|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2014 Мәдәният
Элек язучылар болай иде, элек язучылар тегеләй идеЭлек язучылар авылларга еш килә һәм һәрвакыт халык арасында була иде. Моннан егерме-утыз ел элек район, авыл җирлегендә эшләп килүче әдәби берләшмәләр белән һәрвакыт тыгыз элемтә булды. Элек болай иде, тегеләй иде, дигән фикерләрне ишеткәч, авыз чите белән генә елмаеп куярга яратабыз. Бүген заман икенче, шуңа күрә иҗади эшләү ысуллары да башка төрле, дибез. Төптәнрәк уйлап карасаң, бүген язучы белән укучы арасында элемтәләр югалган икән. Даһи әсәрләр тумый, Тукай премиясенә лаек булырлык әдипләребез юк, дип аһ орабыз. Язучы белән халык арасында якыннан аралашу җитми бүген. Хәтерлим әле, мин кечкенә чакта авыл клубына, мәктәпкә язучылар бик күп килә иде. Әнием укытучы булгач, һәр атна саен диярлек кичә әзерли. Безнең өйгә һәрдаим Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Атилла Расихтан хатлар килеп тора иде. Әнием аларны бүген дә авыл музеенда саклый әле. Мөхәммәт Мәһдиев бездә кунакта еш була иде. Шәле һавасын иснәргә, урман табигате белән хозурланырга кайта иде ул. Арчаның Гөберчәге белән генә канәгатьләнеп калмыйча, безнең җирле халык белән дә аралаша. Менә шул авылдан аерыла алмаган кендек җебе, эчке халәте аңа даһи әсәрләр иҗат итәргә этәргеч ясагандыр да, күрәсең. Язучылар белән укучылар арасындагы элемтәнең өзелүе беренче сәбәп булса, икенчесе – җирле төбәкләрдәге түрәләрнең, җитәкчелекнең әдипләр белән кызыксынмавы, кирәк дип тапмавы. Безнең Шәле авылында күп еллар Фәйзрахман Сафин колхоз рәисе булып торды. Кая гына барсам да, авыл исемен әйтүгә үк Фәйзрахман абыйны хәтерлиләр. Бер белмәгән кеше юк. Легендар кеше иде ул. “Миллионер” колхоз исемен йөрткән Шәлегә шулкадәр күп шәхесләрне алып кайтты. Татарстанның халык рәссамы Харис Якупов Шәленең сыер савучыларын, көтүчеләрен сурәткә төшереп, бөтен дөньяга танылды, мактаулы исемнәр алды. Дөнья классик рәссамнары исемлегендә нәкъ менә Харис Якуповның Шәледәге картиналары циклы бар.
Язучылар да күп килә иде безгә. Фәйзрахман абый төп эшеннән кала, Казаннан язучылар чакыруны даими планына кертә иде хәтта. Димәк, әдипләр белән укучының аралашып торуына авыл башлыклары да зур роль уйнаган. Бүген вәзгыять ничек? Җирле җитәкчеләрнең язучылардан башка да эшләре чиктән ашкан диярсез. Аларга мал санын арттырырга, күбрәк сөт, ит җитештерергә кирәк. Мин бервакыт Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәгә баргач, андагы җитәкченең мәшһүр язучы хакында әйткән фикере турында халыктан ишеткәч, чәчләрем үрә торган иде. Әйтергә оят хәтта. Бер караганда, урамнарыннан тездән пычрак ерып йөргән авыл халкы нәкъ менә Гаяз Исхакый аркасында юллы, сулы булган. Аның исеме дөньяга тарала башлагач, күпләр Яуширмә белән кызыксына башлаган.
Бу хакта язуымның җитди сәбәпләре бар, әлбәттә. Бүген, чыннан да, әдәбият дөньясында кайнаган язучыларыбыз авылдан, укучылардан, халыктан аерылды. Әдипләр моны үзләре дә яшерми. Язучылар берлегенең Тукай клубында җыелып сөйләшүе дә әнә шул теманы үз эченә алган иде.
– Без авылдагы әдәби түгәрәкләрдә йөргәндә, каләм тибрәтүче яшь егетләр һәм кызлар белән кызыксыну да көчле иде, – ди Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. – Гариф Ахунов Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән чорда яшьләр бүлегендә Илдар абый Юзеев эшли иде. Аларның яшьләргә булган мөнәсәбәте дә җылы булды. Хәтерлим әле, Мөдәррис Әгъләм белән Казанга килгәч, безне Зәки Нури күреп алган иде. Һәм Язучылар берлегенә хат яздырып, 30 сум матди ярдәм белән булышты.
Әдәбият дөньясы каләм тибрәтүче яшь буынга да кытлык кичерә икән әле. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, хәзерге вакытта берлектә барлыгы 330 әдип исәпләнә. Шуларның 210ы – пенсионерлар, ә 30ы – 35 яшькә кадәр булган язучылар. Бу – аянычлы саннар, әлбәттә. Республикада 30дан артык әдәби берләшмә эшләп килә. Бүген аларны барлыйсы, бер түбә астына – Татарстан Язучылар берлеге тирәсенә туплыйсы бар.
Туплар алдыннан, авыл һәм район җирлегендә каләм тибрәтүчеләрне җәлеп итәргә, кызыксындырырга кирәк. Әдәби түгәрәкләрнең шактые җисеменә туры килмичә, исемдә генә кала бирә. Аларны моның өчен гаепләп тә булмый, чөнки башкалада иҗат итүче әдипләр белән аларның ныклы элемтәләр, канат бирүче лидерлары юк. Моның өчен, алдан әйтеп киткәнчә, язучылар белән җирле җитәкчеләрнең кулга-кул тотынып эшләве дә кирәк.
– Мин Башкортстанда яшәсәм дә, андагы авыллар, районнар татар мохитеннән аерылмаган иде, – ди язучы, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм телләрне үстерү идарәсе сектор мөдире Галимҗан Гыйльманов. – Безгә Казаннан бөтен татар китаплары да килде. Мирсәй Әмир, Габдрахман Әпсәләмов, Илдар Юзеевларны укып кына түгел, күреп белә идек. Чөнки алар безнең районда да, авылда да еш кунак була иде.
Бүген татар китабы Башкортстанга гына түгел, ә Татарстан авылларына да барып җитми. Чөнки бездә китап тарату системасы бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Бер караганда, шулкадәр күп китаплар басылып тора кебек. Шулай да нәшриятта үзенең китабы чыкканын көтеп гаҗиз булган язучылар шулкадәр күп.
Аннан, укучы китап укымый, дип әйтергә яратабыз. Бүген китап кадере, аның тәме бетте. Чөнки соңгы вакытта эте дә, бете дә китап чыгара башлады. Разил Вәлиев тә: “Әдәбиятны чуарладык, пычраттык, зәвыгын төшердек, – дип уфтанып алды. – Сәхнәдә яңгыраган мәгънәсез җыр текстлары белән яшьләрнең зәвыкларын бозабыз”.
Ә халык әнә шул сүзтезмәләрне камил шигырь юллары дип уйлый инде.
Кинога чакырмадың,
Туңдырма каптырмадың.
Чәчәкләр иснәтмәдең,
Сөям дип тә әйтмәдең, –
дигән җырларны телевидение экраннарыннан, радио дулкыннарыннан һәрдаим әйләндереп торгач, халык үзеннән-үзе шундый җырларга, шигырьләргә күнә башлый инде. Элеккеге худсоветларны кайтармыйча торып, без укучыларның, тыңлаучыларның зәвыгын кайтара алмыйбыз. Тагын элеккегә кайттык инде. Нишләтәсең, башкача алга таба барып булмый. Чөнки чын әдәбиятны да, чын татар моңыбызны да югалтачакбыз.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|