|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2014 Җәмгыять
"Калеб"тә Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашу (ФОТОРЕПОРТАЖ)Кичә, 27 октябрьдә, Г. Камал театрының кече залында шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашу, аның "Бүре мин" китабын тамашачыга тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге кич "Калеб" яңа буын җыены кысаларында узган башка очрашулардан аерылып торды. Сөмбел Гаффарова интернет челтәрендә болай дип язган: "Рүзәл - җитди шагыйрь. Шигърияты - ирләр шигърияты. Уйландыра, чынын ярып сала. Кичәнең сценарий авторы Йолдыз Миңнуллина бу юлы башкачарак формат тәкъдим итте - Рүзәлнең җитдилеген җиңел һәм шаян атмосферада эретебрәк бирү. Алып баручы Таһир Насыйбуллин юмор хисе һәм җор теле белән тамашачының күңелен күтәреп торды. Бу атмосферада Рүзәл Мөхәммәтшин укучысына бик якынайды, барыбыз бер тусовкада дип хис иттек үзебезне".
Калеблеләр стиль ягыннан тамашачыга заманча форма тәкъдим итсәләр дә, "Калеб" кичәләрендәге традицияләргә дә тугры калды. Һәрвакыттагыча "Калеб" кысаларында туган яңа җыр яңгырады. Композитор Эльмира Галимова Рүзәл Мөхәммәтшин сүзләренә махсус бу кичә өчен "Сине таптым" җырын иҗат иткән. Шунысы игътибарга лаек, композитор аны бу кичәдә "La Primavera" квартеты ярдәмендә үзе башкарды. Кичәне музыкаль яктан Казан дәүләт музыка көллияте һәм консерватория студентларыннан торган «FAME» хольц квартеты бизәде.
Кичәдән кайбер мизгелләр:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 Руслан Каюмов фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|