлап йөрдем. Өйгә кайткач та сүзем гел аның турында булды. Ул вакытта каенанам да, каенатам да исән иде. Йөри алмаган, бөтенләй гарип баланы өлкәннәр белән киңәшләшмичә алып кайтып булмый бит инде. Алар каршы килмәде. 2006 елның 18 маенда Василийны алып кайттык”.
Василий сөйләшә белмәсә дә, нәрсә теләгәнен аңлатып бирерлек хәлдә булган. Аны укырга, язарга да өйрәткәннәр. Чит гаиләдә җылылык тапкан ул. Василийны алырга барганда Гөлнур апа үзе белән хәтта булачак киленен дә ияртә. “Бергә яшисе бит. Шуңа күрә киленемә дә күрсәтергә булдым. Аллага шөкер, аңлашып яшәдек. Ул да баланы якын итте”, – ди Гөлнур апа.
Василийның үз әти-әнисен дә эзләп карыйлар. “Казанда яшәгәннәрен белдек. Без барганда әнисе өйдә юк, әтисе генә иде. “Улыгыз бездә яши. Күрәсегез килсә, шалтыратыгыз”, – дип телефон номерын калдырдык. Тик шалтырату гына булмады”,– дип искә ала олы йөрәкле ханым. Василий аларда алты ел яшәгән. Авыруы көчәеп киткәч, табибларга күрсәтәләр. Малайның нибары ике ай гомере калганын әйтәләр. Тик Василий әнисе тәрбиясендә тагын 9 ай яши әле. “Никләр табиблар янына алданрак бармадым икән? Гел күрсәтеп торасым калган. Бәлки, әле яшәр дә иде. Соңгы елларда аягына баса башлаган иде улым. 19 нчы яше киткәч, нәкъ безгә кайткан көнне – 18 майда үлеп китте. Шунысына сөенәм – безнең фамилияле булды ул. Арчага җирләдек. Каберенә еш барабыз. Сагынмаган бер көнебез дә юк. Авыру дип тормады, компьютерны әйбәт белә иде ул. Абыйсы ноутбук алып кайтып бирде. Бармакларын хәрәкәтләндереп, шунда эшләргә өйрәнде. Хәзер менә фотодагы сурәте генә калды”, – ди Гөлнур ханым.
Карина
Василийны тәрбиягә алып бер ел да үтми, тагын бер кыз бала алырга уйлаша Яковлевлар. “Карина исемле кызчыкны берничә көнгә өебезгә алып кайттык. Холкы тыныч түгел, көйсезрәк. Шунда танышлар: “Ике авыру бала белән нишләмәкче буласың?”– диделәр. Кызчыкны кире илттек. Тик озак та үтмәде, Карина төшемә керә башлады. Яңадан барып алдык. Кызчык үҗәт, үзсүзле, хәтта усалрак та әле. 16 яшьтә булса да, кечкенә генә гәүдәле үзе. Оныгым белән бергә уйнап үсә. Безгә килгәндә дүрт сүз белә иде. Хәзер сатып җибәрергә мөмкин. Теттереп татарча сөйләшә. Сәламәтлеге дә яхшырды. Һәрдаим табибларга күрсәтеп, тернәкләндерү үзәгендә дәвалыйбыз. Оныгым белән бергә хәрефләр танырга, язарга өйрәнде”, – ди Гөлнур апа. Без килгән көнне Карина тернәкләндерү үзәгендә иде.
Әти-әнисе баш тарткан сабыйларга әни булган бу ханымга карап сокланмый мөмкин түгел. “Ирем, балаларым бик әйбәт минем. Тормышта бәхетле хатын-кыз булдым. Кемгәдер назымны, җылымны бирә алганым өчен сөенеп туя алмыйм. Аеруча авыру балаларга ярату кирәк. Аларны шул яшәтә дә инде. Әле тагын бала алыр идем. Тик Василий кебеге булмас дип куркам”, – ди ул.