|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2014 Җәмгыять
Милләтебез горурлыгы улБезнең милләт күпкырлы, ачык, билгеле шәхесләргә бай, Түбән Новгород өлкәсе мишәрләре арасында да киң җәмгыятькә танылганнары байтак, һәр татар авылыннан диярлек милләтебез горурлыгы булган кешеләр чыккан. Түбән Новгородта яшәүче тарихчы, крайны өйрәнүче Алимҗан ага Орлов шуларның берсе. Аның татар-мишәрләрнең тарихын ачыклауга, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур. Тормышы, бер карашка, меңләгән кешеләрнеке кебек гади – укыган, эшләгән, гаилә корган. Әмма ул көндәлек эш-мәшәкать белән генә беркайчан да чикләнмәгән, милләтебезгә күрсәткән хезмәте, һичшиксез, бәясез. АЛИМҖАН ага 1929 елның алтын көзендә Камкада туа. Җирле җидееллык мәктәпне тәмамлагач Кочко-Пожар педучилищесына укырга керә. Ул гомерен педагогикага, балаларга белем-тәрбия бирүгә багышларга хыялланса да, тормыш үз төзәтмәләрен кертә – акыллы, белемле яшь белгечнең оештыру сәләтен күреп, Кызыл Октябрь районы комсомол комитетының беренче секретаре итеп билгелиләр үзен һәм ул биш ел район комсомолларын җитәкли. Аннары аны югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Бу вакытта инде Алимҗан ага гаилә башлыгы, ике кызчыгына әти була. Югары белем алгач перспективалы яшь белгечне өлкә башкарма комитетында эшләргә калдыралар. Ул елларда эш буенча аның булмаган районы калмагандыр. Шулай да ул яшьли сайлаган белгечлеге буенча эшләргә хыяллана һәм аны өлешчә генә булса да тормышка ашыра – 1957 елда Горький авыл хуҗалыгы институтында студентлар укыта башлый. Облисполкомнан җибәрәселәре килмәсә дә, бу юлы ул сүзендә нык тора. 1977 елда аңа фәлсәфә фәннәре кандидаты исеме бирелә, озакламый доцент була. Гаиләсендә, эшендә бар да тәртиптә булса да, аны милләт язмышы, телебезнең киң кулланышта булмавы, милли бәйрәмнәребезнең югала баруы борчый. Үзгәртеп кору чоры башлангач, бу мәсьәләләргә карата карашлар уңай якка үзгәрә, милли оешмалар булдыру мөмкинлеге туа. Һәм 1989 елда Алимҗан Мостафа улының инициативасы белән өлкә татарларының “Туган як” милли-мәдәни үзәге оештырыла. Ул озак еллар бу оешманың рәисе булып тора. Нәкъ ул эшләгән дәвердә “Туган як моңнары” ансамбле оештырыла, татар концертлары, сабантуйлар уздырыла башлый, районнарда гына түгел, өлкә үзәгендә уздырылган барлык мәдәни чараларда да татарлар актив катнаша. Нәкъ шул елларда үзәк каршында татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе дә оештырыла.
1990 елда инициатив төркем тырышлыгы белән бүгенгәчә уңышлы эшләп килгән өлкә “Туган як” газетасын булдыруда аның өлеше зурдан. Кыскасы, Алимҗан аганың өлкәдә татар мәдәниятен саклап үстерүгә куйган хезмәте әйтеп бетергесез зур. Газетабызның Кави Нәҗми исемендәге публицистик премиясенә дә беренчеләрдән булып ул лаек булды.
Аңа тынычлык бирмәгән тагын бер сорауларның берсе – татар-мишәрләрнең тарихын ачыклау иде. Бик күп эзләнергә, архивларда казынырга, баш күтәрми эшләргә туры килсә дә, ул бу хезмәтен дә уңышлы башкарып чыкты, газета битләрендә аның барлык татар авыллары тарихын ачыклаган һәм бүтән күп кенә тарихи материаллары бастырылды. Берничә китабы да дөнья күрде, ә ике-өч ел элек А.Файзуллин белән бергәләп өлкәнең барлык татар авыллары тарихын туплаган “Навеки вместе” дип аталган ике томлык каты тышлы китаплары бастырылып чыкты. Тарихыбызны аның кебек тирәнтен өйрәнүче, күп кенә фактларны ачыклаучы бүтән кеше юк дисәк, ялгышмабыздыр.
Әлбәттә, барлык казанышларында тугры тормыш иптәше Фәймә ханымның өлеше зур, ул аның беренче ярдәмчесе дә, таянычы да, киңәшчесе дә. Аларның бергә гомер итүләренә быел җәен 65 ел тулды инде. Бер уйласаң, үзе бер гомер! Берсеннән-берсе акыллы, тәртипле кызлары Ләйлә белән Әлфия дә әтиләренең һәр эшен хуплап алып, рухландырып торучылар. Орловларның дүрт оныклары, җиде оныкчыклары бар. Балалары да, оныклары да әби-бабайлары үрнәгендә матур гаиләләр корып, җәмгыятьнең лаеклы шәхесләре булып яшиләр, бабакайлары белән чиксез горурланалар, әбекәйләрен бик-бик яраталар.
Нәкъ бүген хөрмәтле аксакалыбыз Алимҗан Мостафа улы Орлов үзенең 85 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Без юбилярга аның тырышлыгы, хезмәте җимешләренең берсе булган “Туган як” редакциясе коллективы исеменнән саулык, бәхет, тыныч картлык телибез.
Алимҗан абый, сез Нижгар татарларының милли-мәдәни тормышына юл салучы булып, тирән эз калдырдыгыз. Сез нигез салган эшләр дәвамлы булды. Сез чын-чынлап милләтебез горурлыгы, тормыш юлыгызның һәр баскычын намус белән үтәсез. Алдагы көннәрегез дә матур, якты, шатлыклы булсын, якыннарыгызның мәхәббәтен, кайгыртуын тоеп озын-озак кына яшәгез.
Фото редакция архивыннан.
Наилә ЖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|