|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2014 Язмыш
Гомерем буена әниле балаларга кызыгып яшәдемЛиза апа (шушы көннәрдә 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаучы Елизавета Антонова-Әбделмановага без яратып шулай дәшәбез) белән сөйләшкән саен бер вакыйга исемә килеп төшә. Моннан шактый еллар элек “Сөембикә” журналында бер журналист балалар йорты турында язган һәм, монда тәрбияләнгән балалар дөнья көтәргә яраксыз, дигән нәтиҗә ясаган иде. Лиза апа бу сүзләр белән һич кенә дә килешергә теләмәде. Ә бит, чыннан да, аның тормыш юлын барласаң, килешерлек тә түгел. ...1943 ел, сентябрь. Теләче районының Субаш авылында Палый түтинең тугызынчы баласы аваз салырга җыена. “Кызым, бар, тиз генә әбине чакырып кайт әле”, – ди әнисе. Урамда дөм караңгы. Лизаның да дүртенче сыйныфта гына укыган чагы әле. Куркыта. Әмма әни сүзен тыңламыйлар димени? Кендек әбиләре яшәгән йортка йөгерә кыз. Йомышын әйткәч, капка төбенә чыгып утыра. Әби чыкмый да чыкмый. Яңадан керә. Барыбер үзенекен итә, алып китә әбине. Әнисе баланы бик авырлык белән таба да аңын югалта. Балага сөт эчертмәкче булалар. Карасалар, ул үлгән. Сабыйны алып чыгып барганда, әнисе кинәт кенә торып утыра. Кулын изәп, баланы китерергә куша. Газизе белән саубуллаша да үзе җан бирә. ...Өйдә шундый салкын. Тешләр тешкә тия. Лиза мич башында йокларга яткан сеңлесе Мариянең кулларын өреп җылытмакчы була. Әллә файдасы тия, бала дерелдәүдән туктап йоклап китә. Ә 11 яшьлек Лизаның башында мең төрле сорау: көннәр башка җылынмас та инде, алга таба нишләргә, ничек яшәргә? Кычкырып, үксеп-үксеп елыйсы килә, ләкин ярамый: апа кеше бит, сеңлесен уятуы бар.
“Детдом”
Инде үзе дә изрәп, йокыга китеп бара бугай. Кинәт кенә колагына шакыган тавыш ишетелә. Әкрен генә мич башыннан төшә дә ишекне ачып җибәрә. Каршысында ике кеше пәйда була. Өйгә кереп караштыралар, үзара сөйләшәләр дә: “Иртәгә сезне алып китәрләр”, – дип чыгып китәләр. Кемнәр алып китә, кая? Лиза берни аңламый. Колагына бары тик “детдом” сүзе генә кереп кала. “Балалар йорты” дигән сүзне ишетсәм, хәзер дә мием кайный, җаным сулкылдый башлый, – ди Лиза апа. – Дөрес, безне ашаттылар, эчерттеләр. Әмма бу йортның үз законнары бар һәм алар бик кырыс иде. Мин “5ле“гә генә укыдым, белгән саен беләсе генә килә. Мактап кына торалар. Бүлмәдә парлап алмашка идән юабыз, караватларны күчерәбез. Чиста булды дип, әй, куанабыз. Тәрбиячене күрмибез дә, безнең белән өлкәнрәк яшьтәге бүлмәдәшебез Ася идарә итә. Беркөн шулай тәрбияче керде дә: “Асяны начар укыган өчен старосталыктан төшерәбез, син буласың”, – дип миңа төртеп күрсәтте. Тырышлыгым өчен җәфа чигүләрнең башы әнә шуннан башланды бугай. Элеккеге староста беркемгә дә эш эшләттермәде, караватларны күчерттермәде. Төн буе идән юам. Бер почмактан карават астына кереп китәм дә ята-ята юарга тырышам. Башны әзрәк күтәрсәң, чәч караватның сыгылмалы пружинасына эләгә, аны йолкып алып булмый. Тезелеп киткән караватлар астыннан чыкканда, баш канап бетә иде. Ә зарланырга ярамый, монысы да – детдомның язылмаган законы. Боларына түзәр идең дә әле, төнлә белән фаҗигале тормыш башлана. Малайларны, кызларны ялангач чишендереп бер рәткә тезеп куялар да кем белән кем йоклаганын “билгелиләр” иде. Бу хәлләрдән соң мин тәнем генә түгел, җаным да пычранган кебек хис иттем. Йөрәк ачысы, күңел җәрәхәте, намус сызлануы гомер буена калды.
Ана назы
Сугыш елларында эшче куллар җитмәү сәбәпле, балалар йортларыннан балаларны ФЗӨ- гә алып китә торган булалар. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган Лизага да чират җитә. Әмма бик яхшы укыганга аны РОНОдан “яшереп калдыралар”, исемлеккә кертмиләр. Үгез җигеп, күрше Тиләҗе авылына, җидееллык мәктәпкә илтеп куялар, ай саен детдом паегын биреп баралар. “Ана назын миңа фатир хуҗам Миңлебикә апа бирде. Ул мине бик күп хәсрәтләрдән йолып калды дип беләм. Барлык аналар да шундый әйбәт булалардыр дип, мин гомерем буена әниле балаларга кызыгып яшәдем. Миңлебикә апаларда торып укыган елларым балачагымның иң бәхетле мизгелләре булды. Мин аны беркайчан да онытмадым. Ул һәрчак читтән генә булса да минем күңелемне юатып, авыр чакта көч биреп тора иде”, – дип искә ала Лиза апа.
Ачтан үлә бит инде
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итәргә кирәк, булыша алмаслармы икән дип, Лизаны туган авылына кайтаралар. Ул Кызыл Йолдыз районының Котлы-Бөкәш авылына йөреп укый. Унынчы сыйныфта укыганда, бер газетада Алабуга китапханәчеләр техникумы турындагы язмага юлыга. Их, укырга иде шунда, дип хыяллана. Тәвәккәлли, берүзе ерак юлга чыгып китә. Имтихан биреп укырга керә, тулай торакка урнаша. Кызлар белән гөрләшеп, серләшә-серләшә чәй эчәләр. Тик берзаман акчасы бетеп китә. Башкалар чәй эчкәндә Лиза инде китап укыган булып утыра. Аларга кушыла алмый, чөнки бер тәгам ризыгы юк. Шундый көннәрнең берсендә аны завуч чакырып ала. Ятим бала икәнлеген белеп, ярдәм кулын суза. “Ачтан үлә бит инде ул”, – дип бүлмәдәш кызы Женя кереп әйткән икән. Кирәк бит, техникумны тәмамлагач та аларга юлламаны бер үк җиргә – Дөбъяз районына бирәләр.
Гамәл дәфтәре
“Ходайга рәхмәтләрем чиксез иде. Битаман авылына килеп эшли башладым. Аннан Әлдермешкә күчерделәр. “Әлдермешкә кайтам әле” дип җырласалар, хәзер дә күзләремнән яшь чыга. Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килдем. Рухи яктан бай тормыш кичердем. Коллектив исеменнән шахмат ярышларына җибәрәләр – нәшрият исеменә тап төшермим. Монда шактый гына язучылар, шагыйрьләр эшләсә дә, ни өчендер, “Китап” исемле өч метрлы стенгазетаның редакторы итеп мине билгеләделәр. Сәгатьләр буе укыйлар иде аны”.
Шулай тормышы көйләнгәч, гаилә бәхетен дә тапкан кебек була кыз. Әмма адәм баласының язмышы гамәл дәфтәренә язылып куела дигәннәре хактыр, күрәсең. Инде күпме авырлыкларга дучар булып, тормышның кырыс кагыйдәләрен өйрәнеп җиткән кебек тә була үзе, әмма ир булачак кешенең чын йөзен танып өлгерә алмый. Язылышып, туйлар үткәч кенә ире инде бер тапкыр өйләнгән булуын, аерылышканын, ике балага алимент түләп торганын, эчкечелектән дәваланганын әйтә. Бу сүзләрне ишеткәч, Лиза апа аңын җуеп егыла. Әмма кеше ни әйтер дипме, яхшыга өметләнепме, яшәп кала. Лиза апа моны үзе яралы язмышның дәвамыдыр дип кабул итә. Әмма бирешми, сынмый, сыгылмый. Ике баласын ничек карап үстерүе, кыек юлга кереп китмәсеннәр өчен тырышуы, ничек акча җиткерүе турында ул үзе генә беләдер. Ике улын да хәрби училищеда укыта, аякка бастыра...
“Сәхнә арты” патшабикәсе
Эш-гамәлләре белән дә гел үрнәк була ул. Тик сәнгать өлкәсендә генә түгел, әдәбият өлкәсендә дә “сәхнә артында” калучылар, ягъни эш-гамәлләре беренче карашка күренеп тормаган, шул сәбәпле тиешенчә бәяләнмәгән кешеләр гаять күп икән. Елизавета Григорьевнаның эшчәнлеге белән танышу йөзеннән “Мәгариф” нәшрияты әзерләгән “Кто есть кто” китабын актарып утырганда, мин әнә шундый фикергә килдем.
Лиза апа озак еллар Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор вазыйфасын башкарган. Мәктәп балалары өчен “Русча-татарча сүзлек”, М.Зәкиевнең “Хәзерге татар әдәби теленең синтаксисы һәм пунктуациясе” кебек бүген дә актуаль китапларга аның кул җылысы кергән. Лиза апаның тагын бер саллы һөнәре бар, ул – тәрҗемәче. Баксаң, без – татар мәктәпләрендә укучылар барыбыз да аңа бик бурычлы икән. Лиза апа нигездә дәреслекләр тәрҗемә иткән. “Яңа тарих”, “Иң яңа тарих”, “СССР тарихы (8-10 сыйныфлар өчен), “Совет дәүләте һәм хокук нигезләре” (8 сыйныф), “Биология” (6-7 сыйныф) кебек дәреслекләр – шуларның бер өлеше генә. Алар янында Д.Колесовның “Мәктәп балаларында зарарлы гадәтләрне кисәтү”, В.Сухомлинскийның “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән тәрбияви китаплар да бар. Бик зур җаваплылык таләп иткән “Кто такой? Что такое?” энциклопедиясенең тәрҗемәчесе дә, редакторы да ул. Бу эшләрне башкару өчен тирән белем, иҗади осталык, мәгълүматлы булу сорала. Лиза апа бүген дә бу сыйфатларны җуймаган. Ул, 70 яшендә “Өмет” газетасында тәрҗемәче булып эшләп, ихластан пенсионерларга, инвалидларга ярдәм итеп йөрде. Аннары Татарстан Журналистлар берлегенең ветераннар советы әгъзасы буларак, җәмәгать эшләренә кереп чумды. Бүген дә ветеран журналистларга матди һәм рухи ярдәм оештыруда янып-көеп йөри. Ул хәтта беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевне дә “үз көенә җырлаткан”. 2004 елда Республика көнендә Президент “Керәшеннәр чатыры” янында туктала. Олы кунакны җыру әйтеп каршы алалар. Минтимер Шәрипович та керәшен җырларын яратып җырлавын әйтә. Лиза апа аннан җырлап күрсәтүен үтенә, бер генә куплет булса да керәшен җырын әйттерүгә ирешә. Ул гына да түгел, Лиза апа Татарстанның халык артисты Галина Казанцева белән Президент аппаратына барып, “Татарстан” радиосында “Арумы сез, керәшен карендәшләр?” дигән тапшыруны башлап җибәрү өчен рөхсәт алып кайта. Баштарак тапшыруларны да үзе әзерли. 2002 елда “Мәгариф” нәшрияты Татарстан Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән керәшеннәрнең этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге буларак “Без бер тамырдан” дигән китап бастыра. Бу китапның редакторы буларак, ул монда да үзенең киңәшләре белән бик нык ярдәм итә. Кыскасы, Лиза апаның һәркемдә эше бар. Аны бар да ярата, чөнки ул бик ярдәмчел, кече күңелле, кешелекле. Безнең “вакыт булмаса да”, ул дус-ишләрен онытмый. Шалтыратып, гел хәлләребезне белеп тора, алар белән сөенә, кирәк булганда көенә.
Мескен буласым килми. Лиза апа үзе дә сизмәстән еш кабатлый бу сүзләрне. “Детдомнан авыл башындагы аланга уйнарга алып менәләр иде. Шунда авыл халкы, и, мескеннәр, дип артыбыздан карап кала иде. Шул сүзләр йөрәгемә уелып калган”. Ялгышкан авыл халкы. Алар арасында Лиза исемле бәләкәй генә кызчыкның чын кеше булачагын, халкына хезмәт итеп, эш-гамәлләре белән барыбызга да үрнәк булып яшәячәген белмәгән.
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|