|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2014 Дин
"Туган авылым" ресторанлы күңел ачу комплексында мәчет ачылачак (ФОТО)Казан үзәгендә урнашкан “Туган авылым” комплексында озакламый мәчет ачылачак. 24 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин комплекстагы мәчет булачак бинаны карады һәм хуҗалар белән аралашты. "Туган авылым" комплексы хуҗасы Радик Мөхәррәм сүзләренә караганда, мәчет тәүлек дәвамында эшләячәк. Бирегә теләгән вакытта килергә, намазлар укырга мөмкин булачак. Машина кую өчен махсус мәайданчык та булдырылган, дип хәбәр итә Татарстанның Диния Нәзарәте сайты. Мәчетнең хатын-кызлар өчен аерым залы, тәхарәтханәсе, хәләл кафесы һәм рестораны булачак. Иман йорты авыл мәчетләре төсле агач бүрәнәләрдән төзелгән.
Фотоларда: Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән "Туган авылым" комплексы хуҗасы Bulatov Group компаниясе хуҗаларының берсе Радик Абдрахманов
--- |
Иң күп укылган
|