поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2014 Мәдәният

Нижгарда "Милли көй" татар халык иҗаты фестивале узды (ФОТО)

10 октябрь көне Татар Моклокасы тарихына онытылмас мәдәният бәйрәме буларак кереп калыр. Бу көнне авыл умарта оясыдай гөж килде, мәдәният йорты алды автобуслар, машиналар белән тулган иде, чөнки “Милли көй” татар халык иҗатының III регионара фестиваль-конкурсы нәкъ биредә узды.

Аның оештыручылары һәм гамәлгә ашыручылары – Түбән Новгород өлкә хөкүмәтенең мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Түбән Новгород өлкә хөкүмәтенең халык иҗаты, милли-агарту фәнни-методик үзәге, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе, Спас районы администрациясе һәм Спас районы мәдәни-ял итү үзәгенең “Арт-Септима” вокал студиясе.

Бу фестиваль-конкурс әле яшь булса да, абруе, популярлыгы елдан-ел арта бара, географиясе киңәя, катнашучыларның яше дә алтыдан алып алтмышны узганчы дисәм, дөрес булыр.
 
Быелгы фестиваль-конкурс Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортостанның атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, бөек җырчы Хайдәр Бигичевның 65 еллыгына багышланган иде. Бу вакыйгага Татар Моклокасы клубын махсус ремонтладылар. Дөрес, ремонт эшләре бераз тәмамланып өлгермәгән, әмма фестивальне югары дәрәҗәдә уздырырга ул комачауламады. Иртән тугыз тулуга ук бирегә катнашучылар җыела башлады. Спас, Пильна, Кызыл Октябрь, Сергач, Кнәген районнарыннан, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән ике йөзгә якын катнашучы килде. Быел конкурс программасы ябык формада узды, залда жюри һәм катнашучылар үзләре генә иде. Дүрт номинациядән торган фестивальнең конкурс программасы унбер сәгатьтә башланды. Иң күп конкурсантлар вокал-шигърият номинациясендә булды.
  
БАРЛЫК конкурс-фестивальләрдә катнашучылар белән бер-рәттән, үзләрен беренче тапкыр сынап караучылар да бар иде. Бу номинациядә бәетләр, мөнәҗәтләр әйтелде һәм татар халык җырлары башкарылды. Чал чәчле алмайлар бәет-мөнәҗәт әйткәндә, күңелләр моңсуланып күзләргә яшь килде. Татар халык җырларын башкаручылар да сынатмады – Йошкар-Ола кунагы Фәрит Хәйруллин “Чиям” җырын башкарып, көчле, матур тавышы белән таң калдырды. Адилә Нафеева (Бозлау), Асия Насибуллинаның (Кочко-Пожар) чыгышлары, һәрвакыттагыча,      сокландыргыч булды. Халык уен коралы иҗаты номинациясендә катнашучылар әллә ни күп булмаса да, һәрбересе үзенчәлекле иде. Иң кечкенә гармунчы – алты яшьлек Ильяс Айнетдиновның уйнавына сокланмаган кеше калмады. Йошкар-Ола, Чабаксар кунаклары бик матур уйнадылар. Кочко-Пожардан Жиһаншиннар дуэты, һәрвакыттагыча, югары профессиональ дәрәҗәдә иде. “Хореография” номинациясендә катнашучылар сәхнәдә сүзнең чын мәгънәсендә типтерделәр. Фольклор театр төркемендә өч кенә коллектив катнашса да, берсеннән-берсе артык уйнадылар сәхнә күренешләрен. Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Лилия Зиһаншинадан, Ф.Павлов исемендәге Чуаш дәүләт музыка училищесының кафедра җитәкчесе Әсхат Юнисовтан, Чабаксар шәһәренең “Синяя птица” халык эстрада ансамбле җитәкчесе Татьяна Петровадан һәм Түбән Новгород өлкәсе халык иҗатының фәнни-методик үзәге белгече Снежанна Кокуринадан торган абруйлы жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңелдән булмады, әмма конкурс булгач, бу эшне башкару кирәк һәм урыннар түбәндәгечә бүленде:
 
“Вокал-шигърият жанры”:
 
I дәрәҗәле диплом – Фәрит Хәйруллин (Йошкар-Ола);
II дәрәҗәле диплом – “Ялкын” халык ансамбле (Чабаксар);
III дәрәҗәле диплом – Ләйсән Латыйпова (Түбән Новгород).
Тамашачы симпатиясе призлары Рауза Невмянова (Т.Моклокасы) белән Шәмил Каюмовка (Уразавыл) тапшырылды.
 
“Халык уен коралы иҗаты”:
 
I дәрәҗәле диплом – Гәрәй Мәгъсумьянов (Йошкар-Ола);
II дәрәҗәле диплом – “Жиһаншиннар+” дуэты (Кочко-Пожар);
III дәрәҗәле диплом – Рифкат Мардеев һәм Мөкаддәс Салахетдинов (Чабаксар).
Тамашачы симпатиясе призына Рафаил Махмутов һәм нәни Ильяс Айнетдинов лаек булдылар.
 
“Хореография”:
 
I дәрәҗәле диплом – “Аллегро” коллективы (Балахна районының Гидроторф поселогы);
II дәрәҗәле диплом – “Виктория” халык бию ансамбле (Спас авылы);
III дәрәҗәле диплом – “Булгар” татар бию ансамбле (Йошкар-Ола).
Тамашачы симпатиясе призы бу номинациядә “Росинка” халык бию ансамбленә бирелде (Кнәген).
 
“Фольклор театр”:
 
I дәрәҗәле диплом – “Рәйхан” фольклор коллективы (Йошкар-Ола);
II дәрәҗәле диплом – “Зимчәчәк” фольклор коллективы (Камка);
III дәрәҗәле диплом – “Сәрвиназ” фольклор коллективы (Татар Мок-локасы).
 
Җиңүчеләр катнашы белән гала-концерт кичке алты сәгатькә билгеләнгән иде. Билгеләнгән вакыттан күпкә алдан зал шыгрым тулды, алма түгел, борчак төшәргә дә урын юк иде. 
 
Гала-концертны Татарстанның халык артисты, ТНВның алып баручысы Илдар Кыямов искиткеч оста һәм кызыклы итеп алып барды. Иң башта ул Хайдәр Бигичев турында бераз сөйләде, аннары барлык катнашучыларны сәхнәгә чакырды. Аларның һәрбересенә татлы   призлар һәм дипломнар тап-шырылды. Тамашачыларны, кунакларны бу халык иҗаты бәйрәме белән автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Спас районы администрациясе башлыгы урынбасары Наил Кинзябаев, Лилия Зиһаншина, өлкә мәдәният министрлыгы вәкиле Наталья Столярова, Спас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Синева җылы котладылар. Н.Столярова Татарстан Республикасына, аерым алганда республиканың мәдәният министрлыгына зур рәхмәтләрен белдереп, Л.Зиһаншинага, А.Юни-совка һәм Т.Петровага Рәхмәт хатлары тапшырды. Рамил Әхмәтович татар халык иҗатын саклап үстерүгә зур өлеш керткән һәм бүгенге чараны оештырган өчен автономия каршындагы “Шатлык” клубы җитәкчесе Зилә Ахмадуллинаны һәм Спас районы мәдәният бүлеге белгече Гүзәлия Зиннәтуллинаны бүләкләде. Шулай ук Татар Моклокасы администрациясе башлыгы Салех Щегалев та бүләкләнде, ә ул, үз чиратында, клубны ремонтлауда зур материаль ярдәм күрсәткән өчен Камил Иксановка, Марат Закировка һәм башкаларга, шулай ук барча клуб хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде һәм район мәдәният бүлеге исеменнән озак еллар клубта җыештыручы булып эшләүче Хамдия Аюповага 55 яшь тулу уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды. Автономия һәм “Татарстан-Түбән Новгород” сәүдә йорты исеменнән өлкәдә мәдәниятне торгызуда, гореф-гадәтләребезне саклап үстерүдә, рухи тормышыбызны баетуда күрсәткән хезмәте өчен укытучы-ветеран Роза Юнисова (Бозлау) Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аннары иң күңелле мизгел – фестиваль-конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү булды. Аларга дипломнардан гайре Казаннан махсус кайтарылган кыйммәтле бүләкләр һәм Х.Бигичев турындагы китаплар тапшырылды.
 
ТАНТАНАЛЫ өлештән соң концерт программасы башланды. Анда “Фольклор театр”дан гайре өч номинациядә призлы урыннар алучылар катнашты. Аларның матур чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде. Илдар Кыямов үзе дә җырлады, ә инде мәзәкләреннән халыкның көлә-көлә эчләре катып бетте. Һәм, ниһаять, сәхнәгә бөек җырчының гомерлек юлдашы Зөһрә ханым Сәхәбиева чыкты. Ул Хайдәренең иҗатын, талантын, якты истәлеген хөрмәт итеп килгән халыкка чын күңелдән рәхмәтен белдерде. “Мин бик нык дулкынланам, әлбәттә, һәм бик шатланам бүген - Хайдәремнең исемен искә алып, тирәсендә яшьләрне тәрбияләүне оештырганга шатланам. Шундый күркәм, матур авылыгызда бу фестивальне кабул иткәнегез өчен рәхмәт, шулай ук оештыручыларга, барча катнашучыларга Хайдәрнең истәлеген хөрмәт итүегезгә рәхмәт”, - диде Зөһрә ханым һәм Хайдәре турында язган матур, төсле китабын җирле китапханәгә бүләк итте. Ә Зөһрә апа үзе Нижгар татарлары автономиясе тарафыннан ял итәргә юллама белән бүләкләнде. “Бигрәк көтелмәгән бүләк, дөресен әйткәндә, кайчан ял иткәнемне оныттым да инде”, - диде Зөһрә ханым һәм автономиягә, шәхсән аның рәисе Надир Хафизовка зур рәхмәтен белдерде. Аннары ул үзенең матур, моңлы җырлары белән тамашачыны шатландырды, ә баянда анарга Рөстәм Рахматуллин уйнады. Өч сәгатьтән артык барган гала-концерт бер мизгел кебек узды, ахырда халык аягүрә басып Зөһрә апаны алкышлады.
 
ТУЛАЕМ алганда, фестиваль зур оешканлык белән үтте. Барлык катнашучылар төшке аш белән тәэмин ителде, һәр коллективка өс алмаштыру өчен аерым чатыр кебекләр җиһазландырылган, фойеда Хайдәр Бигичевның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләгән күргәзмә оештырылган иде. Төрле сувенирлар, милли бизәкле чәйнек-чынаяклар да сатып алырга мөмкин иде, аларын Казаннан китергәннәр. Х.Бигичевка багышланган төсле буклетлар таратылды, сәхнәдәге экранда кичә буе аның турында эшләнгән видеопрезентация күрсәтелде.  Әлбәттә, барлык оештыру эшләре зур әзерлек һәм тырышлык таләп итә, бөтен нечкәлекләрне истә тотып эш итүче бер кеше булырга тиеш. Һәм мондый кеше – Зилә ханым Ахмадуллина, фестивальнең зур оешканлык белән үтүе – аның эш нәтиҗәсе. Оештыручыларга килгәндә, тагы да бер ханымны әйтми калдыра алмыйм – ул да булса Гүзәлия Зиннәтуллина. “Милли көй”нең чишмә башында торучы нәкъ ул, чөнки өч ел элек аның беренчесен районда гына ул уздырган иде. Хәзер инде бу фестиваль зур популярлык яулап, регионарага әйләнде. Бу зифа буйлы, мөлаем кызчыкның Спас районына күрше Чуаш республикасыннан килеп, программа буенча эшли башлавына әле өч ел гына. Спас районында мәдәнияткә һәрчак зур әһәмият бирелә иде, ә Гүзәлия килгәч аңа яңа сулыш өрде һәм тагы да югарырак дәрәҗәгә мендерде. Шуңа да аны халык бик тиз кабул итте, яратты. Аны бүләкләгәндәге кайнар алкышлар, залның дәррәү килүе моңа ачык дәлил булды.
 
III регионара фестиваль тәмамланды, әмма ул күп кенә фикерләр тудырды, уйланырга урын бирде. Мәсәлән, без милли район дип күкрәк каксалар да, Кызыл Октябрь районы соңгы көнне диярлек ике-бер катнашучы җибәреп кенә чикләнде. Ә бит алардан килгән коллектив иң зур булырга тиеш иде. Әнә бит, хәтта күрше республикалардан килүчеләр дә алардан күп иде. 
 
Кнәген шәһәренең район балалар иҗат йортының “Росинка” ансамбле үзенең чыгышы белән шаккатырды. Аның составында ике-бер генә татар баласы, калганнары руслар, чуашлар, ә шундый оста иттереп татар биюе башкардылар, милли костюмнары да күз явын алырдай иде. “Без Идел буе халыкларының, шул исәптән татар халкының да биюләрен өйрәнәбез, ә бию алымнарын мин махсус Татарстанга, бию мәктәбенә барып өйрәндем”, - диде җитәкчеләре Татьяна Данилова. Менә бит, руслар булып, безнең мәдәниятне өйрәнәләр, алардан үрнәк аласы иде кайберләргә. 
 
Аннары, югарыда язганнардан күренгәнчә, призлы урыннарның күбесе профессиональ коллективларга бирелде. Сүз дә юк, аларның чыгышы сүз әйтерди түгел, әмма мөмкинлекләре дә бит күпкә күбрәк, алар белән махсус белемле белгечләр шөгыльләнә. Шуңа да авылда үзлегеннән өйрәнеп тә, сокланырдый чыгыш ясаучыларны профессионаллардан аерым бәяләргә кирәк булгандыр, бәлки. 
 
Вокал-шигърият жанрда да җырлаучылар белән бәет-мөнәҗәт әйтүчеләрнең чыгышларын аерым номинацияләргә бүләргә кирәктер. 
 
Киләчәктә оештыручылар боларны күздә тотар дип ышанасы килә. Кызганычка, Сечен районындагы бердәнбер татар авылы Красный Остров үзешчәннәре күпкә алдан заявка биреп әзерләнсәләр дә, транспорт булмау сәбәпле килә алмадылар. Ә бит алар бирегә килеп, регионара фестиваль дипломнары алсалар, район мәдәният бүлеге өчен, ничек әйтмешли, зур плюс булыр иде. Тик, ни хәл итмәк... 
 
Ә быелга хуш каласың, “Милли көй”, яңа очрашуларга кадәр! 
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6

Автор фотолары.             
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»