поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.10.2014 Авыл

Татарстан сыерларына паспорт өләшәчәкләр

Тиздән Татарстанда ферма маллары өчен махсус электрон реестр барлыкка килергә мөмкин. Аның максаты – республика агросәнәгать комплексларындагы терлекләрнең төгәл санын ачыклау, бу өлкәдәге хокук бозулар һәм башка астыртын эшләргә нокта кую.

Әлеге “Электрон көтү” (“Электронное стадо”) дип аталган проектны Марат Дусаев белән Камил Исрафилов әзерләгән. Хәзерге вакытта алар – IT-парк резидентлары. Максатлары – республиканың авыл хуҗалыгы тармагындагы “хокук бозулар” белән көрәш, дөресрәге, ферма маллары белән бәйле документларны тәртипкә салу. Бу аңлашыла да, ник дигәндә, хәзерге вакытта агросәнәгать комплексларының мәгълүмат архивлары бары тик кәгазьдә генә саклана. Кайчагында теге яки бу сыер турында мәгълүматны гомумән дә табып булмый. Ә чынлыкта исә әлеге күрсәткечләр шактый зур әһәмияткә ия...

Һәр сөтлебикә күзәтү астында


Безнең тарафтан тормышка ашырыла торган әлеге система шактый гади. Ул терлекнең муенына махсус пистолет ярдәмендә чип урнаштырудан гыйбарәт. Шундый һәр җайланмага махсус уникаль номер беркетелә. Бу – кешенең паспорт сериясе һәм номеры кебек. Һәрбер мал өчен ул уникаль. Шушы номер аша терлек турында барча мәгълүматны белеп булачак. Ул нәрсә ашаган, ничә килограммга арткан яки ябыккан, вакцинацияләр саны, ничә тапкыр бозаулавы турындагы күрсәткечләр белән танышу өчен чип урнашкан урынга махсус сканерны якын китерү дә җитә. Өстәвенә, анда сыер яки үгезнең фотосын урнаштыру да каралган, - дип аңлатты безгә “Электрон көтү” проектының техник директоры Камил Исрафилов.

Кагыйдә буларак, әлеге мәгълүматларның барысы да махсус электрон реестрда саклана.

- Электрон реестр функция ягыннан шактый зур әһәмияткә ия. Чип номеры ярдәмендә анда терлек турында шактый күп мәгълүмат урнаштырырга мөмкин. Өстәвенә, әлеге күрсәткечләрне көннекен-көнгә үзгәртеп бару мөмкинлеге дә тудырылган. Мәсәлән, бер сыердан көненә ничә литр сөт савылуы турындагы мәгълүматны гына алыйк. Сөт күләме кимегән очракта әлеге вәзгыять шундук күзгә ташланачак. Шул рәвешле, тиз арада тиешле чаралар күрү мөмкинлеге туа. Өстәвенә, әлеге реестрга Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә керә алачак, - диде Камил Исрафилов.
Бу тәҗрибә нәселе терлек үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар өчен дә кызыклы булачак, дип ассызыклый яшь белгеч.

- Югары сыйфатлы ит алу өчен әлеге хуҗалык вәкилләренә кайсы терлекләрне үзара кушылдыру кирәклеген ачыклау мөһим. Чынлыкта исә, бу бик авыр процесс. Алардан әлеге терлекләр турында тиешле барлык мәгълүматны белү таләп ителә. Шул чакта безнең проект ярдәмгә килә дә инде, - дип белдерде ул.

Караклыкка чик куелачак


Әлеге проектның тагын бер мөһим максаты – авыл хуҗалыгында киң таралган караклык очракларына чик кую. Билгеле булганча, чип хәзерге вакытта фермаларда кулланыла торган колак тамгаларын алыштыра. Колакчалар белән бәйле эшчәнлекнең үтә күренмәле булмавы исә һәркемгә мәгълүм. Әлеге тамгаларның санын үзгәртү яисә гомумән алып ташлау берни дә тормый. Шунысы да билгеле: фермаларда кулланыла торган колакчаларның 30 проценты үзеннән-үзе югала икән. Бу исә әлеге терлек хуҗалыктан автомат рәвештә юкка чыга дигән сүз.

Шул рәвешле, мондый шартларда терлек турында дөрес мәгълүмат туплау шактый авыр. Өстәвенә, караклык белән бәйле төрле астыртын эшләргә дә юл ачыла. Хуҗалыкта эшләүчеләр колакчаларның номерларын үзгәртү аша караклык юлына басарга яки сәламәт малны чирле терлек белән алыштырырга мөмкин. Ә иң кызганычы, әлеге җинаять очракларын ачыклау шактый авыр, күп очракта мөмкин дә түгел. Чипны исә алыштырып та, яңадан ясап та булмаячак.

- Чыннан да, әлеге реестр тулы көченә эшли башлаган очракта, без авыл хуҗалыгы тармагындагы караклык очракларына тулысынча чик куячакбыз. Хәзерге вакытта республикадагы малларның бары тик 20-30 проценты турында гына тулы мәгълүмат бар. Ә калганнарының каян һәм ничек килеп чыкканын аңлау мөмкин түгел. Безнең төп максат – шушы җитешсезлекне бетерү, республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тәртипсезлеккә чик кую, - дип ассызыклады Камил Исрафилов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге проблема Татарстан өчен генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләре өчен дә актуаль. Ә менә Ауропада бу система күптән кулланыла икән инде. Әгәр дә “Электрон көтү” проекты уңышлы гына тормышка ашырыла башласа, Татарстан терлекләрнең реестрын булдырган беренче төбәкләрдән саналачак.

Хәзерге вакытта проект вәкилләре бу эшне тормышка ашыра башлаган инде. Татарстанда уникаль номер белән тәэмин ителгән терлекләрнең саны 24 меңгә җитә. Проектны гамәлгә ашыручылар әлеге алымнан файдаланучы хуҗалыклар белән тыгыз элемтәдә тора.

“Безнең хуҗалыкта барлыгы 1250 мөгезле эре терлек махсус чиплар белән тәэмин ителде. 2011 елдан бирле бер генә чип та югалмады әле. Шунысы да мөһим: чипларның урыннары күчү белән бәйле проблема белән дә очрашмадык”. Әтнә районының “Тукай” компаниясе җитәкчесе Илфат Хәкимов “Электрон көтү” проекты җитәкчеләреннән килгән сорауга әнә шундый җавап язган.

Авыл хезмәтчәннәре ни уйлый?


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: малны уникаль номер белән тәэмин итү инвесторлар һәм агросәнәгать комплекслары хуҗалары өчен генә отышлы. Ә менә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр әлеге проектның әһәмиятен аңламый.

- Беренче чиратта, авыл хуҗалыгын тиешле кадрлар белән тәэмин итү турында уйласыннар иде. Инде өч ай дәвамында хезмәт хакы күргән юк. Ә алар авыл хуҗалыгындагы караклыкка каршы көрәшмәкче була. Агросәнәгать өлкәсендә кадрлар, эшчеләрнең хезмәт хаклары белән бәйле проблеманы хәл итми торып, әлеге тармактагы тәртипсезлекләргә чик куеп булмаячак, - дип үз фикерен белдерде безгә Балтач районы хуҗалыкларының берсендә агроном булып эшләүче Илнур Галиев (исеме үзгәртелде).

Түбән Кама районы фермеры Илсур Нигъмәтов исә шулай ук әлеге яңалыкка әллә ни сөенмәвен белдерде (Илсур әфәнденең шәхси үтенече буенча аның исемен дә үзгәртергә туры килде).

- Республикада иң иза чиккән кешеләр – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Тынычлап эшләргә ирек бирмәсләр инде. Шәхсән мин үз терлекләремә андый чиплар урнаштырырга кирәк, дип санамыйм, чөнки биредәге эшләрне тулысынча үзем контрольдә тотам. Хәер, телиләр икән, килсеннәр, урнаштырсыннар – бер яшерен эшем дә юк, - дип ризасызлыгын белдерде фермер.

“Электрон көтү” проекты Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында инде күптән хуплау тапкан. Аның бары тик уңай нәтиҗәләргә генә китерәчәген белгечләр дә ассызыклый. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 29.10.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»