поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.10.2014 Җәмгыять

Автобус йөртүче дә кәефне күтәрә ала

Шәһәр иртә уяна: картлар намаз укырга җыенып йөргән арада балалары эшкә, ә оныклары мәктәпкә җыена. Җылы өйдән чыгып, автобус тукталышына килеп баскан кеше әледән-әле сәгатенә күз сала: аның автобусы графиктан чыкмаган микән? Эшенә соңгармас микән? Юк, чыкмаган, әнә 37нче маршрут автобусы салмак кына тукталыш янына килеп басты.

Кабинадан күптәнге танышым Исламнур Гайфулла улы ХАММАТШИН баш кагып исәнләшә. Чиста тәрәзәләре аша көр елмаючы авылдашым белән горурланам мин. Аның үз эшен чын күңеленнән яратуын да, пассажирларыннан иртәрәк уянып эшкә китүен дә, икенче сменада эшләгәндә төн уртасында гына кайтып керүен дә яхшы беләм.

- Мин иртәнге сәгать дүрттә уянам, - дип сөйли Исламнур абый. - Машинамның майланган, җайланган булуын тикшереп карамыйча, юлга чыкмыйм. Тормозлары нык тотсын, ишекләре ачылып-ябылулы булсын, салон пассажирларны чисталык белән каршы алсын өчен, үзеңә барысын да тикшереп, шөрепләрен ныгытып, ялтырамаган җирен сөртеп торырга кирәк. Миңа да, гаражыбызның медицина хезмәткәре тикшермичә, рейска чыгарга рөхсәт итмиләр. Машинам төзек, үзем исән-имин булуыбыз ачыклангач кына, диспетчер юл кәгазе тоттыра...

Исламнур абый 45 ел инде руль артында. Башта ул йөк машинасында төзү материаллары ташыган, аннары автобус паркына эшкә килгән. Ул биредә 18 ел инде автобус йөртүче булып эшли. Читтән карап торган кешегә бу эш җиңел булып күренсә дә, ул бик җаваплы. Һәр көнне йөзләгән кеше гомерен үз өстеңә алып юлга чыгу, маршрутта очраган бәла-казаларны үтеп, һәр тукталышка вакытында төгәл килеп туктау, үзеңә тапшырылган автобусның төзеклеген кайгыртып тору үтә дә кыен эш. Россия Федерациясенең икенче һәм өченче дәрәҗә “За безаварийную работу” күкрәк билгеләре, күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән Исламнур Хамматшинны күпләргә үрнәк итеп күрсәтәләр.

- Үз эшемне яратам мин. Кешеләр белән аралашып яшәү, аларга файдалы булу миңа канәгатьлек хисе өсти - дип сөйли Исламнур Гайфулла улы. Аның шушы эш сөючәнлеге улы Илнурга да күчкән. Ул да Самараның Үзәк автовокзалында автобус йөртүче булып эшли, ерак рейсларга йөри. Ә менә кызлары Лилия белән Гөлия әниләре Илһамия апага охшаганнар. Аның кебек үк хуҗалыклы, ачык йөзлеләр. Хамматшиннарның өч баласы да инде күптән үз гаиләләре белән яши, ләкин әти-әниләрен онытмыйлар, һәрдаим хәлләрен белешеп, кунакка йөрешеп торалар.

Исламнур абый Хамматшин үзе дә - бик аралашучан, ярдәмчел кеше. Аны туган авылы Камышлы районының Яңа Ярмәктә дә көтеп алалар. “Исламнур туган җанлы кеше ул. Олыны - олы, кечене кече итә белә. Кайткан саен туганнарының гына түгел, күрше-күләннең да хәлен белеп чыга, кирәк булса, ярдәм итәргә алына”, - диләр авылдашлары.

Авыл җирендә үскәнгәдерме, Исламнур абый туган як табигатенә, татар моңына гашыйк. Җәйге матур кичләрдә ул гармунын алып урамга чыкса, авыл моңга күмелә. Шунысы кызык, аның автобусының салонында да еш кына татар җырлары яңгырый.

- Безнең көйләр бик моңлы, бик матур бит. Тыңласыннар әйдә! - дип, елмая Исламнур абый. Ә пассажирлар каршы түгел. Магнитофоннан агылган ягымлы татар җырлары, берничә тукталышка гына булса да, аларны шау-шулы шәһәр урамнарыннан хыял дөньясына алып китә. Димәк, автобус йөртүче дә пассажирларга яхшы кәеф бүләк итә ала.

- Тәҗрибәле машина йөртүче буларак юл хәрәкәтендә катнашучыларга нинди теләк теләр идегез? - дигән сорауга ул бик җитди җавап бирде:

- Дикъкатьле булырга киңәш итәр идем. Машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләренә буйсынмыйлар, шуңа да еш кына бәхетсезлекләр булып тора. Мин нәни бала җитәкләгән ата-аналарның ярамаган урында юл чыгуларына көн саен шаһитмын. Балаларына нинди үрнәк күрсәтәләр алар? Бу бала үсә төшкәч: “Әни белән һәрвакыт шуннан йөри идек”, - дип, ике дә уйламыйча куркыныч юлга аяк басачак бит!

Пассажирлар, җәяүлеләр, автомобиль йөртүчеләр - барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар бит без һәм иминлегебез - үз кулыбызда. Юл хаталарны кичерми, шул турыда онытмасак иде, - ди Исламнур Хамматшин.

“Бердәмлек” газетасы аша Исламнур абыйны да, өлкәбезнең бөтен машина йөртүчеләрен дә профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, корычтай исәнлек, шома юллар һәм гел кояшлы һава шартлары теләп калабыз.
 


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ 43 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»