поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.10.2014 Мәдәният

“Һөнәр” фестивале һәм Камал театры драматургия конкурсы игълан итә

“Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале һәм Камал Театры драматургия лабораториясендә катнашу өчен өчен синопсислар конкурсы игълан итәләр. Синопсислар 2014 елның 13 ноябренә кадәр кабул ителә. Искәртеп үтәбез, “Һөнәр” фестивале 2014 елның 15-21 декабрендә Казанда үтә.

“Һөнәр” фестивале беркайчан да спектакльләр күрсәтү белән генә чикләнмәде. Һәр ел саен “Һөнәр” кысаларында режиссура лабораториясе оештырыла һәм тәнкыйтьчеләр катнашында фикер алышулар үткәрелеп килә.
 
Быел беренче тапкыр “Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында 15-21 декабрьдә драматургия лабораториясе булачак. Аның максаты – драматург булырга теләүче талантларны барлау. Режиссер һәм актерлар ярдәме белән аларны драматургиянең асылына төшендерү.
 
Лабораториядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен фестивальне оештыручыларга булачак пьесаның синопсисын гына җибәрергә кирәк.
 
Синопсис – ул пьесадагы төп вакыйгаларны атап чыгу, кыскача эчтәлек.
 
Нияз Игъламов: "Нәрсә соң ул синопсис? Ул син ачарга теләгән нинди дә булса вакыйганың кыскача эчтәлеге. Мәрьям Тәлгатьне ярата, тик күрше егете Рәмзил аларның өйләнешүләренә каршы... Аның ире командировкадан кайтты һәм... Сугыш кинәт башланды һәм кинәт тәмамланды да, авылларда балалар тумый башлады, кырда тургай тавышы тынды... Кешегә хакимлек бирелгән, тик ул җаваплылыктан качарга тели... Авыл малае Марат, агрономлыкка укырга дип, шәһәргә килә һәм ялланулы үтерүчегә әверелә… Альфа-Центаврда яшәүчеләр җир халкы белән үз тәҗрибәләрен уртаклашырга телиләр, ләкин Q планетасыннан килгән килмешәкләр дөньяны яулап алмакчылар... Шүрәле ялгызы гына тынычлап яшәргә тели, әмма аңа үсеп килүче шәһәр шаукымы комачаулый... һ.б. Нәрсә хакында булса да ярый. Теләсә нинди сюжет. Теләсә-нинди тарих. Вакыйгаларнын төрлечә ачарга мөмкин..."
 
Сайланып алынган синопсис режиссерлар, актерлар һәм драматургия лабораториясендәге башка катнашучылар белән бергәләп камилләштереләчәк, детальләр белән баетылачак. Драматургия лабораториясе иҗат ителгән яңа пьесаларны уку белән тәмамланачак. Иң яхшы пьесалар сәхнәдә куелып һәм басылып чыгачак.
 
Синопсисны 2014 елның 13 ноябренә кадәр kamalteatr@mail.ru адресына җибәрергә, хатның исемен “Синопсис. Һөнәр” дип куярга. Катнашучыларның яше мөһим түгел. Төп шарт – синопсис татар телендә булырга тиеш.
 
“Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале 15-21 декабрьдә Казанда үтә. Быел фестивальдә Әлмәт, Казан, Яр Чаллы һәм Туймазы шәһәрләреннән режиссерлар катнаша. “Һөнәр” афишасында барлыгы рус һәм татар телләрендә 10 спектакль һәм 4 эскиз эш тәкъдим ителә.

 

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»